Заһид Мәхмүди

татар язучысы, журналист, нашир

Заһид Мәхмүди, Заһид Борис улы Мәхмүдов (1960 елның 4 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара2022 елның 18 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — татар язучысы, журналист, нашир. 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы [3].

Заһид Мәхмүди
Туган телдә исем Заһид Борис улы Мәхмүдов
Туган 4 июль 1960(1960-07-04)
Кукмара
Үлгән 18 гыйнвар 2022(2022-01-18) (61 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Бондаренко урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре язучы, журналист, нашир
Җефет Рәшидә
Балалар улы Фәнис Камал,
кызы Зөһрә
Ата-ана
  • Минсафа (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[2]

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Заһид Мәхмүди 1960 елның 4 июлендә Кукмара бистәсендә туган.

1982 елда Казан мәдәният институтын тәмамлаган. 1982-1984 елларда армия сафларында хезмәт иткән. Хәрби хезмәттән кайткач, район газетасы редакциясендә эшли башлаган. Соңрак Татарстан радиосында балалар тапшырулары мөхәррире, «Шәһри Казан», «Авыл» газеталары, «Татарстан» журналы мөхәррире булып эшли. Татарстан Язучылар берлеге каршында чыгып килә торган «Әдәби җомга» газетасында бүлек мөхәррире була.

3. Мәхмүди әдәби иҗатта каләмен район газетасында эшләгән чакта үк сыный башлый. Аның беренче хикәяләре, шигырьләре, поэмалары узган гасырның 80 нче елларында ук дөнья күрә. Озак эзләнгәннән соң, ул, ниһаять, әдәби иҗатта үз юлын таба — соңгы берничә елда халык арасында үзенчәлекле повесть-хикәяләре белән билгеле була. 3. Мәхмүди әсәрләрендә укучыны җәлеп иткән төп үзенчәлек шуннан гыйбарәт — яшь язучы маҗара белән сатира-юморның органик берлеген тудыра алган. Аннары ул чит-ят дөньяларга, планеталарга караганда бүгенге җир тормышы, татар тормышы хакында язуны мәгъкуль күрә. Шуның белән ул Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәреннән килүче сатирик маҗара традицияләрен дәвам итә.

1991-2003 елларда язучының Татарстан китап нәшриятында ”Профессор Мияугөл”, ”Тәмуг чәчәге”, ”Ак болыт”, ”Әче балан” исемле китаплары дөнья күрде. 2003 елның июлендә З.Мәхмүдинең ”Әче балан” дигән романы буенча эшләнгән ”Бүре” радиоспектакле республикабызның каләм ияләре арасында үткәрелгән ”Бумеранг” бәйгесендә иң яхшылардан саналып, махсус дипломга лаек булды.

З.Мәхмүди – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2022 елның 18 гыйнварында кинәт вафат булган[4]. Туган ягында ― Кукмара районы Манзарас авылында җирләнгән [5].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү