Татьяна Лапинская

Лапинская Татьяна Александровна (15 февраль 1915, Винница өлкәсенең Севериновка авылы (Тростянец районы) — 27 март 2006, Мәскәү) — педагог, унбиш ел дәвамында утырма токымнарының петрография һәм геохимиясе кафедрасын (хәзер литология кафедрасы) җитәкли,   күренекле галим, геология-минералогия фәннәре докторы, профессор

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 15 февраль 1915(1915-02-15)
Туу урыны Севериновка[d], Тростянецкий район[d], Винница өлкәсе
Үлем датасы 27 март 2006(2006-03-27) (91 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Җирләнгән урыны Тын зираты[d]
Бүләкләр

Тормыш һәм хезмәт эшчәнлегенең төп даталары үзгәртү

  • Татьяна Александровна Лапинская 1915 елның 15 февралендә Украинада Винница өлкәсенең Тростянец районы Севериновка авылында укытучылар гаиләсендә туа.
  • 1916 — Гаиләнең Мәскәүгә күчүе.
  • 1922—1932 — Мәскәү мәктәбендә (7 класс) һәм Нефтехимия техникумында укый.
  • 1932—1938 — И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтының геологик эзләнүләр факультетында укый. Институтны «Нефть һәм газ ятмаларын разведкалау» белгечлеге буенча инженер-геолог исеме бирелү белән тәмамлый.
  • 1938—1939 — СССР Баш геологиясенең Көнчыгыш-Себер геологик трестының Байкал нефть разведкасы инженеры-геологы.
  • 1939—1940 — И.М. Губкин исемендәге МИИ гомуми геология кафедрасы ассистенты.
  • 1940—1944 И.М. Губкин исемендәге МКИ утырма токымнарның петрографиясе кафедрасы ассистенты, аспирантурада уку.
  • 1941 — КПСС әгъзасы итеп кабул ителә
  • 1941—1943 — Уфа шәһәрендә эвакуациядә  институт коллективы белән бергә була.
  • 1944 — Геологик-минералогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә «Метод определения окатанности обломочных компонентов осадочных пород» темасына диссертацияне яклау.
  • 1944—1946 — Утырма токымнарының петрографиясе кафедрасы доценты вазифаларын башкаручы.
  • 1946—Доцентның гыйльми исемендә раслана һәм утырма токымнарының петрография һәм геохимиясе кафедрасы доценты вазыйфасына сайлана.
  • 1948—1950 —Фәнни хезмәткәрләр өчен МГК ВКП(б) каршындагы марксизм-ленинизмның кичке университетында уку.
  • 1946—1953 — Җәйге кыр сезоннарында СССР Фәннәр академиясенең руда ятмалары геологиясе институтының 1 нче экспедициясендә фәнни хезмәткәр буларак катнаша.
  • 1950—1959 — Хезмәт ияләренең Ленин районы советы депутатларының лекция бюросы әгъзасы
  • 1953—1990 — Идел-Урал нефть-газ провинциясенең кристаллик фундаментын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләренең җаваплы башкаручы.
  • 1956—1995 — СССР ФА һәм РФА ведомствоара литология комитеты әгъзасы.
  • 1957—1959 — Хезмәт ияләренең Ленин район Советының 6 нчы чакырылыш депутаты.
  • 1960—1974 — Утырма токымнарының петрография һәм геохимиясе кафедрасы мөдире.
  • 1960 — Кытай Халык Республикасына фәнни-техник ярдәм күрсәтү тәрбтибендә командировка.
  • 1962, 1963, 1965, 1967 — СССР геология министрлыгы йөкләмәсе буенча фәнни-техник ярдәм күрсәтү тәртибендә Чехословакия Республикасына, Венгр Халык Республикасына, Болгария Халык Республикасына командировкалар.
  • 1966 — «Кристаллический фундамент Волго-Уральской области (состав и некоторые особенности строения)» темасына геология-минералогия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклау.
  • 1968 — Румыния Социалистик Республикасына вузлар арасында алмашу һәм хезмәттәшлек буенча командировка.
  • 1968 — Геология-минералогия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирү.
  • 1968 — Петрография һәм утырма токымнарның геохимия кафедрасы буенча галим исемендә раслана.
  • 1968—1981 — Утырма токымнарының петрография һәм геохимиясе кафедрасы профессоры.
  • 1970—1985 — СССРның Европа өлеше буенча ведомствоара региональ петрография советы әгъзасы
  • 1973—1987 — И.М. Губкин исемендәге МИВГны тәмамлаучылар белән эшләү Советы рәисе.
  • 1981—2006 — Профессор-консультант һәм иҗтимагый башлангычларда фәнни эшләр җитәкчесе.
  • 2006 елның 27 мартында Татьяна Александровна Лапинская Мәскәүдә Дон зиратында җирләнә.

