Төп менюны ачу

Калмык теле, ойрат-калмык теле (үз атамасы Хальм́г кел́н) — калмыкларның теле. Калмыкия Республикасының дәүләт телләренең берсе. Калмык телендә сөйләшүчеләр РФ төбәкләрендә (Әстерхан, Ростов өлкәләрендә), Кыргызстанда (Ыссык Күл өлкәсендә) тупланып яшиләр. Шулай ук Көнбатыш Аурупа илләрендә (Алмания, Франция), АКШта (Җерси штаты, Филадельфия) аз санлы калмык телен кулланучылар төркемнәре бар. Барлык илләрдәге калмыкларның гомуми саны 360 800. РФ төбәкләрендә 183 000 калмык яши (2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча). Калмык телендә сөйләшүчеләр 80 500 (2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча). Калмык теленә урта дәрәҗәдә юкка чыгу куркынчы яный[2].

Калмык теле
Үзисем:

Хальм́г кел́н

Илләр:

Русия байрагы РФ

Flag of Kalmykia.svg Калмыкия

Кыргызстан байрагы Кыргызстан
КазакъстанFlag of Kazakhstan.svg Казакъстан
УкраинаFlag of Ukraine.svg Украина
АлманияFlag of Germany.svg Алмания
ФранцияFlag of France.svg Франция
АКШFlag of the United States.svg АКШ

Сөйләшүчеләр саны:

РФ төбәкләрендә 80 546[1]

 Классификация
Төркем:

Ауразия телләре

Монгол телләре
Төньяк монгол төркеме
Көнбатыш монгол төркемчәсе
Язу:

кирилл язуы (РФ)
тодо бичиг (Кытай)

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

кал 260

ISO 639-1:

ISO 639-2:

xal

ISO 639-3:

xal

Калмык теле монгол телләренең көнбатыш төркеменә карый. 3 сөйләше бар: дэрбэт сөйләше, торгут сөйләше, бузау (дон) сөйләше.

РФнең калмык телендә сөйләшүчеләр яшәгән төбәкләре

ФонетикаҮзгәртү

Сузык авазлар өлкәсе (вокализм) үзенчәлекле. Калмык телендә киң, тар һәм аңлаешсыз (кыска, редукцияле) сузыклар бар. Аңкау сингармонизмы күзәтелә. Алгы рәт ӧ, ӱ, борынгы йомык k авазлары, аффрикатлар сакланган. Калмык телендә ирен (лабиаль) гармониясе юк. Ә сузыгы киң кулланыла.

МорфологияҮзгәртү

Калмык телендә 8 килеш бар. Баш килештәге сүзләрнең —нга бетүе, фигыльнең —жана дип бетүче төре, хикәя фигыльнең —хла дип бетүче шартлы төре күзәтелә. Аеручы хикәя фигыльләрдә инкарь итү «уга» кисәкчәсе белән белдерелә.

ЛексикаҮзгәртү

Калмык телендә санскрит-тибет, кытай, төрки, урыс телләреннән кергән алынмалар шактый күп.

АлфавитҮзгәртү

A a Ә ә Б б В в Г г Һ һ Д д Е е
Ё ё Ж ж Җ җ З з И и Й й К к Л л
М м Н н Ң ң O o Ө ө П п Р р С с
Т т У у Ү ү Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ш ш
Щ щ ъ Ы ы ь Э э Ю ю Я я
Викисүзлектә калмык теле сүзләре исемлеген «Калмык теле» төркемендә табып була.

1648-1924 елларда калмыклар тодо бичиг дип аталучы гомумойрат (монгол) язуыннан файдаланган, язма әдәбият та әлеге язуда барлыкка килгән. Ойрат әдәби телендә XVII-XIX гасырларда иҗат ителгән язма истәлекләр сакланган. 1924 елда урыс графикасы нигезендә әлифба кабул ителә. 1931-1938 елларда калмыклар латин язуын кулланган. 1939 елдан урыс графикасындагы әлифба кертелә.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 12 (Исл-Кан). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-343-9

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Биткеева А.Н. Калмыцкий язык в современном мире. М., 2006.
  2. Убушаев Н.Н. Диалектная система калмыцкого языка. Элиста, 2006.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү