Рөстәм Галиуллин
Рөстәм Галиуллин, Рөстәм Госман улы Галиуллин (1987 елның 26 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Наласа) — язучы, филология фәннәре кандидаты (2012). 2018 елдан «Казан утлары» һәм «Мәйдан» журналларының баш мөхәррире. «Идел» журналы баш мөхәррире (2011—2014), ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, гыйльми сәркатибе (2015—2018). Муса Җәлил премиясе лауреаты (2015). ТР журналистлар (2009 елдан) һәм язучылар (2009 елның 22 сентябреннән) берлекләре әгъзасы.
Рөстәм Галиуллин | |
---|---|
![]() | |
Тугач бирелгән исеме: | Рөстәм Госман улы Галиуллин |
Туу датасы: | 26 ноябрь 1987 (35 яшь) |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Наласа |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | язучы, галим |
Иҗат итү еллары: | 2005 — х. в. |
Юнәлеш: | проза |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Дебют: | «Гипнозчы малай» китабы (2008, ТКН) |
Премияләр: | Муса Җәлил премиясе |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1987 елның 26 ноябрендә Татарстан АССР Арча районы Наласа авылында укытучылар гаиләсендә туган. Наласа урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын кызыл дипломга (2009), КДУ аспирантурасын тәмамлаган. «Тәүфикъ Әйди иҗаты: жанр типологиясе һәм образлар корылышы» (Творчество Тауфика Айди : жанровая типология и система образов) темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2012, фәнни җитәкчесе проф. Т. Н. Галиуллин)[1].
Хезмәт юлыҮзгәртү
КДУда укыган вакытта ук «Чаян» журналында, «Шәһри Казан» газетасында эшли.
- 2008—2010 елларда — «Шәһри Казан» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире.
- 2010 елның 1 ноябреннән — «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире.
- 2011 елның 16 декабреннән 2014 елның ноябренә кадәр — «Идел» журналының баш мөхәррире.
- 2015—2018 елларда Татарстан фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип вазыйфасын башкара[2].
- 2018 елның гыйнварыннан «Казан утлары»[3] һәм «Мәйдан» журналларының баш мөхәррире.
ИҗатыҮзгәртү
Казан дәүләт университетында укыган елларда «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри һәм иҗат дөньясына тартыла. 2005 елдан юморескалары, хикәяләре «Сабантуй» газетасында, «Чаян» журналында, соңрак «Казан утлары», «Идел», «Мәйдан» журналларында, «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татар дөньясы» (Мәскәү) газеталарында басыла.
2008 елда беренче китабы — «Гипнозчы малай» (Казан: ТКН) дөнья күрә.
Хикәяләре рус телендә «Литературная газета», "Аврора", «Татарский мир», «Наш современник» һ. б. басмаларда басыла.
Татарстан китап нәшриятында басылган Тәүфикъ Әйдинең дүрттомлык «Сайланма әсәрләре»н (2015), «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән «Таҗетдин Ялчыгол: тарихи-документаль җыентыгы»н (2019) һ. б. фәнни һәм фәнни-популяр китаплар, җыентыкларны төзүчеләрнең берсе. Аның тәрҗемәсендә В. Аксеновның «Ленд-лиз балалары» (2016, Татарстан китап нәшрияты) һәм А. Егинның «Үзбәк хан» романнары (2016) аерым китап булып чыкты. Айдар Сәхибзадәнең «Апологет» (2008), Рауль Мир-Хәйдәровның «Мартук» (2009), «Җәяүле сәйран» (2010), «Җәяүле татар» (2011), «Диңгез аша ялгыз» (2013), Салават Юзеевның «Үлгәннәрне бүлдермә» (2012), Рөстәм Вәлиевнең «Дөнья гаме» (2016) һ. б. авторларның роман-повестьлары аның тәрҗемәсендә төрле журнал-газеталарда басылды.
Рөстәм Галиуллин әсәрләре инглиз, төрек, казакъ, кыргыз, азәрбәйҗан, рус, саха, башкорт һ. б. телләргә тәрҗемә ителеп, дөнья күргән.
2016 елда «Ата hәм ул» әсәре «Россия халыкларының бүгенге прозасы» антологиясенә тәкъдим ителгән[4].
Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Гипнозчы малай» (2008), «Юлларда җил ак иде...» (2012) һәм «Васыять» (2017), Мәскәүдә рус телендә дөнья күргән «Одиночество» (2013) проза китаплары, «Тәүфикъ Әйди иҗаты: образлар системасы һәм жанр типологиясе» монографиясе (2016) авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2006 — «Иделем акчарлагы» бәйгесендә I урын.
- 2007 — «Иделем акчарлагы» бәйгесендә Гран-при.
- 2007 — Арча районы якташлыгы җәмгыяте премиясе.
- 2009 — «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе («Дебют» номинациясендә).
- 2009 — Гариф Ахунов премиясе (Арча районы).
- 2009 — ТР хөкүмәте гранты.
- 2011 — ТР яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР татар-башкорт көрәше федерациясе уздырган әдәби конкурста III урын («Чәчмә әсәр» номинцаиясендә).
- 2015 — Муса Җәлил премиясе — «Юлларда җил ак иде» китабы һәм татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәте өчен[5][6].
- 2017 — ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган әдәби конкурста "«Дәвам»" хикәясе өчен 1 нче урын.
ГаиләсеҮзгәртү
Хатыны Эльвира, улы Ирхан, кызы Камилә.
ӘдәбиятҮзгәртү
- Рәшит Галләм һ.б. Гасырларны кичкән Наласа (мөхәррир-төзүче Исрафил Насыйбуллин). Казан: Ихлас, 2012
- Ак юл. Яшь язучылар иҗаты (төзүчеләр Р. Зәйдулла, В. Нуриев). Казан: «Идел-Пресс» ПНК, 2012. ISBN 978-5-4428-0003-6
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Диссертациясе турында
- ↑ ТР ФА ТӘһСИ сайты
- ↑ «Казан утлары» журналының яңа баш мөхәррире билгеле. «[[Татар-информ]]» мәгълүмат агентлыгы, 16.12.2017, archived from the original on 2017-12-21, retrieved 2018-01-02
- ↑ [[Татар-информ]], 15.11.2016, archived from the original on 2016-11-18, retrieved 2017-01-17
- ↑ Каз@нские истории, 13.11.2015
- ↑ «Калеб» иҗади төркеме сайты(үле сылтама)