Фәнни-җитештерү һәм иҗтимагый казанышлар үзгәртү

200 дән артык фәнни эш, 2 дәреслек, 8 монография авторы һәм автордашы. Иң мөһим эшләр:

  • «Основы петрографии (учебник)» (соавтор Б.К. Прошляков) (1974, 1981)
  • «Погребенная кора выветривания фундамента Волго-Уральской газонефтеносной провинции и её геологическое значение» (1967, соавтор Е.Г. Журавлев)
  • «Кристаллический фундамент Татарстана и проблемы его нефтегазоносности» (1996, коллектив авторов) и др. монографии.

Идел-Урал өлкәсендә петрография тикшеренүләре кафедрасының фәнни җитәкчесе (1956—1990). 15 фән кандидаты әзерләгән.

Иҗтимагый казанышлар

  • Мәскәүнең Ленин район Советы депутаты (1957— 1959)
  • 1973—1987 елларда Мәскәү нефть институтын тәмамлаучылар белән элемтә һәм эш буенча Совет рәисе
  • СССР ФА ведомствоара литология комитеты әгъзасы (1953—1995)
  • СССР Европа өлеше буенча төбәк петрография советы әгъзасы (1970—1985)
  • Кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча И.М. Губкин исемендәге Мәскәү  нефть институтының махсуслаштырылган советы әгъзасы (1944—1990).

Гыйльми дәрәҗә һәм исемнәр үзгәртү

  • геология-минералогия фәннәре кандидаты (1944)
  • доцент (1945)
  • геология-минералогия фәннәре докторы (1968)
  • профессор (1968)

Бүләкләре үзгәртү

  • 1946 ел - «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале.
  • 1948 ел - "Мәскәүнең 800 еллыгы истәлегенә" медале.
  • 1951 ел - «Хезмәт батырлыгы өчен» медале.
  • 1960 ел -Кытай-Совет дуслыгы җәмгыятенең медале.
  • 1961 ел - «Хезмәт батырлыгы өчен» медале.
  • 1970 ел - «Фидакарь хезмәт өчен. В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале
  • 1971 ел - Хөрмәт Билгесе ордены
  • 1973 ел - «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгесе.
  • 1975 ел - СССР ВССО министрлыгының күкрәк билгеләре:
  • «Эштә бик яхшы уңышлар өчен»;
  • «Газ сәнәгате министрлыгы отличнигы»; «Җир асты байлыкларын разведкалау отличнигы».
  • 1976 ел - «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы хөрмәтенә " медале.
  • 1976 ел - Хезмәт ветераны медале.
  • 1980 ел - Октябрь Революциясе ордены;
  • 1980 ел - «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 40 ел» медале.
  • 1985 ел - "Җир асты байлыкларының мактаулы разведчигы" исеме.
  • 1995 ел - «Газ сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре» исеме.
  • 2005 ел - Фән һәм техника өлкәсендә ​«Геология Татарстана. Стратиграфия и тектоника»  монографиясе өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты исеме бирелә.
  • 2005 ел -"Университет алдындагы казанышлары өчен" алтын значок һәм медаль.

Әдәбият үзгәртү

  • Портретная галерея Российского государственного Университета нефти и газа имени И. М. Губкина, 2010
  • Выдающиеся ученые РГУ нефти и газа им. И. М. Губкина, выпуск 71, профессор Лапинская Татьяна Александровна, автор А. В. Постников, Л. П. Попова, А. В. Ярошенко, Москва 2010 год

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү