Тәрәзә (газета)

(«Тәрәзә» газетасы битеннән юнәлтелде)

"Тәрәзә" - татар студентлары газетасы. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында "Әллүки" әдәби-иҗат берләшмәсе тарафыннан 2003 елда оештырыла.

Газетаның идея авторы, нигезләүчесе, баш мөхәррире Ленар Шәех була. Ул газетага материалларны җыеп, аларны редакцияләп кенә калмый, аны үзе биткә дә сала, Татарстан, Башкортостан уку йортларына таратуны оештыра. 50 данәле факультет басмасыннан ул 1000 тиражлы университет газетасы дәрәҗәсенә күтәрелә[чыганагы?]. "Тәрәзә"дә университет хәбәрләре белән беррәттән КДУ студентлары иҗат иткән шигырьләр, хикәяләр һәм драма әсәрләре дә басыла.

2010 елдан "Тәрәзә"нең баш мөхәррире Булат Ибраһим була. 2011 елда газетаның соңгы саны чыга. Казан дәүләт университеты федеральләшү нәтиҗәсендә татар студентлары өчен "Дарелфөнүн" газетасы оеша.