Рифат Сәлах
Pифат Сәлах, тулы исеме Рифат Гали улы Сәлахов (1987 елның 8 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Яңа Чәчкап) — татар шагыйре, 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Рифат Сәлах | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рифат Гали улы Сәлахов |
Туган | 8 июль 1987 (35 яшь) Яңа Чәчкап, Буа районы Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | шагыйрь |
Бүләк һәм премияләре | Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге бүләге иясе (2013), Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының Мактау Грамотасы (2015). |
Сайт | http://vk.com/rifatsalah |

Тормыш юлыҮзгәртү
Рифат Гали улы Сәлахов 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында эшче һәм укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004-2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала.
ИҗатҮзгәртү
Рифат Сәлах тел-әдәбият белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Беренче шигырен бишенче сыйныфта яза. Унынчы-унберенче сыйныфларда белем алганда, район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларда катнаша.
Ул 2004 елдан актив иҗат итә башлый. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсендә чыныгу ала. 2007-2009 елларда әлеге берләшмәнең студентлар ягыннан җитәкчесе була.
Студент чагында Казан дәүләт университетының татар студентлары газетасы «Тәрәзә»не чыгаруда катнаша. 2006-2009 елларда әлеге газетаның баш мөхәррире урынбасары булып эшли.
Татарстан Республикасы Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Иделем акчарлагы — 2005» конкурсында шигърият буенча беренче урынга, «Иделем акчарлагы — 2006»да «Гран-прига», Казан дәүләт университеты үткәргән Идел-Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесе «Шигъри Сабантуй — 2006» — икенче, «Шигъри Сабантуй — 2008»дә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек була. Шигырьләре матбугатта даими басыла, «Безнең гәҗит», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре» газеталарында мәкаләләре дөнья күрә.
Азәрбайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә[1]. 2016 елның апрелендә «Аразбары» исемле тәрҗемә китабы чыга.
ЭшҮзгәртү
- 2009 елның март-апрель аенда "Акчарлак" газетасында юрист.
- 2009—2010 "Идел" журналында бүлек мөхәррире.
- 2011-2012 "Шәһри Казан" газетасында бүлек мөхәррире.
- 2012-2013 "Дарелфөнүн" газетасы баш мөхәррире.
- 2013-2014 Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге җитәкчесе.
- 2016 елдан Татарстан китап нәшриятында мөхәррир.
Төп басма китапларыҮзгәртү
- Күңел бөртекләре: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Ә.Рәшит. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 111 б. — 2000 д.
- Яшел ай: шигырьләр / кереш сүз авт. Л.Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 144 б. — 2000 д.
- Ташта үскән гөлләр : шигырьләр / Рифат Сәлах. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. — 143 б. — 2200 д.
- Кызыл юл / Алый путь : шигырьләр / Рифат Сәлах. — Казан: Ак бүре, 2015.
- Ак фәрештә: шигырьләр / Рифат Сәлах. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. — 144 б. — 2500 д.
- Чәчәк яраткан песи : балалар өчен шигырьләр / Рифат Сәлах. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. — 36 б. — 2500 д.
- Мин — хыялың синең!.. : шигырьләр / Рифат Сәлах. — Казан : Татар. кит. нәшр., 2021. — 287 б. — 1200 д.
ӘдәбиятҮзгәртү
- Зәйдулла Р. Шигырьләргә кереш сүз // Идел. — 2005. — № 10. — 32 б.
- Батулла Р. Сихрилек //Мәдәни җомга. — 2006. — 9 июнь.
- Латыйпова А. Законны да шигырь итеп язып була... // Ватаным Татарстан. — 2006. — 8 дек.
- Рәшит Ә. Гомерләрнең кызыл юлы // Мәдәни җомга. — 2007. — 7 сент.
- Зәйдулла Р. Яңгыравык балчык // Идел. — 2008. — № 2. — 36-37 б.
- Газизова Э. Илһам вакытны сорап килми... // Афәрин. — 2008. — № 12. — 26-27 б.
- Зарипова А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын // Мәдәни җомга. — 2009. — 5 июнь.
- Габдрахманова Г. Иҗат — яшәү рәвешем // Шәһри Казан. – 2009. – 22 июль.
- Фәизова Ф. Ай яшел дә була икән // Ватаным Татарстан. – 2009. – 19 декабрь.
- Шәех Л. Яшьнәп яшәргә омтылу // Мәдәни җомга. – 2010. – 5 февраль.
- Шәех Л. Яшьләр китап яза // Мәдәни җомга. – 2010. – 14 май.
- Хәсәнова К. Бар кешене яратам! // Мәгърифәт. – 2010. – 13 август.
- Мөхәммәтҗанова С. Мин туганчы дөнья башка булган, Мин дөньяга килгәч, үзгәргән… // Мәгариф. – 2017. – №4.
- Кәбиров М. Шул ук кояш, ләкин яңа көн... // Шәһри Казан. – 2019. – 13 июнь.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2013 — Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге бүләге
- 2015 — Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының Мактау Грамотасы
- 2020 — Саҗидә Сөләйманова премиясе (кызыксындыру премиясе) — «Ак фәрештә» шигырьләр җыентыгы өчен[2]
ЧыганакларҮзгәртү
- Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009 ел.
Тышкы сылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ «Казан утлары» сайтында(үле сылтама)
- ↑ Әдәби бүләкне кем ала? «Мәдәни Җомга», 2020 ел, № 39, 3нче бит