Муса Гайса улы Мөлеков (1937 елның 4 феврале, СССР, РСФСР, БАССР, Благовар районы, Сынны2022 елның 9 июне, РФ, БР, Уфа) — күренекле татар журналисты, филология фәннәре кандидаты. Башкортстанның мәгариф отличнигы (1992).

Муса Мөлеков
Туган телдә исем Муса Гайса улы Мөлеков
Туган 4 февраль 1937(1937-02-04)
СССР, РСФСР, БАССР, Благовар районы, Иске Сынны
Үлгән 9 июнь 2022(2022-06-09) (85 яшь)
РФ, БР, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре шагыйрь, журналист, педагог
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Муса Гайса улы Мөлеков Благовар районының Сынны исемле татар авылында туып үскән. Муса кечкенәдән әдәбиятка тартыла, көне-төне китаплар укый. 1954 елда Сынны җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Хезмәт юлын Уфада «Гидравлика» заводында башлады.

Шул дәвердә татарча нәшер ителүче «Кызыл таң» газетасында күренекле татар шагыйре Әнгам Атнабаев яшь хәбәрчеләр түгәрәген оештыра. Муса Мөлеков шунда йөри башлый. Анда йөрүчеләр янына еш кына Мостай Кәрим, Нәҗип Асанбаев, Әнвәр Бикчәнтәев кебек күренекле язучылар да килә. Журналистлык эшчәнлеге, әдәби иҗат турында яшьләргә күп мәгълүматлар бирә. Сєхнє єсєрлєренє, кинофильмнарга рецензиялєр яза.

Туган телгә, әдәбиятка, журналистикага булган сөю М. Мөлековны Башкортстан дәүләт университетының филология факультетына алып килә. Талиплык елларында Муса «Кызыл таң» белән тыгыз хезмәттәшлек итә башлый. Дүртенче курста укып йөргән чагында газетаның баш мөхәррире Таһир Ахунҗанов үзләренә эшкә чакыра.

Муса Гайса улы Мөлеков «Кызыл таң»да гади хәбәрчедән башлап баш мөхәррир вазыйфасына кадәр юл үтте. 1972-1975 елларда Казан дәүләт университеты аспирантурасының көндезге бүлегендә белем алырга мөмкинлек тапты. Ибраһим Нуруллин җитәкчелегендә гыйльми эзләнүләр алып бара, Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты хакында кандидатлык диссертациясен яклый.

1986-1991 елларда «Кызыл таң»ның баш мөхәррире булып эшли. «Кызыл таң» Муса Мөлеков җитәкчелек иткән елларда милли мәсьәләләрдә иң кыю язмалар биреп бара иде.

Муса Гайса улы Мөлеков Башкортстан дәүләт педагогика университетында татар яшьләренә белем бирә. Аларны укытучылык һөнәренә, журналистика, язучылык һөнәрләре нечкәлекләренә өйрәтә.

2022 елның 9 июнендә Уфада 85 яшендә вафат [1].

Гаилә хәле үзгәртү

Хатыны Закирә Бәдретдин кызы – БДУ чит телләр укытучысы. Уллары – Малик белән Марат Мөлеков. Марат Мөлеков – ААҖ "НИИТФА" генераль директор; 2011 елдан – Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры. Мәлик Мөлеков – Уфадагы “Европа-плюс” радиосының хезмәткәре, арбитраж идарәче.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү