Люция Абдуллаева
Люция Абдуллаева, Люция Каюм кызы Абдуллаева (1944 елның 8 октябре, ССРБ, РСФСР, Әстерхан) — драма актрисасы, Республика татар күчмә театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театрлары сәхнәсендә хезмәт иткән. РФ атказанган артисты (1995).
Люция Абдуллаева | |
Туганда бирелгән исеме: |
Люция Каюм кызы Абдуллаева |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1959 – х. в. |
Амплуа: |
драматик героиня |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1944 елның 8 октябрендә Әстерханда туган. Балачакта спектакльләр куя, үзе уйный, күрше-тирә балаларны театрга тарта. Артистлык өлкәсенә кадәр ул маляр-штукатур булып эшләргә өлгерә, әмма театр җибәрми: параллель рәвештә Әстерханның һәвәскәрләр коллективында уйный. Әстерхан мәдәният-агарту укуханәсенең халык театры режиссурасы бүлеген тәмамлаган (педагог Шапошшников, 1969)[1]. Аның иҗади үсеше Әстерханның Нариман татар халык театрыннан башлана. Һөнәри актерлык эшчәнлеген 1967 елда Республика татар күчмә театрында (1988 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) башлаган. 1971—1990 елларда Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә хезмәт куя. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театрында театр ачылган көннән — 1990 елның сентябреннән эшли.
Иҗаты
үзгәртүЛюция Каюм кызы Абдуллаеваның искиткеч рольләре исемлегендә классик һәм заманча драматургия пьесаларында истә калырлык йөзләгән образ: характерлы, комик һәм трагик персонажлар, эмоциональ катлаулы драматик әсәрләрдә төп һәм эпизодик рольләр[2]. Киң диапазонга ия актриса. Сәхнә таланты күпкырлы. Ул искиткеч тавышка ия һәм музыкаль спектакльләрдә әйдәп баручы рольләрне башкара. Җыр репертуарында — «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Әллүки» һ. б. халык иҗаты энҗеләре. Театр тарафыннан уздырылган концертларда, театральләштерелгән тамашаларда актив катнашып килә. Люция Каюм кызы яшьләр белән дә күп эш алып бара: алар белән актерлык осталыгының серләре белән уртаклаша, концерт чыгышлары өчен пьесалардан өзекләр куя, борынгы милли җырларны дөрес башкарырга өйрәтә[3].
Башкарган рольләре
үзгәртү- Өлкән Шаһидә — «Сагынган чакларымда» (Айгөл Әхмәтгалиева)
- Анна Егоровна — «Төш» (Туфан Миңнуллин)
- Әнисә — «Кар астында кайнар чишмә» (Аяз Гыйләҗев)
- Дарья Круглова — «Һәр ялтыраган алтын түгел» (рус. Не всё коту масленица, Александр Островский)
- Минзифа — «Кичер мине, әнкәй!» (Рабит Батулла)
- Бану — «Кунак» (Рөстәм Мингалим)
- Фәүзия — «Фәүзия» (Ризван Хәмид)
- Сәлимә — «Әбиләргә ни җитми» (Флорид Бүләков)
- Нәгыймә — «Банкрот» (Галиәсгар Камал)
- Фәрдәнә — «Язгы моңнар» (Әхәт Гаффар)
- Гөлбану — «Җәннәт кошы» (Кәрим Тинчурин)
- Бибкай — «Адашкан җан» (Мирхәйдәр Фәйзи) һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1995 — РФ атказанган артисты
- 1997 — «Театр артистлары җырлый» конкурсы лауреаты — «халык җырларын башкару» номинациясендә
- 1997 — «ОНАКО» — Оренбургның театр йолдызларына» премиясе лауреаты — «иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә — «Әбиләргә ни җитми» (Флорид Бүләков) спектаклендәге Сәлимә роле өчен
- 1999 — «ОНАКО» — Оренбургның театр йолдызларына» премиясе лауреаты — «иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә — «Кичер мине, әнкәй!» (Рабит Батулла) спектаклендәге Минзифә роле өчен
- 2019 — Ырынбур өлкәсенең Почет грамотасы[4]
Гаиләсе
үзгәртүИре Рөстәм Абдуллаев (1946), Ырынбур татар театрының сәнгать җитәкчесе, РФ һәм ТАССР (1984) атказанган сәнгать эшлеклесе.
- Кызы Гөлназ Абдуллаева (1980-2010), Ырынбур татар театры актрисасы.
Чыганаклар
үзгәртү- Люция Каюмовна Абдуллаева // Оренбургская биографическая энциклопедия / сост. Л. Н. Большаков. - М. ; Оренбург, 2000. - С. 6.
Әдәбият
үзгәртү- Юбилейга бай ел булды. «Ирек мәйданы», 2019 ел, 26 декабрь, 11нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Люция Абдуллаева. 2019 елның 31 декабрь көнендә архивланган. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театры сайтында
- В Оренбургском государственном татарском драматическом театре состоится бенефис Люции Абдуллаевой. Портал «Культура Оренбуржья», 10.12.2019(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Лю(ч)ция Каюмовна Абдуллаева 2020 елның 20 сентябрь көнендә архивланган.. База данных «Актеры России»
- ↑ РФ атказанган артисткасы Абдуллаева Люция Каюм кызының 75 яшьлеге. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театры сайты
- ↑ Люция Каюмовна Абдуллаева. Оренбургская областная универсальная научная библиотека им. Н. К. Крупской(рус.)
- ↑ Душа театра. Бенефис актрисы Люции Абдуллаевой в Татарском драматическом. 2019 елның 31 декабрь көнендә архивланган. Сайт Министерства культуры и внешних связей Оренбургской области, 14.11.2019(рус.)