Сирин Батыршин

татар шагыйре

Сирин Батыршин, Сирин (Мөхәммәтсәйрин, Мөхәммәдсәйрин[1]) Мөхәммәтхә­ниф улы Батыршин — татар шагыйре.

Сирин Батыршин
Туган телдә исем Мөхәммәтсәйрин Мөхәммәтхә­ниф улы Батыршин
Туган 14 декабрь 1896(1896-12-14)
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы
Үлгән 23 ноябрь 1969(1969-11-23) (72 яшь)
Күмү урыны Татарстан
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер «Гобәйдия» мәдрәсәсе
Һөнәре шагыйрь
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Мәйдан журналының шагыйрь Сирин Батыршинга башгышланган махсус саны тышлыгы

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Сирин Батыршин 1896 елның 14 декабрендә Татарстанның хәзерге Ютазы районы Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туа. Инкыйлабка кадәр Бәйрәкәдә мәдрәсә тәмамлый, аннары туган як авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта. Октябрь инкыйлабыннан соң аны Бөгелмәдәге өч еллык педагогика курсларына укырга җибәрәләр. Шушы елларда Бөгелмәдә чыккан «Юксыл» газетасында ул беренче шигырьләрен бастыра.

1921 елда курсларны тәмамлап, Сирин Казанга юл тота, анда әдәбият–сәнгать кешеләре белән аралаша һәм үзенең иҗади тәҗрибәләрен дәвам иттерә. Татар рабфагында укырга керә. 1925 ел ахырында укуын тәмамлагач, бер ел чамасы Бөгелмәдәге «Сабанчы» газетасында эшли; аннан яңадан Казанга килеп, 1926 елның көзендә Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә һәм. 1929 елда педагогия институтын тәмамлагач, Сирин бер ел Казанда М.Вахитов исемендәге мәктәптә укыта; 1930–1935 елларда Татиздатның авыл хуҗалыгы бүлегендә редактор вазифасын башкара.

Яшь шагыйрьләр Һ.Такташ, Г.Кутуй, Х.Туфан, Ф.Кәрим һ.б.лар белән таныша, иҗат офыклары тагын да киңәя. 1928 елда ул Татар пролетар язучылары ассоциациясенә әгъза итеп кабул ителә. Әмма, әдип үзенең истәлекләрендә язганча, ул 1927 елда ук кулга алына һәм утыз көн буе Черек күл төрмәсендә утырып чыга. Шуннан соң ул даими рәвештә күзәтү астында яшәргә мәҗбүр була.

1929 елда шагыйрьнең балаларга атап язган «Яз», «Җәй», «Көз», «Кыш» дигән шигырләре, рәсемнәр белән бизәлеп, аерым – аерым китапчыклар булып басылып чыга, ә 1931 елда «Тамчылар» исемле җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең «Ана» поэмасы күмәкләштерү корбаннарына багышланган.

Нәкъ шушы елларда Сириннең иҗаты киң колач ала: татар халкының ул иң көчле, иң үзенчәлекле һәм популяр шагыйрьләренең берсенә әверелә. 1928–1929 еллардан алып, аның иҗатына совет чынбарлыгының кайбер якларын тәнкыйтьләү мотивлары килеп керә. Ул җәмгыятьтәге тәртипләрне сатира утына алган «Паганини», «Ат кәмите», «Күтәрик бокалларны», «Сталинга эпиграмма» кебек шигырьләр, «Ана», «Сириннең сугышка каршы Конгресста сөйләгән беренче рече» исемле поэмалар иҗат итә. Әлбәттә, мондый әсәрләр ул чордагы власть вәкилләре тарафыннан читтә кала алмый.

1935 елның августында татар әдәбиятында танылып килгән Сирин Батыршин эчке эшләр комиссариаты тарафыннан кулга алына. Аны һәм иҗатташ дусларын Әсгать Айдар, Габдулла Ризванов, Ибраһим Кулиев, Исмәгыйль Хәкимов һәм Әхмәт Якубов антисовет пропагандасы алып баруда гаеплиләр. Бер елдан артык барган мәхкәмә аларның барсына да сроклар биреп ГУЛАГ озата.

1936 елның 31 гыйнварында Сирин, махсус киңәшмә карары нигезендә, биш елга Сиблаг лагерына озатыла. Үзенең сөргендәге тормышын әдип «Минем тәрҗемәи хәлем» дигән истәлекләрендә тасвирлый.

Сирин 1940 елның көзендә срогын тутыргач, иреккә чыгарыла. Смоленск юнәлешендәге дәһшәтле сугышларда катнаша. Үз теләге белән Бөек Ватан сугышында фронтка китә. 1942 елның көзендә, каты контузия алып, Кәрәкәшлегә кайта. 1942–1943 елның кышын авылда үткәрә. Сәламәтләнә төшкәч, колхоз эшенә чыга, ат белән салам ташый. Ә 1943 елның язында яңадан фронтка китә. Шул ук елның ахырында, авыр яраланып, Ташкәнт шәһәренә госпитальгә җибәрелә. Анда бераз сәламәтләнгәч, Баулы районы Акбуа поселогына кайтып, колхозда эшли, сирәк булса да, шигырьләр яза.

1946 елдан башлап Сирин Баулы районы үзәге Акбуа поселогында яши. Колхоз аны берьеллык умартачылар курсына укырга җибәрә. Курсны тәмамлагач, ул башта Кәрәкәшледә, аннан Ташкичү авылында умартачы булып эшли. Хезмәттәге уңышлары өчен ике тапкыр Баулы район хакимиятенең Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Сирин Татарстан АССР Югары Суды Президиумының 1957 елның 13 июнь карары нигезендә реабилитацияләнә. Сөргеннән кайткач та, Сирин каләмен ташламаган. Архивта аның сөргеннән соң иҗат ителгән туксан шигыре, биш проза әсәре сакланган. Хәтта сөргеннән кайткач та, ул сатирик әсәрләр язудан туктамый: аеруча мәсәл жанрын җанландырып җибәрә.

1962 елда Сириннең авыруы көчәеп китә һәм ул Акбуа туберкулез диспансерында дәвалана. Тормышының соңгы еллары рәхимсез авыру белән көрәшеп уза. Шагыйрь Сирин, озак һәм каты авырудан соң, 1969 елның 23 ноябрендә Акбуада вафат була һәм шул поселоктагы татар зиратына җирләнә.

Истәлеге үзгәртү

Әдипнең тууына 90 ел тулуны билгеләп үткән вакытта аның каберенә Баулы районы хакимияте тарафыннан барельефы төшерелгән истәлекле таш куелды. Баулыда һәм Кәрәкәшледә Сирин Батыршин исемендәге урамнар бар.

Сириннең зур булмаган шигъри мирасы заман эчтәлеген үзенчәлекле формада чагылдыруы белән 20–30нчы еллар татар шигъриятендә билгеле бер урын били.

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1956 ел, 513 бит.
  2. Мәгъсүм Латыйфуллин. Сирин һәм аның поэзиясе. Казан, 1961 ел.
  3. Булат Солтанбиков. Сереңне ач, Сирин.”Мәдәни җомга”, 1995 елның 21 июль саны.
  4. Әнвәр Шәрипов. Йөрәк каны белән язылган. “Безнең мирас”, 2014 ел, 6 сан, 64 бит.
  5. Ләбиб Лерон.Үткәннән хатлар. “Безнең мирас”, 2014 ел, 6 сан, 69 бит.

Искәрмәләр үзгәртү