Чиңхәй

(Цинхай битеннән юнәлтелде)


Чиңхәй ( кыт. гад. 青海, пиньинь: Qīnghǎi, салар. Gökdeñiz/Çiñxey) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк-көнбатыш өлешендәге провинция.

Чиңхәй
Башкала Синин
Халык исәбе 5 923 957 (2020, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 1928
Вакыт зонасы UTC+08:00
География
АТБ Кытай
Мәйдан 696,700 км²
Координатлар 35°N 96°E Edit this on Wikidata
CN-63
Сәясәт
Хөкүмәт башлыгы Лю Нин, У Сяоцзюнь
Карта
Финанс
ТМП 300 590 миллион юән Edit this on Wikidata

Башкаласы — Шиниң (Синин) шәһәре.

ГеографияҮзгәртү

Җир өсте, нигездә, тау һәм тигезлекләрдән гыйбарәт. Сайдам иңкүлеге төньяктан Нәншән һәм Алтынтау, көньяктан Куньлун таулары белән уралган. Көньяграк Тибет таулыгының төньяк-көнчыгыш өлешләре урнашкан.

Климаты киксен континенталь, кыш суык, җәй салкынча. Еллык явым 300–500 мм. Чиңхәй террториясендә Янцзы, Хуаңхе, Мекоң елгаларның югары агымнары урнашканнар. Күлләр күп, иң эресе — Чиңхәй күле (яки Кукунор күле). Нәкъ менә бу кытайча атамасында диңгез иероглифы булган тозлы күл провинциягә исемне биргән.

ТарихҮзгәртү

312 елда Чиңхәй күле тирәсендә сяньби-монголлар (монгорлар) тарафыннан Тогон дәүләте нигезләнгән. Ул 663 елда тибетлар тарафыннан басып алганчыга хәтле яшәп килгән. XVI гасырның башында төньяк-көнчыгыш Чиңхәйгә тумат-монголлар бәреп керәләр. 1724 елдан Чиң империясе тарафыннан басып алынган. 1928 елдан — Кытайның Чиңхәй провинциясе.

ХалыкҮзгәртү

2010 ел жаисәбе буенча, провинциядә 5626722 кеше яши, шул исәптә кытайлылар — 2983521 кеше (53,02%), тибетлылар — 1375059 кеше (24,44%), хуэйлар — 834298 кеше (14,83%), ту (монгорлар) — 204412 кеше (3,63%), саларлар — 107089 кеше (1,90%), монголлар — 99815 кеше (1,77%).

Шуның өстенә җанисәп провинциядә 2 татарны теркәлгән.[2]

Административ бүленешҮзгәртү

Харита # Исем Кытайча
Пиньинь
Халык саны (2010)
 
округ дәрәҗәдәге шәһәрләр —
3 Шиниң
(башкала)
西宁市
Xīníng Shì
2,208,708
4 Хәйдуң 海东市
Hǎidōng Shì
1,396,846
— Мөхтәри округләр —
1 Хәйши монгол-тибет мөхтәри округы 海西蒙古族藏族自治州
Hǎixī Měnggǔzú Zàngzú Zìzhìzhōu
489,338
2 Хәйбей тибет мөхтәри округы 海北藏族自治州
Hǎiběi Zàngzú Zìzhìzhōu
273,304
5 Хәйнән тибет мөхтәри округы 海南藏族自治州
Hǎinán Zàngzú Zìzhìzhōu
441,689
6 Хуаңнән тибет мөхтәри округы 黄南藏族自治州
Huángnán Zàngzú Zìzhìzhōu
256,716
7 Юшу тибет мөхтәри округы 玉树藏族自治州
Yùshù Zàngzú Zìzhìzhōu
378,439
8 Голог тибет мөхтәри округы 果洛藏族自治州
Guǒluò Zàngzú Zìzhìzhōu
181,682

ИкътисадҮзгәртү

Авыл хуҗалыгында көтүлек терлкчелеге. Нигездә, сарык һәм кәҗә асрала. Терлкчелекнеңтөп продукты — йон һәм ит. Игенчелек белән елга үзәннәрендә шөгыльләнәләр. Бөртеклеләр, рапс, бәрәңге һәм бакча культуралары үстерелә. Нефть, тоз, кургашын һәм тутыя мәгъдәннәре чыганаклары табылган. Нефть эшкәртү заводлары, металлургия һәм машина төзү сәнәгате, авыл хуҗалыгы продуктларны эшкәртү эшханәләре бар.

ИскәрмәләрҮзгәртү