Булат Ибраһим

татар шагыйре

Булат Ибраһим, тулы исеме Булат Хәким улы Ибраһимовтатар шагыйре, 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хезмәткәре[1]. Муса Җәлил премиясе лауреаты (2021).

Булат Ибраһим

Тугач бирелгән исеме: Булат Хәким улы Ибраһимов
Туу датасы: 19 октябрь 1990(1990-10-19) (33 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Атабай
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 2010х. в.
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: Муса Җәлил премиясе

Тормыш юлы үзгәртү

Булат Хәким улы Ибраһимов 1990 елның 19 октябрендә Татарстанның Лаеш районы Атабай авылында туа. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2008-2013 елларда Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарих факультетында белем ала.

Төп басма китаплары үзгәртү

  • Балык теле: шигырьләр/ Булат Ибраһим. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2014. 111 б
  • Шагыйрь: шигырьләр=Поэт: стихи/ Булат Ибраһим [Сүрәя Гайнуллина тәрҗ.]. – Казан: “Ак бүре” нәшр, 2015. – 111 б.
  • Безнең эзләр: шигырьләр=Наши следы: стихи/ Булат Ибраһим [Сүрәя Гайнуллина тәрҗ.]. – Казан: “Ак бүре” нәшр, 2016. – 96 б.
  • Утырып сөйләшик әле бер.../ Булат Ибраһим. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2021. - 63 б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2015 — "Йолдызлы билет" Халыкара әдәби премиясе лауреаты
  • 2021 — Муса Җәлил премиясеяңа буын татар шигъриятендә әдәби-эстетик кыйммәтләр өчен[2]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Альбина, 2018 елның 10 августында туй иткәннәр. Кызы Айбикә (2020)[3].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү