Саларлар (салар. Salır, صَالاذُ) — Кытайның аз санлы этник халкы, төрки телләрнең угыз төркеменә кергән салар телендә сөйләшәләр. Салар теле Чүнхуа Салар мөхтәри өязенең (салар. Göxdeñiz Velayat Yisır Salır Özbaşdak Yurt) рәсми теле булып тора[2]. Салар теленең 2008 елга кадәр язуы булмаган, шуңа күрә аларда авыз иҗаты үсеш алган. 2000 елгы җанисәп буенча, Кытайда 104 503 салар кешесе[3] бар. Алар күмәкләшеп Кытайның Чиңхәй (Хәйдуң округынә керүче Чүнхуа Салар мөхтәри өязендә, Хуалун-Хуэй мөхтәри өязендә), Гәнсу (Җишишан Баоан Доңшияң һәм Салар мөхтәри өязе) провинцияләре чигендә, Кытай Сары елгасының ике як яры буйлап, Шеңҗанда (Или Казакъ мөхтәри округы) яшиләр. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр. Саларларның күпчелеге — сөнни мөселманнар, азчылыгы — буддачылык тарафдары.

Саларлар
гомуми сан

165 159 (2020)[1]

яшәү җире

КХҖ КХҖ

Чиңхәй 63 859 (Чүнхуа Салар халкының 61,4 % ы)
Гәнсу
Шеңҗан 3 762 (Шеңҗан халкының 0,020 % ы)
Теле

салар, кытай

Дине

ислам (сөнниләр), буддачылык

Кардәш халыклары:

төрекмәннәр, тибетлар, кытайлар

 Саларлар Викиҗыентыкта
 
Саларлар яши торган Чиңхәй провинциясе

Көнбатыш төрки каһанлыгы угыз төркиләренең Салур кабиләсеннән чыкканнар. Тан династиясе хакимлек иткәндә, салурлар хәзерге Кытай чигендә яшәгәннәр, аннары Үзәк Азиягә юнәлгәннәр. Салар халкының борынгы бабалары булган бертуган Гараман (Garaman) белән Ахман кайчандыр Сәмәрканд тирәсендә яшәгәннәр. XIII гасырда җирле хакимнәр белән килеп туган каршылыктан качып, ике бертуган кабиләдән 18 кешене һәм кулъязма Коръән алып, ак дөяга атланып[4], төньяктан Тянь-Шань тауларын кичеп чыга, көнчыгышка борыла һәм хәзерге Сәхе (Xiahe) өязе җирләренә килеп җитә. Легенда буенча, Сары елга буена кичке утлауга киткән ак дөя иртәнгә ак ташка (вариант: чишмәгә) әверелә, күчмәннәр яшәү өчен шушы таш (чишмә) тирәсендәге җирләрне сайлыйлар. Соңрак Сәмәркандтан качкан тагын 40 кеше, көньяктан Тянь-Шань тауларын кичеп чыга, аларның уникесе Чиңхәй җирләрендә урнашып кала, калган 28 кеше Чүнхуа җирендә Гараман кешеләре белән очраша, җирле тибет, хуэй, монгол, хань кешеләре белән кушылып, хәзерге салар халкын барлыкка китерәләр.

Мин династиясе

үзгәртү

Салар халык авыз иҗатында сакланып калган легенда буенча, салар халкының борынгы бабалары Сәмәркандтан Тибет тирәсенә 1370 елда килеп җиткән. 1370 елда Мин династиясе хакимияте салар халкының 4 кабиләсеннән берсенең башлыгы Гараман улы Гомәрнең улы Хан Баога йөзбашы дәрәҗәсе бирә. Кабилә кешеләре Хан фамилиясен йөртә башлый. Икенче кабилә башлыгы Шанба Ханга шулай ук йөзбашы дәрәҗәсе бирелә, аның кабиләсе Ма фамилиясен ала. Салар халкы янәшәсендә яшәгән җирле тибет, хуэй, монгол, хань кешеләре белән кушылып, яңа гаиләләр корсалар да, ислам динендә калганнар, хәтта янәшәдә яшәүче кайбер тибет кабиләләре дә алар йогынтысында исламга күчкән. Мин династиясе хакимияте саларларның җирле идарәсенә тыкшынмаган, даими рәвештә (17 тапкыр) хәрби хезмәткә чакырып торган, Цин династиясе 7 тапкыр чакырган.

