Төп менюны ачу

Таһир Ахунҗанов (псевдонимы Таһир Таһиров) (рус. Тагир Ахунзянов) – Башкортстанның күренекле дәүләт һәм коммунистлар фиркасе әһеле, язучы, тарих фәннәре кандидаты.

Таһир Ахунҗанов
Tahir tahirov.jpg
Туган телдә исем Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗанов
Туган 15 сентябрь 1923(1923-09-15)
Башкорт АССР, Бишбүләк районы, Муса авылы
Үлгән 25 ноябрь 2013(2013-11-25) (90 яшь)
Уфа, Башкортстан, Русия
Күмү урыны Уфаның Көньяк зираты[d]
Яшәгән урын Бәләбәй
Усак-Кичү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР, Русия байрагы Русия
Һөнәре дәүләт һәм партия эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм мөкәфәтләре Хезмәт кызыл байрагы ордены Хезмәт кызыл байрагы ордены Хезмәт кызыл байрагы ордены Халыклар дуслыгы ордены 2нче дәрәҗә Ватаны сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗанов Бишбүләк районының Муса авылында туып-үскән. 1941 елны Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, үз авылында башлангыч мәктәптә, аннары Ново-Васильевка авылында җидеелык мәктәптә укыта. Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан исән-сау әйләнеп кайткач, Усак-Кичүдә директор булып эшли. Соңрак Бишбүләк райкомының ВЛКСМ секретаре итеп сайлана.

Фирка эшендәҮзгәртү

1948-50 елларда КПСС өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбендә укый. КПСС Үзәк Комитеты каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясендә белем ала. 1961-63 елларда тарих фәннәре кандидаты Ахунҗанов КПССның Башкортстан өлкә комитетында фән һәм мәгариф буенча бүлек җитәкчесе итеп билгеләнә. 1964-67 елларда - «Кызыл таң» республика гәзите баш мөхәррире булып эшли.

1967-1987 елларда – КПССның Башкортстан өлкә комитеты секретаре. Югары Советның VI-X чакырылышларында депутат итеп сайлана. Обкомдагы хезмәт еллары республика белән Мидхәт Шакиров җитәкчелек иткән чорга туры килә. Ахунҗанов аның төркемендә идеологик көрәш, шул исәптән мәдәният, сәнгать өчен җавап тота.

Иҗади эшеҮзгәртү

Таһир Таһиров буларак билгеле булган язучы, драматург. «Галия», «Күке саннарын ишетәм», «Буранлы өч көн», «Лейтенантлар» исемле повестьлар һәм хикәяләр китаплары, шулай ук вакытлы матбугат тарихы буенча берничә монография һәм брошюралар авторы. «Галия» пьесасы Башкорт академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән уйнала.

Кандидатлык хезмәте Башкортстан матбугаты тарихына багышланган.

ЧыганакларҮзгәртү