Фәнил Әсәнов (Фәнил Габделһади улы Әсәнов, баш. Фәнил Абдулһаҙый улы Әсәнов) – язучы. РСФСР (1980), БАССР (1976) атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фәнил Әсәнов

Фәнил Әсәнов
Тугач бирелгән исеме: Фәнил Габделһади улы Әсәнов
Туу датасы: 30 декабрь 1929(1929-12-30)
Туу урыны: Уфа кантоны, Бозаяз авылы, БАССР
Үлем датасы: 31 гыйнвар 1995(1995-01-31) (65 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: проза, драматургия
Иҗат итү еллары: 1955-1995
Юнәлеш: проза
Жанр: повесть, роман, хикәя
Иҗат итү теле: татар, башкорт
Дебют: «Шоферлар» (1955)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1929 елның 30 декабрендә БАССР Уфа кантоны (хәзерге Кырмыскалы районы) Бозаяз авылында туган. Ятим калып, күп авырлыклар күреп үсә.

Урта мәктәпне (1948), Уфада югары фирка мәктәбен (1959) тәмамлый.

Бозаяз районы газетасының җаваплы сәркатибе, комсомол райкомы беренче сәркатибе булып эшли.

1959 елдан «Кызыл таң» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире. 1963 елдан республика журналистлар берлегенең җаваплы сәркатибе (рәисе). 1970-1984 елларда БАССР тынычлыкны яклау комитетының рәисе.

1985 елдан һөнәри язучы.

Иҗаты үзгәртү

 
Ф.Әсәнов китабы

Беренче хикәясе «Шоферлар» 1955 елда «Әдәби Башкортстан» журналында басыла. Беренче китабы –авыл яшьләре тормышына багышланган хикәяләре тупланган «Юкәләр чәчәк атканда» (1960). Балалар өчен «Чапай командасы» (1962) китабын язды.

Күләмле әсәрләре: «Вәгъдә» (1965), «Урманчы малае» (1966), «Яралы мәхәббәт» (1971), «Гөлләр яфрак яңарта» (1970), «Йолдызлар яуганда» (1974), «Мәхәббәт сагышсыз булмый» (1979), «Калды утлары гына» (1981), «Кыңгыраулы гармун» (1988) повестьлары, «Мөгаллимә апа» хикәяләр җыентыгы (1978), «Өмет» (1985) романы.

«Тол хатын», «Вәгъдә», «Гомер узмый заяга», «Алсу таңнар», «Киң урамнар тар иде» исемле (Нәҗип Асанбаев белән берлектә) сәхнә әсәрләре иҗат итә. Алар Салават, Сибай, Минзәлә, Ырынбур шәһәрләренең драма театрларында уйнала.[1]

Рим Хәсәнов, Тәлгать Шәрипов белән күп җырлар иҗат итте.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1976)
  • РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре(1980)

ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1958).
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1966).

Әдәбият үзгәртү

Г. Рамазанов. Яшьлек, Хезмәт. Мәхәббәт. Ағиҙел, 1969, № 8.(башк.)

Чыганаклар үзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр үзгәртү