Теләче туган якны өйрәнү музее
Теләче туган якны өйрәнү музее (рус. Тюлячинский краеведческий музей) — Татарстанның Теләче районы үзәге Теләче авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Теләче төбәге тарихы белән таныштыра.
Теләче туган якны өйрәнү музее | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Теләче районы |
Урын | Теләче |
Теләче туган якны өйрәнү музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1996 |
Урын | 422080 ТР, Теләче районы, Теләче, Ленин ур., 29. |
Директор | Әлфия Шәйхулла кызы Билалова |
Сайт | Музей сайты |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотосурәтләр. |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотосурәтләр. |
Тарих
үзгәртү1996 елның 12 августында нигез салына. 1997 елдан — ТР милли музее филиалы.
2011 елдан — муниципаль бюджет оешмасы. Музей бер катлы агач бинада урнашкан.
Экспонатлар
үзгәртүМәйданы 149,7 кв. м. Музей фондында 3 840 саклау берәмлеге.
Экспозициядә этнография әйберләре, авыл хуҗалыгы, һөнәрче-кәсепчеләрнең эш кораллары, йортта ясалган җиһазлар, кирәк-яраклар, савыт-саба, милли чигү үрнәкләре күрсәтелә. Музейда челтәр, җәймә, ашъяулык, кулъяулык тупланмасы саклана. Татар йорты интерьеры торгызылган. 1950—1980 еллар арасындагы Теләче авылы тарихы яктыртыла. «Бөек Ватан сугышында теләчеләр» бүлеге бар. Теләче районы Түбән Саурыш авылында туган Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1946)[1] Габдулла (Абдулла) Мотыйгулла улы Мотыйгуллинга махсус почмак багышланган. Тамырлары Теләче районыннан булган ТАССР атказанган артисты җырчы Таһир Габдулла улы Якуповка (1946—1999) күргәзмә эшләнгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Тюлячинский краеведческий музей. Музеи России(рус.)
- Тюлячинский краеведческий музей. tatfrontu.ru(рус.)