Бозаяз районы (рус. Бузовьязовский район, баш. Боҙаяҙ районы) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1935—1956 елларда гамәлдә торган.

Бозаяз районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Башкортстан АССР

Административ үзәк

Бозаяз

Нигезләү датасы

1935 елның 31 гыйнвары

Юкка чыгару датасы

1956 елның 4 июле

Халык саны  (1939)

39 957 кеше

Җәгърафик урнашу

үзгәртү

Район АССРның үзәк өлешендә урнашкан; төньякта Уфа районы белән, көнчыгышта — Кырмыскалы районы белән, көньякта — Авыргазы районы белән, көнбатышта Дәүләкән вә Чишмә районнары белән чиктәш булган.

Бозаяз районы 1935 елның 31 гыйнварында булдырылган.

1952—1953 елларда Башкортстан АССРның Уфа өлкәсенә кергән булган.

1956 елның 4 июлендә район бетерелә, җирләре Авыргазы һәм Кырмыскалы районнары составына кертелгәннәр.

Матбугат

үзгәртү
 
Бозаяз районы картасы, 1953 ел

«Коммунизм юлы» – Бозаяз районында атнага 3 тапкыр татарча нәшер ителгән иҗтимагый - сәяси басма. 1936 елның мартыннан 1956 елның мартына кадәр «Сталин юлыннан» исеме белән, 1956 елның мартыннан июленә кадәр «Коммунизм юлы» исеме белән нәшер ителә. КПССның Бозаяз районы комитеты органы булган.[1]

Административ бүленеш

үзгәртү

Район 17 авыл шурасына бүленгән (1940):

  1. Атҗитәр
  2. Александровка
  3. Андреевка
  4. Бекет
  5. Болотино
  6. Бозаяз
  7. Ибрай
  8. Илтирәк
  9. Исмәгыйль
  10. Ишле
  11. Куҗак
  12. Корманай
  13. Муса
  14. Никольск
  15. Подлуб
  16. Суык Чишмә
  17. Өршәк

1939 елда Бозаяз районы халкы 39 957 кеше тәшкил иткән, шул исәптә «махсус контингент» — 852 кеше.[2] Милли составында татарлар өстенлек иткәннәр — 21 366 кеше (53,5%), руслар — 12 330 кеше (30,9%), украиннар — 2 017 кеше (5,0%), башкортлар — 1 704 кеше (4,3%), мордва — 1 356 (3,4%), чуашлар — 1 070 кеше (2,7%).[3]

Искәрмәләр

үзгәртү