Ырынбур өлкәсе
Ырынбу́р өлкәсе́ – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Идел буе федераль округынә керә. ЮНЕСКО билгеләнмәсе буенча Урта Азия географик өлкәсенә керә. Өлкә үзәге – Ырынбур шәһәре.
География
үзгәртүЧиктәшлек
үзгәртүЯк | Россия субъекты |
---|---|
Төньяк-көнбатыш | Татарстан |
Төньяк | Башкортстан |
Төньяк-көнчыгыш | Чиләбе өлкәсе |
Көнчыгыш Көньяк |
Казакъстан |
Көнбатыш | Самар өлкәсе |
Ырынбур өлкәсе Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнаша. Өлкәнең көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 755 км, төньяктан көньякка — 425 км. Өлкәнең көнбатышын Төп сырт калкулыгы биләп тора, өлкәнең көнчыгышын Урал арты тигезлеге һәм Тургай платосының кырые биләп торалар.
Климат
үзгәртүКлимат — кискен континенталь. Гыйнварның уртача температурасы — -14...-18°С, июльнең уртача температурасы — +19...22°С. Урта ел явымнар саны 300—450 мм.
Гидрогорафия
үзгәртүТөп елгалар — Җаек (2428 км), Сакмар (798 км), Иләк (623 км), Самар (594 км).
Тарих
үзгәртүХәзерге Ырынбур өлкәсе территориясе Pəcəй империясе составына XVIII гасырның 30-елларында керә.
1743 елда Ырынбур чик буе ныгытмасы нигезләнә. 1744 елда Ырынбур губернасы оештырыла. Губерна составында хәзерге Казакъстан, Башкортстан, Чиләбе һәм Самар өлкәсенең территорияләре булган.
1928 елда Ырынбур губернасы юкка чыгарыла, ә территориясе Урта Идел өлкәсе составына кертелә. 1934 елның 7 декабрендә БҮБК Президиумы Ырынбур өлкәсен оештыру турында карар кабул итә. 1938 елның 26 декабрендә, ССРБ Югары Советы Президиумы указы буенча, Ырынбургка Чкалов исеме бирелә, ә Ырынбур өлкәсенә Чкалов өлкәсе исеме бирелә. 1957 елда шәһәргә һәм өлкәгә тарихи исем кайтарыла.
Административ бүленеш
үзгәртүРайоннар
үзгәртүШәһәр округлары
үзгәртү- Ырынбур
- Богырыслан
- Бозаулык
- Гай
- Медногорск
- Новотроицк
- Орски
- Сорочинск
- Комаровский штп-ы ябык административ-территориаль берәмлеге
Халык
үзгәртүМилли состав
үзгәртүХалык | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | |||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |||||||||||
руслар | 1 159 573 | 69,2% | 1 296 458 | 70,9% | 1 472 328 | 71,8% | 1 512 500 | 72,4% | 1 568 442 | 72,3% | 1 611 509 | 73,9% | 1 519 525 | 75,9% | ||||||||||
татарлар | 104 843 | 6,3% | 120 9441 | 6,6% | 145 373 | 7,1% | 151 383 | 7,2% | 158 564 | 7,3% | 165 967 | 7,6% | 151 492 | 7,6% | ||||||||||
казакълар | 71 444 | 4,3% | 77 708 | 4,2% | 93 214 | 4,2% | 98 612 | 4,7% | 111 477 | 5,1% | 125 568 | 5,8% | 120 262 | 6,0% | ||||||||||
украиннар | 152 146 | 9,1% | 128 541 | 7,0% | 113 064 | 5,5% | 104 971 | 5,0% | 102 017 | 4,7% | 76 921 | 3,5% | 49 610 | 2,5% | ||||||||||
