Чаллы язучылар оешмасы

(Чаллы Язучылар оешмасы битеннән юнәлтелде)

Чаллы язучылар оешмасы, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, рус. Набережночелнинское отделение СП Республики Татарстан1980 елдан Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче, язучыларның иҗтимагый оешмасы. Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче әдипләрне, шулай ук Түбән Кама, Алабуга, Менделеев, Минзәлә, Актаныш районнары[1] иҗат көчләрен берләштерә.

Чаллы язучылар оешмасы
Тип

иҗтимагый оешма

Нигезләү елы

1980 ел

Нигезләүчеләр

РСФСР язучылар берлеге

Урнашуы

Яр Чаллы шәһәре

Төп фигуралар

Факил Сафин,
2016 елдан оешма җитәкчесе

Тарих үзгәртү

Оешма җитәкчеләре үзгәртү

 
Эдуард Касыймов
 
Вахит Имамов

Чаллыда әдәби хәрәкәт үзгәртү

Чаллыда әдәби хәрәкәт 1960 еллар башыннан исәпләнә. «Коммунизм байрагы» район газетасы каршында «Ләйсән» әдәби берләшмәсе эшендә Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев, Хәниф Хөснуллин, Фәннур Сафин һ.б. катнашып килә.
1970 елда КамАЗ төзелеше башлангач, Чаллыга язучылар Рәшит Бәшәр, Газиз Кашапов, Фаяз Дунай, Инна Лимонова, Данис Хәйруллин, Рафис Сәлимҗанов, Вахит Имамов, Альберт Сафин, Равил Вәлиев, Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша), Харрас Әюпов, Мансур Сафин һ.б. күчеп килә.

Нәшрият эше үзгәртү

Әлеге басмаларда Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Шамил Шәйдуллин, Ирек Диндаров, Мирһади Разов, Әмирҗан Моталлапов, Фирүзә Җамалетдинова һ.б. әсәрләре дөнья күрә.

Чаллы язучылар оешмасында Татарстан язучылар берлегенә Рәзинә Мөхиярова, Әнвәр Шәрипов, Гөлзада Әхтәмова, Галиәхмәт Шаһи, Вәсимә Хәйруллина, Равил Сабыр, Айрат Суфиянов, Әлфия Ситдыйкова, Зөләйха Минһаҗева, Фидаил Мәҗитов кабул ителә.

Бина үзгәртү

 
Чаллы язучыларына бүлмә бирелгән Чаллы татар театры бинасы. ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 29

Чаллы язучылар оешмасының озак вакыт үз бинасы булмый. Шәһәр хакимияте һәм ТР Язучылар берлеге ярдәме белән 2021 елның сентябрь аенда әлеге мәсьәлә уңай хәл ителә: Чаллы язучыларына Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасында (Комсомол районы, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 29) бүлмә бирелә (314-315нче бүлмәләр). Аны җиһазлар, компьютерлар белән «Профит» компаниясе җитәкчесе Марсель Мингалимов тәэмин иткән. [3]

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чаллы язучылар оешмасына тартылмаган Сарман, Мөслим, Әгерҗе, Мамадыш районнарында әдәби чараларда катнаша
  2. Челнинские писатели
  3. Айзирә Имамова. Шәһәр башлыгы Язучылар бүлегендә. Шәһри Чаллы, 25.01.2023

Әдәбият үзгәртү

  1. В. Имамов. Заман яңа сүз көтә (Чаллы язучылар оешмасына 30 ел). «Мәйдан», 2010 ел, № 1.

Сылтамалар үзгәртү