1781 елда салар халкы Цин династиясенә каршы баш күтәргән, шунда халыкның 40 % ы тирәсе һәлак булган. Фетнәдә катнашучыларның бер төркемен хакимият Шеңҗанга (хәзерге Или Казакъ мөхтәри округы) сөргән, шуннан бирле анда салар халкының бер өлеше (~4 мең кеше) яшәп ята, салар теленең янәшәдәге уйгыр һәм казакъ телләренең йогынтысын кичергән бер диалектында сөйләшәләр.

Салар халкы 1880 елларда кабынып киткән Салар фетнәсендә, 1895 елда Дуңган фетнәсендә катнаша.

Икенче кытайяпон сугышында (1937-1945) саларлар аерым атлы гаскәрдә хезмәт итә, японнарны җиңүгә зур өлеш кертә.

1947-1948 елларда Монголия белән Кытай арасындагы чик буе конфликтларында (Байтак-Богдо) саларлар Оспан-батыр (1891-1955) гаскәрендә катнаша.

Кытайда Мәдәният инкыйлабы вакытында, башка мөселман халыклары кебек үк, саларлар эзәрлекләүләргә дучар ителә, аларны кытай телле Хуэй милләтенә кертеп саный башлыйлар.

Мәдәният

үзгәртү

Нәкышбәндия тәрикатен тоталар. Күчмә төрекмән гореф-гадәтләрен, бигрәк тә төрекмән музыкасын онытканнар. Тибет яки моголларның мәдәниятен үзләштергәннәр.

Саларлар арасында гаилә кору - өйләнү мәсәләсендә экзогамия (бер кабилә вәкилләре арасында өйләнешүне тыю) өстенлек итә.

Саларлар тырыш, булдыклы халык, игенчелек (карабодай, солы, ясмык, бодай үстерү) һәм бакчачылык белән шөгыльләнәләр.

Салар ир-аты киеме төбәктәге башка мөселман халыкларныкына охшаш. Ак күлмәк, кара түбәтәй, камзул кияләр, сакал йөртәләр (Кытайда озын сакал йөртү тыелган).

Кияүгә чыкмаган кызлар чуар кытай киемнәре кисә, кияүдәге хатыннар гадәти милли киемгә өстенлек бирә, башларына ак яки кара төстәге япма (фата) яба.

Элегрәк кыз балаларга ир балалар белән бергә уку рөхсәт ителмәгән.

Хатын-кызлар гына уйный торган кухуа дип аталаган кыллы уен кораллары бар. 2010 елның 21 мартында беренче мәртәбә «Нәүрүз» бәйрәме уздырганнар.

Салар теле

үзгәртү
Төп мәкалә: Салар теле
 
Салар байрагы

Гасырлар буена угыз телләренә керүче төрекмән теле белән охшаш салар телен саклап калганнар. Ләкин телнең 20 % лексикасы янәшәдәге кытай теленнән, 10 % ы тибет теленнән алынган. 1990 елның азагына 89 мең саларның 60 меңенең туган телен белүе ачыкланган. Саларларның күпчелеге кытай телен белә, 2008 елга кадәр язма салар теле булмагач, кытай иероглифларын кулланып килгәннәр. 2008 елда латин язуы нигезендә салар әлифбасы әзерләнә. Шулай ук гарәп графикасы да кулланыла. Кытай һәм тибет алынмалары белән чуарланган Чиңхәй дәге салар диалекты белән уйгыр һәм казакъ телләренең йогынтысын кичергән Шеңҗан диалекты бер-берсеннән нык аерыла, алар бер-берсен аңламаска да мөмкин, шулай ук уйгырлар да салар телен аңламауларын әйтәләр.

Салар Коръәне

үзгәртү
  Тышкы рәсемнәр
  VIII гасырда күчерелгән дип уйланылучы Коръән турында.(ингл.)
 
Салар халкының Коръәне

Саларларның борынгы бабалары белән килгән кулъязма Коръән бүген дә исән, Чүнхуа Салар мөхтәри өязендә мәчет сейфында саклана, елына 10 мәртәбә генә мөселманнарга күрсәтелә. 1958 елда Чиңхәй провинциясе хөкүмәте тарафыннан яхшырак саклау өчен башкала Пекинга җибәрелгән Коръән салар халкы үтенече буенча 1982 елда яңадан Чүнхуа Салар мөхтәри өязенә кайтарылган[5]. VIIIXIII гасырларда күчерелгән дип исәпләнүче 867 битле, 2 томлы изге китапка Нанкин музее реставрация уздырган[6][7]/

Чыганаклар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Тенишев Э.Р. Строй саларского языка. М.: Наука, 1976. (рус.)
  2. Jonathan N. Lipman. Familiar Strangers: A History of Muslims in Northwest China. Hong Kong University Press, 1998. ISBN 9622094686 (ингл.)

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү