Иван Белов (1953)

район башлыгы (Әгерҗе районы, Татарстан, Россия)


Иван Белов, Иван Алексей улы Белов (рус. Иван Алексеевич Белов, 1953 елның 6 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Теләче районы, Ключище2021 елның 28 августы, РФ, ТР, Казан) — Татарстанның хуҗалык һәм идарә эшлеклесе, мактаулы тимерьюлчы, Россия, Татарстан, Марий Ил һәм Чуашстанның атказанган транспорт хезмәткәре, Әгерҗе районының 1994—1998 еллардагы башлыгы [2].

Иван Белов
Туган телдә исем Иван Алексеевич Белов
Туган 26 август 1953(1953-08-26)
СССР, РСФСР, ТАССР, Теләче районы, Ключище
Үлгән 28 август 2021(2021-08-28) (68 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Туфан Миңнуллин урамы[1]
Милләт рус
Ватандашлыгы ССБР байрагы
Россия байрагы РФ
Һөнәре тимерьюлчы, район башлыгы
Бүләк һәм премияләре
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Фидакарь хезмәт өчен» медале

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елның 6 августында Теләче районы Ключище авылында туган. Алатырь тимер юл техникумын, Мәскәүдә Бөтенсоюз тимер юл транспорты инженерлары институтын (1981, читтән торып) тәмамлаган. Армиядә хезмәт иткән.

Хезмәт юлы үзгәртү

1972 елдан Амур өлкәсендә локомотив депосы бригадиры булып эшли.

1975—1978 елларда МПС мастеры, 1978—1980 елларда МПС кабул итүчесе.

1980—1982 елларда — Горький тимер юлының Әгерҗе станциясе локомотив депосы электромашина цехының өлкән мастеры.

1982—1987 елларда — КПССның Әгерҗе райкомы инструкторы, сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире.

1987 елдан — Әгерҗе станциясенең локомотив депосы техник бүлек башлыгы, 1987—1993 елларда — баш инженер, 1993—1994 елларда — депо башлыгы.

1994 елдан – Әгерҗе районы администрациясе башлыгы. Ул эшләгән чорда муниципалитетта күп кенә социаль-мәдәни объектлар төзелә, авыл торак пунктлары инфраструктурасы үсеш кичерә, агросәнәгать комплексының өстәмә куәтләре булдырыла.

1998 елның мартыннан 12 ел (1998 елдан 2010 елга кадәр) Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе белән җитәкчелек итә.

Бүлек каршында Татарстан Республикасында, Чуашстан, Марий Ил, Удмуртия, Киров өлкәсендә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы «Содружество» компаниясе төзелә. Әлеге компаниянең генераль директоры булып 2010 елдан 2015 елга кадәр эшли[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү