Амур Фәләх

татар язучысы, журналист

Амур Фәләх — татар язучысы, журналист. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2012).

Амур Фәләх
Туган телдә исем Амур Нур улы Фәләхов
Туган 10 сентябрь 1965(1965-09-10) (58 яшь)
Яңа Комазан авылы, Мамадыш районы, Татарстан
Яшәгән урын Татарстан Республикасы, Казан шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы Татарстан байрагы
Һөнәре язучы, журналист
Җефет Фәүзия Фәләхова — Татарстан экология министрлыгы Кама яны территориаль идарәсенең махсус аналитик контроль инспекциясе башлыгы
Балалар Улы — Артур Фәләхов — "Болгар" радиосы яңалыклар хезмәтенең әйдәп баручы редакторы
Ата-ана
  • Нур Фәләхов (әти)
  • Сания Фәләхова (әни)
Бүләк һәм премияләре Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия

Риза Шәфи исемендәге әдәби премия

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Фәләхов Амур Нур улы 1965 елның 10 сентябрендә Татарстанның Мамадыш районы Яңа Комазан авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. 1972-1982 елларда Көек-Ерыкса урта мәктәбендә белем алгач, Казан дәүләт университетына укырга керә. Ләкин, сәламәтлеге какшау сәбәпле, укуын калдырып торыга туры килә. Журналистика факультетына яңадан 1986 елда гына әйләнеп кайтып, читтән торып тәмамлый.

1988-1999 елларда Ижау шәһәрендә яши (Удмуртия). Башта “Ижсталь” заводында столяр-станокчы булып хезмәт куя. 1992 елның ноябреннән шәһәрдә чыга башлаган «Яңарыш» татар газетасына күчә. Әүвәлдә махсус хәбәрче, аннары җаваплы сәркәтип була. 1997-1999 елларда “Яңарыш”ның баш мөхәррире вазыйфасын башкара.

1998 елда Россия журналистлар берлегенә кабул ителә. 2001-2008 елларда Чаллыда чыгып килүче «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналының җаваплы секретаре, публицистика бүлеге мөдире, һәм бүлек редакторы вазыйфаларын башкара. Чаллы шәһәре инвалид спортчыларның “Идел-Урал” хәйрия фонды матбугат үзәгендә эшли.

2011-2019 елларда "Безнең фикер" газетасының оештыручысы һәм баш мөхәррире.

Публицистик язмалар белән беррәттән әдәби әсәрләр дә иҗат итә. Язмалары матбугатта Амур Фәләх, Әмир Ханов, Нур Әхмәт, Фәләх Комазани псевдонимнары белән нәшер ителә. “Таш бәгырь” җыентыгы (2004) һәм “Мәйдан” журналында басылып чыккан тарихи-публицистик язмалары өчен 2007 елда Шәйхи Маннур исемендәге премиягә лаек була. 2010 елда Татарстан китап нәшриятында "Зимагур" дип аталган әсәрләр җыентыгы дөнья күрә. 2015 елда Удмуртия Язучылар берлеге һәм Татарстан язучылар берлегенең уртак Риза Шәфи исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә. Чаллы шәһәрендәге "Взаимная помощь" басмаханәсендә "Мизгелләр" шигырьләр җыентыгы (2018), "Төнге кунак" (2018) һәм "Үрмәкүч" (2019) исемле китаплары дөнья күрә.

1998 елдан Россия Журналистлар берлеге, 2012 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Чыганаклар үзгәртү