Тюльпан (ансамбль)
«Тюльпан», Калмык дәүләт «Тюльпан» җыр һәм бию ансамбле — Калмыкияның башкаласы Элиста шәһәрендә иҗат итүче, дәүләт карамагындагы сәнгать коллективы. Калмык АССРның О.И. Городовиков исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Калмык дәүләт «Тюльпан» җыр һәм бию ансамбле | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Жанр | |
Барлыкка килгән | |
Таркалган | |
Илләр | |
Шәһәр | |
Бүтән исем |
Калмык АССР җыр, бию һәм музыка ансамбле (1937-1943) |
Тел | |
Состав |
16 биюче, оркестрда 8, хорда 4 артист |
http://tulpan-elista.ru/ |
Сәнгать җитәкчесе (2013 елдан) — Валерий Эрдниев, РФ атказанган артисты, РФ хөкүмәте премиясе лауреаты (2013).
Директор — Тюрбя Босхомджиев , КР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тарих
үзгәртү- Калмык дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1937 елның октябренда оештырылган[1].
- Калмык драма театры каршында 44 кешелек калмык милли хоры һәм халык уен кораллары оркестры оештырыла. Ансамбль үз үсешендә республиканың һөнәри сәнгате үсеше баскычларын кабатлый. Оештыручылары — коллективның беренче сәнгать җитәкчесе Николай Рябченко («Бәхет» исемле беренче калмык операсы авторы), үзешчән композитор О.С-Г. Дорджин, хормейстер Надежда Кухаренко, балетмейстер Арзо Ованесян.
- 1938 Сталинград һәм Әстерхан өлкәләрендә беренче чыгышлары уза.
- 1939 ел, март Мәскәүдә «Калмык әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә катнаша.
- 1943 елда, калмык халкын Ерак Көнчыгышка һәм Себергә сөрү нәтиҗәсендә[2], ансамбль эшчәнлеген туктата.
- 1957 елда Элиста шәһәрендә эшчәнлеген торгыза[3].
- 1957 елның 4 ноябренда яңартылган төркемнең беренче концерты уза.
- 1958 елда балетмейстер итеп Зыя Закир улы Фәттахов (Фәктахов) билгеләнә.
- 1959 Төньяк Кавказ курортларында зур чыгышлары оештырыла.
- 1967 II БөтенРоссия хореография коллективларының бәйгесендә (Мәскәү) «Табунчылар ялы» күмәк ирләр биюе (Григорий Чудак куйган) белән катнашып, диплом ала.
- 1970 елда чит илдә (Монголия) беренче гастрольләре уза.
- 1970 Ленинградта «Калмык АССР әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге»ндә катнаша.
- 1972 елда ятхи уен коралында уйнаучылар төркеме оеша.
Чит илдә чыгышлары
үзгәртүМонголия (1970), Чехословакия (1976), Кытай, Лаос, Польша, Һиндстан, Италия, Швейцария, Америка, Франция, Испаниядә колоритлы калмык биюенә сокланалар.
Ансамбль составы
үзгәртү- Биючеләр төркемендә 16, оркестрда 8, хорда 4 артист эшли.
- Фестивальләргә, чит илгә гастрольләргә 45 кешелек төркем бара.
Репертуар
үзгәртүБеренче елларда
үзгәртү- «Вальпургия төне» (Ш. Гуно «Фауст» операсыннан фрагмент)
- «Конек-горбунок» балеты
- «Корсар» балеты
- «Бәхет» бер актлы калмык операсы (Николай Рябченко музыкасы)
- «Калмык сюитасы» балеты (Николай Рябченко музыкасы )
|
|
- «Актүбә елгасы сулары» (Актүбин һолын усн) җыры
- «Кичүдә ялгыз агач» (Һатлһна Һанц модн) җыры
- «Чуар ситсы яулык» (Сартг эрәтә бүшмүд) җыры
- «Кызыл калмыклар җыры» (Улан хальмгин дун) (халык көе, Валентина Джамбинова эшкәртүендә)
- «Җааҗин ундг хоӊһр һалзн мөрн» җыры
- «Деләш» халык җыры
- «Сиңа, бердәнберем» (Иньг, чамдан) халык җыры
- «Һалдма» халык җыры
Яңартылган репертуар
үзгәртү- «Джангар» җырлы-биюле күренеше — дастан эчтәлеге буенча куелган.
- «Оскэ цокдг» хореография күренеше — 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан калмык сугышчыларын данлый.
- «Чичирдык» биюе
- «Ойрат кызлары» биюе
- «Дербет товшуры» биюе
- «Алтын көз» (Алтн тег) җыры
- «Яңа ел» (Вулындун) җыры
- «Йөрәк җыры» (Седклин дун) җыры
- «Дустым минем» (Иньг мини) җыры
Сәнгать җитәкчеләре
үзгәртү- Петр Надбитов, РФ, ЧР, КР атказанган сәнгать эшлеклесе.
- Яков Абрамис , 1957 елдан сәнгать җитәкчесе.
- А.О-Г. Цебеков, 1959 елдан сәнгать җитәкчесе , РФ атказанган сәнгать эшлеклесе.
- Б.Н. Уджаев, РФ мәгариф отличнигы.
- А.Н. Манджиев, КР атказанган сәнгать эшлеклесе.
- А.Б. Манджиева, балетмейстер, КР атказанган артисты.
Катнашкан фестивальләре
үзгәртү- 2004-2006 сәнгать осталарының «Кавказга тынычлык» (Мир Кавказу) фестивале (Ростов).
- 2004-2006 Бөтенрусия милли мәдәниятлар фестивале (Мәскәү).
- 2004-2006 халыкара фольклор фестивальләре (Испания, Португалия, Франция).
- 2006 халыкара халык фестивале (Хух-хото, Кытай).
- 2007 халыкара «Туганлык» милли мәдәниятләр фестивале (Уфа).
- 2007 I төбәкара «Без барыбыз да – бердәм Россия» (Мы все – единая Россия) милли сәнгатьләр фестивале (Тамбов, Россия).
- 2008 Бөтенрусия «Россия җырлары» (Песни России) фестивале (Ерак Көнчыгыш, Себер).
- 2014 ХХII кышкы Олимпия уеннарының (Сочи, Россия) мәдәният пограммасында катнаша.
- 2014, декабрь халыкара «Һималай» фестивале (Дхарамсал, Һиндстан).
- 2015, июнь III халыкара (Россия төбәкләре, Каспий буе илләре) «Каспий-дуслык ярлары» (Каспий-берега дружбы) фестивале (Махачкала, Дагстан).
2014 елның 6 декабренда Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Калмык дәүләт «Тюльпан» җыр һәм бию ансамбленың бердәм концерты оештырыла [4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Калмык АССРның Советлар Берлеге Каһарманы О.И. Городовиков исемендәге дәүләт премиясе.
- БөтенРоссия бәйгеләре дипломанты.
- РСФСР югары шурасы президиумы Мактау грамотасы.
Әдәбият
үзгәртү- Л. Цебиков. Государственный калмыцкий ансамбль песни и танца «Тюльпан». К 75 летию ансамбля. М., 2012.
- Петр Надбитов. Жизнь в вихре танца. Элиста: АПП «Джангар», 2005.
Сылтамалар
үзгәртү- Ансамбльнең рәсми сайты 2016 елның 11 гыйнвар көнендә архивланган.
- «Тибетны саклыйк» порталы
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Решение Комитета по делам искусства при Совнаркоме Калмыцкой АССР от 1 октября 1937 года
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР от 28 декабря 1943 года о ликвидаии Калмыцкой АССР
- ↑ Постановление Совета Министров РСФСР от 22 февраля 1957 года
- ↑ Казан шәһәр порталында