башкортлар | 22 484 | 1,3% | 30 126 | 1,6% | 37 501 | 1,8% | 43 269 | 2,1% | 53 339 | 2,5% | 52 685 | 2,4% | 46 696 | 2,3% | ||||||||||
мордва | 115 858 | 6,9% | 95 042 | 5,2% | 92 215 | 4,5% | 80 611 | 3,9% | 68 879 | 3,2% | 52 458 | 2,4% | 38 682 | 1,9% | ||||||||||
башкалар | 50 320 | 3,0% | 80 662 | 4,4% | 96 281 | 4,7% | 96 804 | 4,6% | 107 974 | 5,0% | 94 443 | 4,3% | 106 805 | 5,3% | ||||||||||
барлык | 1 676 668 | 100.0% | 1 829 481 | 100.0% | 2 049 976 | 100.0% | 2 088 150 | 100.0% | 2 170 692 | 100.0% | 2 179 551 | 100.0% | 2 033 072 | 100.0% | ||||||||||
Искәрмәләр:
1 Кырым татарлары белән
Торак пунктлары
үзгәртүЫрынбур өлкәсенең эре торак пунктлары
|
№ | Шәһәр | Халык саны | № | Шәһәр | Халык саны | ||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Ырынбур | 546 987 | 11 | Абдулино | 20 183 | |||||
2 | Орски | 239 752 | 12 | Ясный | 17 365 | |||||
3 | Новотроицк | 98 184 | 13 | Саракташ | 17 235 | |||||
4 | Бозаулык | 82 655 | 14 | Акболак | 13 918 | |||||
5 | Богырыслан | 49 737 | 15 | Олы Новосергиевка | 13 737 | |||||
6 | Гай | 38 302 | 16 | Икенче Тук | 13 197 | |||||
7 | Сорочинск | 29 260 | 17 | Новоорск | 11 295 | |||||
8 | Тоз-Түбә | 28 369 | 18 | Иләк | 9 760 | |||||
9 | Медногорск | 27 290 | 19 | Переволоцкий | 9 598 | |||||
10 | Кувандык | 26 176 | 20 | Тюльган | 8 959 | |||||
2010 елның җанисәбе буенча |
Икътисад
үзгәртүТөп тармаклары — ягулык сәнәгате, кара һәм төсле металлургия, химик, нефтехимик һәм азык-төлек тармаклары. Ырынбур өлкәсе территориясендә Ырынбур газ-конденсат чыганагы бар. Өлкә территориясендә нефть (Урал алды), тимер, бакыр һәм никель рудалары, азбис чыгарыла. Иң зур ширкәтләре — «Оренбургнефть», «Оренбурггазпром», «Орскнефтеоргсинтез», «Оренбург минераллары» җитештерү берләшмәләре, «Уральская сталь» (Новотроицк), «Южуралникель» (Орск) акционерлык җәмгыятьләре, Орск җиңел металл конструкцияләр заводы, Медногорск бакыр-күкерт комбинаты, Гай тау-баету комбинаты.
Өлкәдә туганнар
үзгәртү- Муса Җәлил — татар язучысы
- Хәлил Әбҗәлилов — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, СССРның халык артисты.
- Виктор Черномырдин — СССР һәм Pəcəй дәүләт эшлеклесе, Pəcəй Министрлар Кабинеты рәисе (1992—1993), Pəcəй хөкүмәте рәисе (1993—1998), Pəcəй президенты киңәшчесе (2009—2010)
- Габдулла Амантай - язучы
- Мөхәммәтша Бурангулов - халык чәчәне
- Әмир Абдразаков (1934-2008) - кинорежиссёр, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2006).
- Диана Рәхимова - Pəcəй кино һәм театр артисты
- Рафаэль Хәмзин (1976, Медногорск) — Росстандартның БР буенча дәүләт күзәтчелеге башлыгы.
- Илшат Шабаев (1978, Александровка районы) — биюче, телепроектларда җиңүче (2005, 2014).
- Рәшит Гобәйдуллин (1931, Орск районы - 2000, Мәскәү) — композитор.