Мекоң, Меконг (лао телендә "елгалар анасы" дигән сүз, югары агымында тибетча Зачү (Дза-Чу), урта агымында кытайча Лансаңҗән, "ярсулы елга" дип атала) — Һиндкытай ярымутравындагы иң зур елга, Кытай, Лаос, Камбоҗа, Вьетнам территориясеннән ага, өлешчә Лаос белән Мьянма вә Таиланд арасындагы чик вазыйфасын да башкара.

Мекоң
География
Ил Кытай, Мьянма, Таиланд, Лаос, Камбоҗа, Вьетнам
ДДӨБ 1 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 33°42'31"тн, 94°41'44"кнч, 10°11'24"тн, 106°45'0"кнч, 31°7'56"тн, 97°10'40"кнч
Tarddiad Тибетское нагорье, Zha'a Qu Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Көньяк Кытай диңгезе Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 810 000 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 4350 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 15 000 м³/с Edit this on Wikidata
Карта
Дитәлләр
Мирас статусы Рамсар җире Edit this on Wikidata

Озынлыгы 4500 км, бассейнының мәйданы 810 мең км². Тибет таулыгындагы Таңла сыртыннан башланып, Син-Тибет тауларының тирән тарлавыклары аркылы Камбоҗа тигезлегеннән ага. Юлы күп бусагалы. Камбоҗа тигезлегенә чыкканда зур шарлавык (биеклеге 21 м) хасил иткән. Көньяк Кытай диңгезенә сазланган делтә (мәйд. 70 мең км²) хасил итеп коя. Биредә елганың исеме вьет телендә Sông Cửu Long, ягъни "Тугыз аждаһа елгасы" дип атала. Төп кушылдыклары: уң — Мун, Тонлесап; сул — У, Тхан, Сан. Пномпень шәһәре янында уртача су чыгымы 13,2 мең м³/сек.

Елга, нигездә, мәүсими яңгырлардан, югары агымында кар һәм боз эрүеннән су ала, бу вакытта су кимәле 10–15 метрга күтәрелә, су чыгымы исә 30 мең м³/сек.га җитә. Ташкыннар еш була. Тонлесап күле елга агымын тәртипкә салып тора. Елга кою урыныннан 700 км, ташулар вакытында 1600 км аралыкта (Вьентян шәһәренәчә) көймәләр йөрешле. Диңгез көймәләре Пномпень шәһәренәчә (130 км) керә ала. Балыкка бай, су кошлары күп, крокодиллар бар. Мекоң ярларында Луаң-Прабаң, Вьентян (Лаос), Пномпень (Камбоҗа) шәһәрләре урнашкан.