Гыйззәтулла Рәхмәтуллин
Гыйззәтулла Рәхмәтуллин, Гыйззәтулла Гафиятулла улы Рәхмәтуллин (сах. Боссоойко, 1881―1930) ― саха халкының милли каһарманы, 1920―1930 еллардагы саха халкының азатлык өчен көрәш әйдаманнарының берсе, саха халкы тарихында таш күтәрү һәм хапсагай көрәшендә тиңдәшсез батыр[1].
Гыйззәтулла Рәхмәтуллин сах. Боссоойко | |
---|---|
Туган телдә исем | Гыйззәтулла Гафиятулла улы Рәхмәтуллин |
Туган | 1881 РИ, Якутск өлкәсе |
Үлгән | 1930 СССР, РСФСР, Якут АССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе РСФСР ССРБ |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүТуган көне төгәл билгеле түгел, туган елы дип 1881 яки 1883 елны санарга мөмкин [2]. Якутск өлкәсенең (1922 елдан Якут АССР) Мегин улусы[d] Беренче Мэлдьэхси наслегы[d] Дэбини нәселеннән. Мегин улусына Сунтар улусыннан[d] күчеп килгәннәр. Әтисе Гафиятулла бу якларга административ сөргенгә сөрелгән булган. Аны сахалар хөрмәт иткән, «Тулла татар» дип атаган. Гафиятулланың гаиләсе җиде кешедән торган: хатыны белән үзе, кызы, өч улы, шулай ук оныгы (кызының улы). Уллары бик озын буйлы булган. Улы Гыйззәтулланы, ике метр озынлыктагы буе һәм көчле булганы өчен, сахалар Зур (большой) – «Боссоойко» дип атаганнар[3].
Рәхмәтуллиннарны Беренче Мэлдьэхси наслегы халкы җылы кабул итә. Сахаларның наслег җыенында аларның мөстәкыйль яшәве өчен шартлар тудырырга карар итәләр. Алар бу гаилә өчен яңа балаган (традицион якут торагы, нык итеп корылган агач тирмә) төзегәннәр, бозаулары белән ике сыер, йөк ташу өчен үгез, биш пот чәчү орлыгы, кышка печән әзерләү өчен ялан бүлеп биргәннәр. Гафиятулланың 1890-еллар ахырында хакимияттән туган иленә кайтырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүе документларда сакланган, әмма үтенечнең нәтиҗәсе билгесез калган[3].
Гафиятулланың кызы һәм уллары, үсеп җиткәч, үз гаиләләрен булдыралар. Гыйззәтулла Нам улусының[d] Хатынг-арын наслегыннан Латыйфа исемле мөселман кызына өйләнә. Терлекчелек һәм ат үрчетү, бер үк вакытта игенчелек белән дә шөгыльләнә. Гыйззәтулла һәм Латыйфаның өч кызы һәм ике улы булган.
Борынгы заманда якутлар физик көчне хөрмәт иткәннәр. Һәр улуста, һәр наслегта көчле кешеләр булган. Алар авыр әйберләрне (ташларны) күтәрүдә ярышканнар. Г. Рәхмәтуллин–Боссоойко тарихка дөньядагы иң көчле кеше буларак кереп кала.
1914―1918 елларда патша армиясе сафларында хезмәт итә һәм Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, анда үзенең сирәк очрый торган табигый физик көчен күрсәтә.
1921―1922 елларда аклар хәрәкәтенә[d] кушыла, шулай ук якут фетнәчеләре сафларына керә. Саха республикасының суверенитетын яклаган конфедералист Павел Ксенофонтов[d] җитәкләгән каршылык хәрәкәтендә катнаша[3].
«Пепеляевщина» дип аталган Якутия явында катнашмаган. Әмма 1924―1925 елларда Тунгуслар фетнәсендә[d] катнаша һәм амнистияләнә. Кызыл командир Иван Строд белән сөйләшүләрдән соң, фетнәчеләр өйләренә кайталар һәм тайгага яшеренәләр, анда аларны ике елдан соң табалар[3].
1927 елда «шөрепләрне бору» сәясәте башлана, аның нәтиҗәсендә бер ел эчендә баш күтәрүнең элеккеге җитәкчеләре репрессияләнә, күпләре соңыннан җәзалап үтерелә.
1930 елда ОГПУ хезмәткәрләре Гыйззәтулланың үзен һәм гаиләсен ерткычларча үтергәннәр[3].
Хәтер
үзгәртү- 1997 елда Якутскиның «Бичик» нәшриятында саха шагыйре һәм язучысы Василий Васильевич Скрябин–Идэлгинең (1943―2007) гражданнар сугышыннан соң булган канлы тарихка багышланган «Боссоойкону эhии» документаль повесте басылган[4] Автор, шаһитларның истәлекләренә нигезләнеп, 1930 елда Мегин улусында[d] булган фаҗигале вакыйганы тасвирлый, ул вакыйга бөтен халыкны тетрәндергән[5]
- 2015 елда язучы, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллин Гыйззәтулла Рәхмәтуллин турында «Боссоойко» хикәясен язган. Хикәяне русчага Наил Ишмухаметов, саха теленә Данил Макеев тәрҗемә иткән[6] Хикәя «Чолбон» журналында һәм «Саха сирэ» газетасында якут телендә, республикада нәшер ителә торган «Полярная звезда» журналында рус телендә басылып чыккан.
- 2022 елның 23 июнендә Саха (Якутия) Республикасының Мегин-Кангалас улусы Мэлдьэхси авылы янында истәлек тактасы ачылган[1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Якутиядә Гыйззәтулла Рәхмәтуллин-Боссоойкога истәлек тактасы ачтылар. Татар-информ, 23.06. 2022
- ↑ Национальный архив РС(Я) Поселённый список по 1-му Мельжахсинском наслеге Амгинскому улусу
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Рахматуллин Гизатулла-эллэ Туллович – Боссоойко(саха.)
- ↑ Василий Cкрябин - Идэлги. Писатели Якутии(рус.)
- ↑ Боссоойкону эһии: документальнай сэһэн. Электронная библиотека Национальной библиотеки РС(Я)
- ↑ БОССООЙКО (Кэпсээн). Эдэрсаас