Әллүки (әдәби берләшмә)

әдәби берләшмә (КФУ, Казан, Татарстан, Россия)

«Әллүки»Казан дәүләт университетында (2009 елның 21 октябреннән ― Казан (Идел буе) федераль университетында) укучы студент яшьләрнең әдәби иҗат берләшмәсе. Егерменче гасырның илленче елларында барлыкка килеп, сиксәненче елларында тукталган берләшмә, 2003 елның сентябрендә шагыйрь Ленар Шәех инициативасы белән яңадан оеша.

«Әллүки»
Нигезләү елы

1944

Урнашуы

420012, РФ, ТР, Казан, Кремль урамы, 18 ―
Казан (Идел буе) федераль университеты

Төп фигуралар

Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Халисә Ширмән, Салават Кадыйров

Эшләү сферасы

әдәби берләшмә

Әгъзалар саны

~50

Тарих үзгәртү

 
«Милли моңнар» («Әллүки») шигыре авторы бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886―1913)

1944 елның сентябрендә КДУның тарих-филология факультеты каршында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Әлеге бүлек студентларыннан оештырылган түгәрәктән башланган иҗат берләшмәсенең исеме Габдулла Тукайның «Милли моңнар» шигыре сүзләренә татар халык көенә салынган җыр хөрмәтенә «Әллүки» дип атала.

  1944 елның көзендә тарих-филология факультеты каршында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылды. Бүлек каршындагы әдәбият түгәрәгенә йөри башладым. Кызларга ияреп, Тукай клубында үткәрелә торган әдәби җомгаларга барам. Күңелле анда. Исемнәрен китаптан гына укып белгән язучылар фронтттан кайта. Өсләрендә хәрби кием, күкрәкләрендә орден һәм медальләр. Сәхнәгә чыгып яңа шигырьләрен укыйлар[1]
 

Габдулла Тукай
«Милли моңнар»

...Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, диде, Әллүки!»
1909

Яңадан оешу үзгәртү

2003 елның 24 сентябрендә шагыйрь, университетның татар филологиясе һәм тарихы факультеты студенты Ленар Шәех инициативасы белән факультет кысаларында яңадан оеша. Иҗат берләшмәсенең язучылар ягыннан җитәкчесе Галимҗан Гыйльманов, студентлар ягыннан җитәкчесе Ленар Шәех була. Соңрак иҗат берләшмәсенең студентлар ягыннан җитәкчеләре Рифат Сәлах, Булат Ибраһим була.

«Тәрәзә» газетасы үзгәртү

Төп мәкалә: Тәрәзә (газета)

Әдәби-иҗат берләшмәсе тарафыннан 2003 елда «Тәрәзә» газетасы оештырыла. Баш мөхәррире ― Ленар Шәех, 2010 елдан ― Булат Ибраһим. Газетада университет хәбәрләре белән беррәттән әдәби берләшмә әгъзалары булган КДУ студентларының иҗат үрнәкләре (шигырьләр, хикәяләр һәм кечкенә драма әсәрләре) басыла. 2011 елда газетаның соңгы саны чыга. Казан дәүләт университеты федеральләшү нәтиҗәсендә татар студентлары өчен «Дарелфөнүн» газетасы чыгарыла.

Хәзерге вакыт үзгәртү

Хәзерге вакытта (2021) Әллүкине язучы, галимә Халисә Ширмән, студентлар ягыннан Салават Кадыйров җитәкли.

Ярты гасырдан артык вакыт эчендә яшь иҗатчыларның төп очрашу урыны үзгәрми. Бихисап шагыйрь һәм язучы Казан (Идел буе) федераль университетында каләмнәрен ныгыта, фикердәшләр таба. «Әллүки»челәр рәтенә кергән яшьләр иҗади кичәләр, остаханәләр, бер-берсенең иҗаты буенча фикер алышу оештыра. Берләшмә тарафыннан оештырылган чараларга танылган язучылар, шагыйрьләр, каләм осталары журналистлар чакырыла. «Әллүки»челәр үзләре дә Язучылар берлегенә сәяхәт кыла. «Әллүки»челәрнең иҗат үрнәкләре «Идел», «Ялкын», «Казан утлары», «Сөембикә» журналларында, «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» газеталарында дөнья [1].

Хәзерге «Әллүки»челәрнең күбесе ― КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары, аз гына башка бүлекләрдән дә катнашучылар бар. Пандемия сәбәпле, 2020―2021 ел очрашулары онлайн формада уза. «Әллүки»челәр иҗат үрнәкләрен социаль челтәрләргә куя башлый, бер-берсенең иҗатын шуннан күзәтеп бара[1].

Әдәбият үзгәртү

  • «Әллүки» «Тәрәзә»сеннән киң әдәбият офыкларына очыш. Журнал «Мәгариф» (1 февраля 2017).
  • «Әллүки». // Сәрбиназ Шәйхелова. Яшьләр, җыелабыз! «Идел», 2021 ел, июнь, 14-15нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Сәрбиназ Шәйхелова. Яшьләр, җыелабыз! «Идел», 2021 ел, июнь, 14-15нче бит.