Фәрит Яхин

Фәрит Яхин, Фәрит Зәкиҗан улы Яхин (1961 елның 2 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Дүсем) — шагыйрь, язучы-прозаик, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (2000), профессор (2004). ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре (2015 елдан), текстология бүлеге мөдире. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2019). 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[2].

Фәрит Яхин
Ф.З.Яхин.jpg
Туган телдә исем Фәрит Зәкиҗан улы Яхин
Туган 2 гыйнвар 1961(1961-01-02) (59 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Дүсем
Яшәгән урын Адоратски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре язучы, әдәбият галиме, профессор
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган фән эшлеклесе
Сайт Фарит Яхин

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1961 елның 2 гыйнварында Сарман районы Дүсем авылында туган. Ләшәү Тамак урта мәктәбен (1978 ел), Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1983 ел), ССРБ Фәннәр академиясенең Казан филиалы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында аспирантура тәмамлый. 1988 елның маенда ««Фикер» гәҗите һәм «Әлгасрелҗәдид» һәм «Уклар» журналларының XX гасыр башы татар әдәбияты үсешендәге роле» темасына татар әдәбияты тарихы һәм журналистика белгечлекләре буенча филология фәннәре кандидатлыгына, 2000 елда «Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология» дигән темага филология фәннәре докторлыгына диссертацияләр яклый.

Хезмәт юлыҮзгәртү

19861992 елларда — ССРБ Фәннәр академиясенең Казан филиалы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре. Борынгы татар әдәбияты ядкярләрен, кулъязма һәм басма китапларны, XX гасыр башы татар эпик шигъриятен өйрәнә.

19931999 еллардаКазандагы Габдулла Тукай музее директоры. Музейны яңарту, экспозицияләрне үзгәртеп кору, яңа экспонатлар белән баету, Тукай укулары уздыру, күргәзмәләр, кичәләр, очрашулар оештыру белән шөгыльләнә.

1999 елдан Татар гуманитар институтының әдәбият белеме кафедрасын җитәкли. 2004 елда профессор дәрәҗәсе ала.

2005 елдан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында, аннан соң КФУда татар әдәбияты кафедрасы профессоры.

2015 елның августыннан ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли, әдәбият бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, текстология бүлеге мөдире.

Гыйльми кызыксыну юнәлешләреҮзгәртү

Журналистика, әдәбият теориясе, төрки халыкларның урта гасыр әдәбияты, ислам белеме, кулъязма китаплар һәм чыганаклар.

Фәнни хезмәтләреҮзгәртү

ИҗатыҮзгәртү

Иҗаттагы беренче тәҗрибәләре 1970-елларга карый. Шигырьләр, хикәяләр яза, Сарман районының «Ленинчы» (1993 елдан «Сарман») гәҗите каршындагы «Сарман таңнары» иҗат берләшмәсе эшендә катнаша. Студент елларында КДУның «Әллүки» берләшмәсенә йөри, көндәлек матбугатта мәкаләләр белән катнаша. 1980-елларда әдәби тәнкыйтькә өстенлек бирә. 1990-еллардан, беренчеләрдән булып, дини мәсьәләләрне яктырткан әдәби һәм фәнни хезмәтләр яза башлый. «Пәйгамбәрләр тарихы» (1992), «Иман» (1993) китаплары чыга. 19941998 елларда Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган трилогиянең өч китабын иҗат итә. 1999 елда трилогия «Пәйгамбәребез Мөхәммәд» исеме белән бер китап булып басыла («Раннур» нәшрияты). Өч шигырь җыентыгы авторы: «Гүргә кадәр сакланган сөю», «Таңга кайту», «Хис керфегемдә күз яшең». Балалар өчен «Могҗизалы ел фасыллары» исемле әкият-поэма (1994) язган. «Мөхәммәдьяр» исемле драматик песасы 1997 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела. Проза жанрында актив иҗат итә: матбугатта дистәләрчә хикәя, повестлары басылган. «Август ае» романы (1995) басылып чыккан[3]. 7 том шигырьләр һәм поэмалар, 6 том сайланма (чәчмә) әсәрләрен Татарстан Милли китапханәсенә бүләк иткән[4].

Төп басма китапларыҮзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин), 1 нче том: Чаллы, 2000.
  2. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 132-135нче битләр. ISBN 978-5-95-00696-1-1
  3. Яхин Фәрит. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). Казан: ТКН, 2009.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Жители.инфо сайты
  2. Фәрит Яхин. Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы)
  3. Яхин Фәрит. matbugat.ru
  4. Фәрит Яхин. ТР Милли китапханәсе сайты
  5. Гөлнар Гарифуллина. Фәрит Яхин һәм Дания Заһидуллина дәүләт бүләкләренә лаек булды. Татар-информ МА, 7.02.2020