Олыс
Олыс — халык һәм дәүләт төшенчәсен билгеләүче төрки һәм монгол иҗтимагый термины.
Шулай ук урда, гаскәр төшенчәсен билгели, дәүләт яки ил сүзләренә туры килә. Чыңгызхан империясендә олыс - дәүләтнең өлешен билгеләгән, тарихта Җүчи (Алтын Урда) һәм Чагатай олыслары мәшһүр булган.
Этимологиясе
үзгәртүУрда сүзе - урта, үзәк төрки сүзеннән чыккан, чөнки бар дәүләтләр үзәкләштерелгән булган.
Улус – кайбер әдәбиятта олыс дип языла, ләкин сөйләм телендә чагылыш тапмый.
ОЛЫС[ŏлŏс] «большая область, страна, владение» < гом. төрки улус id. к. Улус . Бу сүз хәз. көндә әдәбиятта ошбу рәвештә язылса да – бу хәл гом. төрки сүзне ясалма татарчалаштыру гына, чөнки татар гом. халык телендә мондый әйтелеш булмаган. Гомумән, мондый «яңа» татарчалаштыруларга (чаг. ш. ук угор > угыр һ.б.) без каршы: алар тарихны бозып күрсәтә башлый. [1]
Административ термин
үзгәртү1920-1943 елларда Калмыкиядә район атамасына олыс сүзе кулланыла.
Бүгенге Россиядә Бурятиядә авыллар һәм Якутиядә авыл хуҗалыгы районнары олыс дип атала.
Әдәбият
үзгәртү- Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
- М. Г.Худяков: Очерки по истории Казанского ханства 2013 елның 23 апрель көнендә архивланган.
- ↑ Тэтимол 2015