Сона Вәлиева, Сона Мөхәммәт кызы Вәлиева , әзери. Sona Məhəmməd qızı VəliyevaАзәрбайҗан язучысы, филология буенча фәлсәфә фәннәре докторы, тарихи «Kaspi»/«Каспiй» газетасын яңадан гамәлгә куючы (1999).

Сона Вәлиева
Туган телдә исем Сона Мөхәммәт кызы Вәлиева
Туган 1962(1962)
Азәрбайҗан ССР Нахчыван АӨ Шәрүр районы
Милләт азәрбайҗан
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Әзербайҗан Әзербайҗан
Һөнәре язучы, журналист
Җефет Гасанов, Али Магомедали оглы[d]
Балалар ике баласы бар
Бүләк һәм премияләре «Тәрәккый» медале (2005)
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1962 елда Азәрбайҗан ССРның Нахчыван автоном җөмһүрияте Шәрүр районында туган. Азәрбайҗан дәүләт икътисад университетының мәдәни-агарту факультеты оештыручы методист бүлеген тәмамлаган (1984).

Хезмәт юлы

үзгәртү
  • 1984-1994 Нахчыван музыка техникумында укытучы.
  • 1995-1999 «Səs» (Аваз) газетасында корреспондент.
  • 1999 елның мартында тарихи «Kaspi»/«Каспiй» (Каспий) газетасын яңадан гамәлгә куючы. Хәзерге вакытта газета азәрбайҗан телендә көн саен, рус телендә атна саен нәшер ителә[1].
  • 2007 Милли Телевидение һәм радио шурасы әгъзасы итеп билгеләнә.

«Азәрбайҗанчылык» өлкәсендә берничә китап, күпсанлы мәкаләләр авторы. Әдәби тәнкыйть, шигърият һәм фәнни-публицистик әсәрләре белән билгеле. Шигырьләрен татар теленә Рифат Сәлах тәрҗемә иткән[2].

Китаплары

үзгәртү
  • Милли идеология һәм әдәби-эстетик тәгълимат буларак азәрбайҗанчылык (Azərbaycançılıq mili ideologiya və ədəbi-estetik təlim kimi) (2012).
  • Милли дәүләтчелек хәрәкәте күтәрелеше һәм Азәрбайҗан Демократик Республикасы чорында азәрбайҗанчылык идеясе (Milli dövlətçilik hərəkatının yüksəlişi və Xalq Cümhuriyyəti dövründə Azərbaycançılıq ideyası) (2003).
  • Минем алсу дөньям (Çəhrayı rəngli dünyam) шигырьләр җыентыгы (2007).
  • Аразбары (Arazbarı) шигырьләр җыентыгы (2011).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 2005 журналист эшчәнлеге өчен «Тәрәккый» медалена (Азәрбайҗан) лаек булды.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү