Илдар Низамов (1950)

район башлыгы


Бу район башлыгы турында мәкалә, тел галиме турында моннан укыгыз

Илдар Низамов
Туган телдә исем Илдар Мөхәммәт улы Низамов
Туган 29 июль 1950(1950-07-29)
СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Мәтәскә
Үлгән 11 октябрь 2018(2018-10-11) (68 яшь)
РФ, ТР Теләче районы, Теләче
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре район башлыгы
Балалар улы, ике кызы
Бүләк һәм премияләре Почет ордены (РФ)
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Фидакарь хезмәт өчен» медале
ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Илдар Низамов, Илдар Мөхәммәт улы Низамов (1950 елның 29 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Мәтәскә2018 елның 11 октябре, РФ, ТР, Теләче районы, Теләче) ― хуҗалык эшлеклесе, Теләче районы башлыгы (1999―2011 елларда). XII чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты һәм II чакырылыш (2000―2004 елларда) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1950 елның 29 июлендә Татарстан АССРның Саба (1991 елдан Теләче) районы Олы Мәтәскә авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1968 елда хезмәт эшчәнлеген башлый: 1968―1972 елларда Саба районы Олы Мәтәскә авылы сигезьеллык мәктәбе укытучысы булып эшли.

1972―1973 елларда Олы Мәтәскә авыл Советы башкарма комитеты рәисе.

1975 елда «икътисадчы-оештыручы» белгечлеге буенча Чуваш совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, 17 ел дәвамында Саба һәм Теләче) районнары колхозларында җитәкче вазыйфаларда эшли: 1975―1978 елларда Тукай исемендәге күмәк хуҗалык рәисе урынбасары, колхозның фирка коммитеты секретаре. 1978―1992 елларда Саба (1991 елдан Теләче) районы Фрунзе исемендәге колхозда күмәк хуҗалык рәисе урынбасары, колхозның фирка комитеты секретаре, колхоз рәисе. 1986 елда «политолог» белгечлеге буенча Сарытау югары фирка мәктәбен тәмамлаган.

1992 елда Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.

1997―1999 елларда ― Теләче районы администрация башлыгының беренче урынбасары ― авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.

1999 елдан 2011 елга кадәр Татарстан Республикасы Теләче районын җитәкли: 1999―2005 елларда Теләче районы администрация башлыгы, 2006―2011 елларда «Теләче муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы. Аның җитәкчелегендә районда авыл хуҗалыгы алга китә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник базасы ныгый, республика инвестиция программаларын гамәлгә ашыру уңышлы бара, югары социаль-икътисади күрсәткечләргә ирешелә[1].

И. М. Низамов XII чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты һәм II чакырылыш (2000―2004 елларда) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү