Госман Хәбибуллин

Тукай музее директоры (Казан, Россия)

Госман Хәбибуллин, Госман Әкрәм (Әкрам) улы Хәбибуллин (1950 елның 10 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Саурыш1992 елның 7 декабре, РФ, ТР, Казан) ― галим, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе. Казандагы Г. Тукай музееның беренче (1986―1992 елларда) директоры, КДУ укытучысы (1979―1985 елларда).

Госман Хәбибуллин
Туган телдә исем Госман Әкрәм улы Хәбибуллин
Туган 10 июнь 1950(1950-06-10)
СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Саурыш
Үлгән 7 декабрь 1992(1992-12-07) (42 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре музей директоры
Җефет Рәмзия Рәхмәтулла кызы
Балалар өч кызы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1950 елның 10 июнендә Татарстан АССР Саба (хәзерге Теләче) районы (Олы Мишә авыл җирлеге) Олы Саурыш авылында авыл советы хезмәткәрләре гаиләсендә туган[1]. Олы Саурыш сигезьеллык (1965), Караширмә урта (1967) мәктәпләрен тәмамлаган. 1967―1972 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала, II курста Татарстан республикасы тарихы белән шөгыльләнүче махсус бүлекчәдә укый.

1972―1973 елларда Арча (хәзерге Әтнә) районы Олы Әтнә авылында тарих укытучысы булып эшли.

1973―1976 елларда ― Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр, шунда ук аспирантурада укый. Х. Хәсәнов җитәкчелегендә «XIX гасырның икенче яртысындагы татар историографиясе» дигән темага кандидатлык диссертациясен әзерли, ләкин аны якларга насыйп булмый.

Аспирантураны тәмамлагач, Г. Хәбибуллин Г. Ибраһимов исемендәге институтның гыйльми сәркатибе булып эшли.

1977 елның гыйнвар―март айларында ― Казан телевидение студиясендә Казанның 700 еллык юбилеена багышланган «Урам исемнәре ни сөйли?» дигән тапшырулар циклын оештыручы һәм алып баручысы. 1977―1979 елларда Казан телевидениесендә СССРның һәм ТАССРның яңа Конституцияләренең проектын өйрәнү һәм пропагандалауга багышланган тапшырулар сериясендә Татарстан автономияле республикасында фән һәм мәгариф үсеше, ТАССР тарихы турында чыгышлар ясый.

1979―1985 елларда Казан дәүләт университетының тарих факультетында, Совет чорына кадәрге СССР тарихы кафедрасында башта ассистент (1979―1983), соңрак өлкән укытучы (1983――1985) булып эшли, СССР тарихын һәм ТАССР тарихын укыта.

1985 елның 30 сентябреннән – Татарстан АССР дәүләт музеенда бүлек мөдире.

1986 елның 1 апреленнән Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеена директор итеп билгеләнә һәм гомеренең соңгы көненә ― 1992 елның 7 декабренә кадәр шунда эшли. Музей, ачылуы белән үк, Казанның һәм Татарстанның иҗтимагый, мәдәни һәм әдәби үзәгенә әйләнә.

Тукай музее директоры үзгәртү

 
Казанда Тукай музее бинасы
 
Г. Ә. Хәбибуллин Тукай музее янында чыгыш ясый.
1990 елның апреле

1985 елның сентябрендә Госман Әкрәм улын Тукай музеен оештыручылар төркеменә беркетәләр, ул үзенә генә хас булган тырышлык, фидакарьлек белән эшкә керешә. «Хәтердә мәңге исән» дигән тематик экспозицион план төзүне аңа тапшыралар. Шул ук вакытта Госман Хәбибуллин экспонатлар җыю буенча төрле экспедицияләр оештыра һәм аларда актив катнаша. Мәсәлән, 1985 елның октябрь аенда бер төркем хезмәткәрләр составында Уральск шәһәрендә була.

1986 елның 1 апрелендә булачак музейның җитәкчесе итеп Госман Хәбибуллин билгеләнә. 1986 елның 11 июнендә Габдулла Тукай музее ачыла.

1986 елдан 1992 елга кадәр Госман Әкрәм улы Хәбибуллин музей директоры булып эшли. Ул яңа экспонатлар эзләүгә, Г. Тукай иҗатын пропагандалауга күп көч куя. Аның тырышлыгы белән «Тукай көннәре», фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр оештырыла, татар вакытлы матбугатында мемориаль предметлар хакында мәкаләләр дөнья күрә[2].

Фәнни эзләнүләрен дәвам итеп, музейдагы экспонатларның тарихы турында мәкаләләр яза һәм матбугат битләрендә бастыра. Бигрәк тә Г. Тукайның шәхси әйберләре турындагы «Кыйммәтле ядкярләр язмышы» дигән мәкаләсе кызыклы[3].

1992 елның 7 декабренә вафат.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Рәмзия Рәхмәтулла кызы, кызлары Айгөл, Айсылу, Алсу, филологлар[4].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Элгәре:
вазифа булдырылган
1.04.1986
Казандагы Габдулла Тукайның әдәби музее директоры
1986―1992
Аннары:
Фәрит Яхин
1993―2000