Рәис Миңнеханов
Рәис Миңнеханов, Рәис Нургали улы Миңнеханов, рус. Минниханов Раис Нургалиевич (1961 елның 8 июне, ТАССР, Саба районы, Борчаклы Яз) — Саба районы хакиме (1999 елдан), РФ атказанган мәгариф хезмәткәре (1995), ТР атказанган урманчысы (1997), авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (2002).
Рәис Миңнеханов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәис Нургали улы Миңнеханов |
Туган | 8 июнь 1961 (63 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Борчаклы Яз |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Идел буе дәүләт технология университеты[d] |
Һөнәре | район башлыгы |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Балалар | ике улы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | авыл хуҗалыгы фәннәре нәмзәте[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1961 елның 8 июнендә Татарстан АССР Теләче (1959―1991 елларда Саба районы Борчаклы Яз (рус. Гороховое Поле) авылында туган. «Урман хуҗалыгы инженеры» белгечлеге буенча Мари политехника институтын тәмамлаган (1983). Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2002).
- 1983-1984 Сабабаш урманчылыгы лесничие ярдәмчесе, урман әзерләү мастеры.
- 1984-1985 Кукмара районы Лубиян тәҗрибә урман-утын эшкәртү заводы директоры в.б.
- 1985-1986 Лубиян урман пункты башлыгы, Саба леспромхозының матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы.
- 1986-1990 Мишәбаш урманчылыгы лесничие.
- 1990-1999 ТР урман хуҗалыгы министрлыгының Саба урман хуҗалыгы (рус. лесхоз) директоры.
- 1999 елның мартыннан Саба районы администрациясе башлыгы.
- 2000-2004 2нче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты.
- 2006 елдан «Саба муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1995 РФ атказанган мәгариф хезмәткәре
- 1997 ТР атказанган урманчысы.
- 2005 «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
- 2009 2 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
Гаиләсе
үзгәртүХатыны, ике улы.
- Абыйсы Рифкать Нургали улы Миңнеханов (1955) - РФ ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы (1997-2016).
- Абыйсы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов (1957) – Татарстан президенты (2010 елдан).
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- TatCenter.ru интернет-порталы (ТР эшлекле үзәге) 2016 елның 31 июль көнендә архивланган.
- Саба районы рәсми сайты 2016 елның 2 сентябрь көнендә архивланган.