Калмыкия Республикасы (калмык. Хальмг Таңһч) — Россия Федерациясе эчендә булган республика. Көньяк федераль округына керә.

Калмыкия
Байрак
Илтамга
Башкала Әлиста
Халык саны 269 984 (1 гыйнвар 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 16 май 1992 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Мәскәү вакыты, UTC+03:00, Европа/Мәскәү
Рәсми тел рус теле, Калмык теле
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 75,000 км²
Координатлар 46.57°N 45.32°E Edit this on Wikidata
RU-KL Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Бату Хасиков
Карта
Икътисад
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары

Башкаласы — Әлиста шәһәре.

Чиктәшлек үзгәртү

Як РФ субъекты яки дәүләт
Төньяк-көнбатыш Волгоград өлкәсе
Көнбатыш Ростов өлкәсе
Көнчыгыш Әстерхан өлкәсе
Көньяк Дагстан
Көньяк-көнбатыш Ставрополь крае

Калмыкия Каспий буе түбәнлегенең көнбатыш өлешен, Ергени калулыгының (иң биек ноктасы 222 м) зур өлешен һәм Кума-Маныч иңкүлеген алып тора. Көньяк-көнчыгышта Каспий диңгезе сулары белән юыла.

Файдалы казылмалардан газ, нефть, ташкүмер, тоз, төрле төзелеш материаллары бар.

Климаты кискен континенталь, җәй эссе, коры; кыш суык, аз карлы.

Уртача температура гыйнварда -5°…-8° га кадәр, июльдә +23…+26°. Уртача еллык явым көньяк-көчыгышта 170—200 мм, төньяк-көнбатышта 300—400 мм. Җир өсте сулар аз. Каспий буе түбәнлеге һәм Кума-Манич иңкүлегендә сай тозлы күлләр (Сарпа, Состин, Маныч-Гудило һәм башкалар) бар. Каспий диңгезенең яр буе сазлы камышлык.

Туфраклар нигездә аксым кәстәнә балчыксыл һәм көрән балчыксыл.

Хайваннардан үр куяны, кимерүчеләр, бүре, төлке, көзән, сайгак, кошлардан чүл бөркете, тургай, дүдәк бар; күл вә елгаларда балыклар очрый. Калмыкия территориясендә Кара җирләр тыюлыгы бар.

Административ бүленеш үзгәртү

Шәһәрләр үзгәртү

  1. Әлиста
  2. Городовиковск

Районнар үзгәртү

  1. Городовиковск районы
  2. Ики-Бурул районы
  3. Кетченеры районы
  4. Лагань районы
  5. Кече Дербеты районы
  6. Октябрь районы
  7. Приютное районы
  8. Сарпа районы
  9. Целина районы
  10. Черноземельский районы
  11. Юста районы
  12. Яшалта районы
  13. Яшкүл районы

Мәдәният үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү