Илшат Шабаев (Илшат Рәис улы Шабаев, рус. Ильшат Раисович Шабаев) — Россия биючесе, хореограф, мюзикл артисты, үзе язган трекларны башкаручы, MTV каналында узган «Бию мәйданы йолдызы» (Звезда танцпола) проекты җиңүчесе, ТНТ каналында барган «Биюләр» (Танцы) проекты җиңүчесе, ТНТ каналы версиясе буенча «Россиянең иң яхшы биючесе». Үзе треклар яздыра, ALL1 төркеме, Илья Мягков (Граф) һ.б. башкаручылар белән хезмәттәшлек итә.

Илшат Шабаев
Туган телдә исем Илшат Рәис улы Шабаев
Туган 3 гыйнвар 1978(1978-01-03) (46 яшь)
Ырынбур өлкәсе Александровка районы (Ырынбур өлкәсе) Комсомольск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт мәдәният университеты[d]
Һөнәре биюче
Ата-ана
  • Рәис Ибраһим улы (әти)
  • Рузия Хәмзә кызы (әни)
Сайт https://instagram.com/ilshatshabaev

 Илшат Шабаев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Илшат Шабаев
 
Шәхси студиясе янында. Мәскәү
 
Җырчы Игорь (Гарик) Сукачёв (у) белән

1978 елның 3 гыйнварында Ырынбур өлкәсе Александровка районы Комсомольск бистәсендә туган[1]. 1980 елда гаиләсе белән Ырынбурга күчә. Бию белән бик яшьли мавыга, улы бию белән даими шөгыльләнсен һәм күнегүләргә йөрсен өчен, әнисенә аны баллы ризыклар белән дәртләндереп торырга да туры килә. Берничә ел «Чечетка» малайлар бию төркемендә шөгыльләнә, төркемнең җитәкчесе Виктор Яков улы Быковны бию өлкәсендә иң беренче укытучысы һәм остазы дип атый. Мәктәпне тәмамлагач, Ырынбур мәдәният укуханәсендә укый, биюнең төрле юнәлешләрен өйрәнә, бәдән тәрбиясен ныгыта.
1996 елда Мәскәү дәүләт мәдәният университетына (МДМУ, хәзер — институт, МДМИ) укырга керә. МДМУда уку белән бер үк вакытта чит ил йолдызларының һәм билгеле Россия биючеләренең осталык сыйныфларына (мастер-класс) йөреп, бию алымнарын ныгыта. АКШ ка китеп эшләргә тәкъдимнәр керә, ләкин Илшат Россиядә калып эшләүне хуп күрә.

Үсеш баскычлары үзгәртү

МДМУны тәмамлагач, зур конкурсны узып, атаклы Игорь Моисеев ансамблена алына, бер ел анда эшли, Александр Шишкинның заманча бию мәктәбендә шөгыльләнә.
Илшат, мюзикл артисты буларак, 3 амплуада чыгыш ясый: актер, биюче, җырчы. Беренче катнашкан мюзиклы — шөһрәтле «Нотр-Дам де Пари» (анда эләгү өчен ел буе барган 3 кастингны узарга туры килә).
2003 елда «Йолдызлар фабригы-2» (Фабрика звезд-2) катнашучы, җырчы Иракли төркемендә хореограф буларак, ил буенча гастрольләрдә йөри. Алсу, Влад Топалов, Сергей Лазарев кебек атаклы башкаручылар белән, хореограф буларак, хезмәтттәшлек итә.
2006 елда контракт буенча Исраилдә, күренекле яһүди җырчы Ританың мәшһүр «One» шоуында бии. Кытайда контракт буенча эшли.
Аннан соң Илшат яңадан мюзиклларда эшли башлый. 2010-2012 елларда режиссер Егор Дружининның ике мюзиклында катнаша: Елена Гриминаның «Көн күзләре» (Глаза дня) әсәре буенча куелган «Мәхәббәт һәм шымчылык» (Любовь и шпионаж) — баш рольләрдә Лариса Долина, Дмитрий Харатьян, Александр Дюманың «Граф Монте-Кристо» романы буенча куелган «Мин — Эдмон Дантес» (Я — Эдмон Дантес) — баш рольләрдә Дмитрий Певцов, Наталия Власова — мюзикллары.
2013 елда, берничә кат Бродвейда да куелган мәшһүр «Чикаго» мюзиклында катнашып, «Фосси» жанрын өйрәнә.
2014 елның җәендә «Миша Япончикның тормышы һәм маҗаралары» (Жизнь и приключения Миши Япончика) сериалы буенча оештырылган «Бервакыт Одессада» (Однажды в Одессе) мюзиклында Гапончик ролен башкара. «Бомбей хыяллары» (Bombay Dreams), «Песиләр» (Кошки) мюзиклларында да катнаша.

«Бию мәйданы йолдызы» үзгәртү

2005 елда MTV каналында узган, «Уэйд Робсон тамашасы» (Шоу Уэйда Робсона) аналогы булган «Бию мәйданы йолдызы» (Звезда танцпола) проектының 1- сезонында җиңүче була.
Җиңүчегә автомобиль, Лос-Анджелес шәһәренә атаклы Уэйд Робсон янына бару вәгъдә ителә. Кастингка бөтен Россиядән килгән 3,5 мең намзәттән 80 ярышучы сайланып алына — Илшат җиңә! Биюче, җиңармиян, дип хыялланмаган да, ләкин проектта катнашу аңа холкын чарларга, җыйнакланырга ярдәм итә. Җиңгәч, «Бию мәйданы йолдызы» (Звезда танцпола) проектының гимнын яза һәм Теона Дольникова белән башкара.
Мәскәүнең Mainstream бию мәктәбендә укыта.

ТНТ каналында үзгәртү

2014 елның көзендә ТНТ каналында яңа – «Биюләр» (Танцы) бию проекты башланып китә. Җиңүчегә бүләккә 3 млн сум [2] һәм «Россиянең иң яхшы биючесе» исеме вәгъдә ителгән тамашага кастинг апрель аенда ук башлана. Анда Россиянең 70 шәһәреннән 280 биюче катнаша. Илшат Мәскәүдә узган телекастингта Лана Дель Рэйның «Яшьлек һәм гүзәллек» (Young & Beautiful) трегына куелган заманча хореография стилендәге биюне (режиссер Егор Дружинин) тәкъдим итә һәм ярышта катнашу хокукын ала.
Проектта Илшат дуэтта 10 һәм ялгызы 1 бию башкара.
2014 елның 31 декабрендә ТНТ каналында тамашаның финалы уза. Тамашачылар тавыш бирү юлы белән җиңүчене сайлый. Җиңүче — Илшат Шабаев[3], 2- урында — Виталий Савченко, 3- урында — Адам, 4- урында — Алиса Доценко.

Илшат Шабаев:

  Иң беренче чиратта, мине ярыш башыннан ук хуплап торган әниемә, әтиемә рәхмәт әйтәсем килә. Аннары остазым Егор Дружининга рәхмәт. Биюгә барлык җаннарын, мөмкинлекләрен, осталыкларын салган, биюне куючы хореографларга рәхмәт.

Үзләренең якташларын хуплап катнашкан өчен бөтен илгә рәхмәт әйтәм.

 

Чыгышлары үзгәртү

Илшат Шабаев һәм төп катнашучылар «Беренче клуб концерты» (Первый клубный концерт) исеме белән Россиянең 15 шәһәрендә гастрольләрдә була. 2015 елның 22 мартында Мәскәүдә башлап, 22 майдан һәр көнне бер шәһәрдә чыгыш ясыйлар. 2015 елның көзендә Россия һәм Аурупа шәһәрләрендә зуррак күләмле гастрольләр көтелә.

Мастер-класслар үзгәртү

Проект тәмамланганнан соң, ярты ел эчендә Илшат Россиянең 20 шәһәрендә мастер-класслар уздыра. 2015 елның 2425 гыйнварында Воронеж шәһәрендә беренче осталык сыйныфы үткәрә. Казан, Ырынбур, Самар, Чиләбе, Петербург, Түбән Новгород, Уфа, Екатеринбург, Краснодар, Ростов-на-Дону, Волгоград шәһәрләрендә (кайберләрендә икешәр мәртәбә) Contemporary һәм Hip-Hop CHOREO төрләре буенча мастер-класслар уздыра. Мәскәү паркларында бушлай мастер-касслар үткәрә. Биюгә өйрәтү буенча 2 видео да яздыра[4].

Бию студиясе үзгәртү

2015 елның 26 маенда Мәскәүдә шәхси «7U8» бию студиясе ача[5]. Contemporary (Илшат Шабаев), Jazz-Fank (Nargiz Rads), Hip-Hop (Dober Джоник), Zumba (Михаил Semenov) буенча дәресләр үтә.

Концертлары үзгәртү

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • Яраткан ризыгы — итальян һәм азәрбайҗан кухнясы.
  • Кумирлары — Михаил Барышников, Чаз Бузан, Брюс Ли
  • Шәкерте — рәп башкаручы Мот.
  • Мастер-классын тәмамлаганнарга фанат кыз ясаган рәсем төшерелгән сертификат тапшыра.
  • Шәхси «7U8» бию студиясе атамасында туган елын (1978) һәм инглизчә «U» («Син») сүзен күрә.

Фильмография үзгәртү

  • «Беренче мәхәббәт» (Первая любовь) (2009)
  • «Экипаж» (2015)

Дискография үзгәртү

  • ILSHAT & Теона – «Бию мәйданы йолдызы» (Звезда Танцпола)
  • Граф (ALL1) – «Аллилуйя» (Илшат Шабаев катнаша)
  • ILSHAT – «Үләннәр» (BARERA)
  • ALL1 һәм Илшат Шабаев – «Бит» (Страница)
  • Илшат Шабаев & Граф – «Ышанырга» (Верить)
  • ILSHAT – «Смайл»
  • ALL1 һәм ILSHAT – «Күз яшьләре» (Слезы)
  • ILSHAT – «Лёвчикка» (Лёвчику)
  • ILSHAT – «Кичке мәҗлес» (Fiesta)
  • BIFFGUYZ x ГРАФ x ILSHAT – «Карнавалда» (На Карнавале)
  • Граф (ALL1) һәм ILSHAT – «Җир кычкыруы» (Крик Земли)
  • ILSHAT – «Синең белән генә» (Только тобой)
  • ALL1 һәм ILSHAT – «Башкача» (По-другому)
  • ILSHAT – «Тылсымлы ханым» (Magic lady)
  • Илшат Шабаев, Лилия Хәсәнова, Ринета Җаббарова – «Җәлил» (Джалиль)
  • Илшат – «Маҗаралар турында» (О приключениях)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2005 Проектта җиңүче — «Бию мәйданы йолдызы» (Звезда танцпола) проекты, MTV каналы.
  • 2014 «Россиянең иң яхшы биючесе» — «Биюләр» (Танцы) проекты, ТНТ каналы.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Әлфия. Туйлары 2016 елның сентябрендә Новосибирскида узган[6].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТНТ каналы сайтында, archived from the original on 2015-07-10, retrieved 2015-08-08 
  2. Урал 56.ру сайтында
  3. Орск шәһәре сайтында, archived from the original on 2015-07-16, retrieved 2015-08-08 
  4. МТС сайтында, archived from the original on 2015-11-16, retrieved 2015-08-08 
  5. We Love Dance сайтында
  6. «Акчарлак», 22 сентябрь, 2016 ел