Хуҗиәхмәт Мәхмүтов

(Хуҗи Мәхмүтов битеннән юнәлтелде)

Хуҗиәхмәт Мәхмүтов — галим, язучы, шагыйрь. 1953—1958 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1960 елларда Буа районы "Яңа юл" газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь вазыйфаларын башкара. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре. "Татар халык табышмаклары" темасына кандидатлык һәм "Татар фольклорының афористик жанрлары" дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.

Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Туган телдә исем Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов
Туган 15 февраль 1933(1933-02-15)
Түбән Ушмы, Мамадыш районы, Татарстан
Үлгән 17 февраль 2021(2021-02-17) (88 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим, язучы, шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

30 елдан артык вакыт Татарстан радиосындагы "Тел күрке – сүз" тапшыруының даими авторларының берсе була.

1989 елда аңа 12 томнан торган "Татар халык иҗаты" җыелмасының "Табышмаклар", "Мәзәкләр", "Мәкальләр һәм әйтемнәр" китаплары өчен, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Сылтамалар үзгәртү