Александр Лаврентьев

Лаврентьев Александр Петрович (9 октябрь 1946, Казан) — ССРБ һәм Россия инженеры, Казан вертолетлар заводы директоры (1984—2007), Казанның мактаулы гражданины (2005)[1].

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 9 октябрь 1946(1946-10-09) (77 яшь)
Туу урыны Казан, РСФСР, СССР
Һөнәр төре инженер
Бүләкләр
 Александр Лаврентьев Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Александр Петрович Лаврентьев 1946 елның 9 октябрендә Татарстан АССР Казан шәһәрендә туган. Хезмәт эшчәнлеген 1967 елда Казан фәнни-тикшеренү электр-физика институтында башлый, техник, өлкән техник-конструктор, инженер-конструктор була. 1973 елда А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлый[2].

1970 елда Казан вертолет җитештерү берләшмәсенә эшкә күчә, инженер-конструктор, бюро башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы була. 1981— 1984 елларда Казан вертолет җитештерү берләшмәсенең партком секретаре була.

1984 елда Казан вертолет җитештерү берләшмәсе генераль директоры итеп билгеләнә (1994 елдан — «Казан вертолет заводы» ААҖ), 2007 елга кадәр вазыйфаны башкара. 2015 елга кадәр заводның директорлар советы рәисе була.

1989 елдан 1990 елга кадәр КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре була.

2008 елдан — Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе (эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе) президенты.

Дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән: «Хөрмәт билгесе»  (1986), Татарстан  (2016) һәм РФ Дуслык орденнары (1997 , ««Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2006), IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен (2007), "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" (2007) орденнары,  М. Л.Миль  исемендәге медаль (1992)[3] һәм башкалар белән бүләкләнгән. Мактаулы авиатөзүче (2010), Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе (2011), Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2002)[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Почетные граждане Казани
  2. Биография tatcenter.ru
  3. Биография Реальное Время
  4. Биография business-gazeta.ru

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү