Тибет (тибетчә བོད་, Вайли bod, бө, кытайча 西藏 Сиҗан) — Тибет таулыгында урнашкан Үзәк Азиянең төбәге. Тибет теленә һәм Тибет буддизмына хас булган мәдәни һәм дини уртаклык булып тора.

Тибет
тибетчә བོད་
кытайча 西藏 Сиҗан
Вакыт

VII гасыр - хәзерге вакыт

Урнашу

КХҖ көньяк-көнбатышында

Халык саны

10,5 млн

Мәйданы

1,2 млн км²

Керә

Тибет мохтари районы һәм Юньнань, Сычуань, Цинхай һәм Ганьсу вилаятләрендәге мохтари бүлгеләр буларак Кытай Халык Җөмһүриятенә керә

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Тибет

Асаба халык - тибетлылар.

1950 елдан Тибет мохтари районы һәм Юньнань, Сычуань, Цинхай һәм Ганьсу вилаятләрендәге мохтари бүлгеләр буларак Кытай Халык Җөмһүриятенә керә. Әлеге төбәкләр арасында Тибетның тарихи өлкәләре - У-Цанг, Кам һәм Амдо бүленгән.

Лхаса - Тибетның тарихи башкаласы һәм Тибет мохтари районының мәркәзе булып тора.

1950 елда Чамдос хәрби операциясе нәтиҗәсендә Тибет төбәге Кытай гаскәре тарафыннан яулап алынган, бу факт әлегә катлаулы һәм каршылыклы мәсьәлә булып кала бирә.

Һиндстанның Дарамсала шәһәрендә Тибет сөргендәге хөкүмәте урнашкан, 2002 елга кадәр аның җитәкчесе дөньяда танылган һәм хөрмәтле шәхес Далай-лама XIV булды.

Җәгърәфия

үзгәртү

Гомуми мәйданы — 1,2 млн км².

Диңгез өстеннән уртача биеклеге - 4000 м.

Тибет территориясендә берничә бөек елгалар башы урнашкан, мәсәлән Ярлунг-Цангпо (Брахмапутра), Ма-Чу (Хуанхэ), Джи-Чу (Янцзы), Сенге-Цангпо (Инд), Пунг-Чу (Арун), Наг-Чу (Салуин) һәм Дза-Чу (Меконг).

Иң зур күлләре: Цонаг, Нам-Цо, Ямджо-Юмцо, Мапам-Юмцо (Маносаровар күле), Мигриггъянгҗам-Цо.

Уртача температурасы: 14 °C июльдә һәм −4 °C гыйнварда.

Файдалы казылмалар: 126 төрле минерал, шул исәптән бура, уран, тимер, хромит, алтын, литий, боксит, бакыр, күмер, тоз, слюда, аккургаш, нефть һ.б.

Тибетлылар күбесенчә авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Тибетта торучы кытайлылар идарә, сәүдә, хезмәт күрсәтү тармакларында эшлиләр.

Сәяси сәбәпләр буенча тибетлылар төгәл халык саны билгесез. Тибет сөргендәге хөкүмәтенә караганда 6 миллион тәшкил итә.

Тибетны Кытай яулап алганга кадәр тибетлылар күбесенчә дини белемгә ия булган.

Тибетта төп дин — буддизм. Азчылык (10 %) халык динен тота. 5 мең мөселман, 700 христиан (католиклар) бар.

Тибет милли гимны

үзгәртү

སྲིད་ཞིའི་ཕན་བདེའི་འདོད་རྒུ་འབྱུང་བའི་གཏེར།

ཐུབ་བསྟན་བསམ་འཕེལ་ནོར་བུའི་འོད་སྣང་འབར།

བསྟན་འགྲོའི་ནོར་འཛིན་རྒྱ་ཆེར་སྐྱོང་བའི་མགོན།

འཕྲིན་ལས་ཀྱི་རོལ་མཚོ་རྒྱས།

རྡོ་རྗེའི་ཁམས་སུ་བརྟན་པས།

ཕྱོགས་ཀུན་བྱམས་བརྩེས་སྐྱོང༌།

གནམ་བསྐོས་དགའ་བ་བརྒྱ་ལྡན་དབུ་འཕང་དགུང་ལ་རེག །

ཕུན་ཚོགས་སྡེ་བཞིའི་མངའ་ཐང་རྒྱས།

བོད་ལྗོངས་ཆོལ་ཁ་གསུམ་གྱི་ཁྱོན་ལ་བདེ་སྐྱིད་རྫོགས་ལྡན་གསར་པས་ཁྱབ།

ཆོས་སྲིད་ཀྱི་དཔལ་ཡོན་དར།

ཐུབ་བསྟན་ཕྱོགས་བཅུར་རྒྱས་པས།

འཛམ་གླིང་ཡངས་པའི་སྐྱེ་རྒུ་ཞི་བདེའི་དཔལ་ལ་སྦྱོར།

བོད་ལྗོངས་བསྟན་འགྲོའི་དགེ་མཚན་ཉི་འོད་ཀྱི།

བཀྲ་ཤིས་འོད་སྣང་འབུམ་དུ་འཕྲོ་བའི་གཟིས།

ནག་ཕྱོགས་མུན་པའི་གཡུལ་ལས་རྒྱལ་གྱུར་ཅིག།

Изге теләкләрнең аклыгы,

Сибә нурын Будда гыйззәте.

Дөньялар асылы саклыгы,

Миссия диңгезе,

Ваҗра кодрәте.

Җир кочагында

Йөз шатлыкның мәхәббәткә уралган

Таҗы күккә кагыла.

Дүрт изге хакыйкать хозурында чәчәк аткан

Өч төбәк нур ала.

Будда тәгълиматы

Ун тарафта сугара дин һәм сәясәт илен.

Булсын тормыш имин хөрлектә,

Тибет илендә Будда дине —

Кара көчләрдән өстенлектә.

­АҢЛАТМАЛАР:

Ваҗра — илаһият кулындагы корал.

Йөз шатлык — буддачылыкта бәхет-уңыш китерә дип санала торган нәрсәләр.

Дүрт изге хакыйкать — Будда тәгълиматының нигезенә салынган тәшкиләтләр (газап, нәфес, нирвана, газаплардан котылуга илтә торган юл).

Ун тараф — буддачылыкның ун әхлакый-этик кагыйдәсе.

Өч төбәк — гомуми мәйданы 1,2 миллион квадрат чакрым булган Тибетта җирле телнең өч диалекты нигезләнгән провинцияләр. Бүгенге кытай баскынчылары аларның икесен Тибет мохтариятенә кертми, узган гасырда кытайлыларны күпләп күчереп утыртканнан соң, биредә тибетлылар азчылыкта калган. Бары тик көнбатыштагы, Тибет башкаласы урнашкан Лһаса төбәгендә генә җирле халык зур күпчелектә. Биредәге уку йортларының 98 процентында белем бирү тибет телендә, ә кытай телен... чит телләрнең берсе буларак өйрәнәләр. Пекин әлегә моңа кагылырга батырчылык итми.

Шулай ук карарга мөмкин

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү