Рахмай Хисмәтуллин

Рахмай Хисмәтуллин, тулы исеме Рахматулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллин (1934 елның 25 сентябре2004 елның 30 гыйнвары) — татар язучысы, шагыйрь һәм журналист. 19891997 елларда Чаллы язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе (1994).

Рахматулла Хисмәтуллин

Тугач бирелгән исеме: Рахматулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллин
Псевдонимнар: Рахмай Хисмәтуллин
Туу датасы: 25 сентябрь 1934(1934-09-25)
Туу урыны: Әнәк, Актаныш районы, ТАССР
Үлем датасы: 30 гыйнвар 2004(2004-01-30) (69 яшь)
Эшчәнлек төре: язучы, журналист, шагыйрь, драматург
Юнәлеш: проза, шигърият, драма
Жанр: очерк, хикәя, нәсер, шигырь
Иҗат итү теле: татар
Премияләр: Г.Исхакый исемендәге әдәби премия

Тормыш юлы үзгәртү

Язучы 1934 елның 25 сентябрендә Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. 1952 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына белем алырга керә. Аны 1958 елда тәмамлый.

Эшне ул Питрәч һәм Азнакай район («Маяк») газеталарында башлап җибәрә. Соңрак Казан телестудиясендә әдәби хезмәткәр, мөхәррир булып эшли. Бетончы булып та эшләп ала. 1961 елда ул КПСС сафларына керә. 19631966 елларда Казан дәүләт университетының Хисаплау үзәгендә математик-программист буларак хезмәт итә.

19661981 елларда Түбән Кама шәһәрендә икътисадчы, «Социалистик Татарстан» газетасының (хәзерге «Ватаным Татарстан» газетасы) Түбән Кама төбәгендәге хәбәрчесе, эшче яшьләр кичке мәктәбендә математика укытучысы, инженер, өлкән инженер һәм халык театрында режиссер булып эшли. 1982 елдан бирле «Нефтехим» сәнәгать берләшмәсе хезмәткәре. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе эшендә актив катнаша.

Язучы 2004 елның 30 гыйнварында вафат була.

Иҗат үзгәртү

Рахмай Хисмәтуллин күбесенчә очерк жанрында иҗат итә. Әлеге жанрда аның «Салават күпере» (1964), «Күкрәү авазлары» (1967), «Үземне таптым» (1980), «Сусау» (1984) һәм «Кыйбла җиле» (1992) дигән китаплары чыга. «Кыйбла җиле» китабы өчен 1994 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Шигърият өлкәсендә дә иҗат итә. Аның балалар өчен язылган «Дөньяга килеп чык!» (1987) китабыннан соң «Яшенле тау» (1988) һәм «Ак догалар» (1992) дигән шигырьләр җыентыклары нәшер ителә.

Рахмай Хисмәтуллин көндәлек матбугатта да хикәяләрен, нәсерләрен һәм шигырьләрен бастыра.

Драматургия жанрында да иҗат итеп карый. Аның «Кайтаваз» дигән пьесасы буенча Түбән Кама халык театры коллективы спектакль куя. Спектакль Татарстан бәйгесендә Мактау грамотасына лаек була.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдипләребез — 2 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү