Габдрахман Сәгъди

(Габдерахман Сәгъди битеннән юнәлтелде)

Габдрахман Сәгъди (1889-1956) – тәнкыйтьче, әдәбият галиме, филолог.

Габдрахман Сәгъди
Туган телдә исем Габдрахман Гайнан улы Сәгъдиев
Туган 14 март 1889(1889-03-14)
Златоуст өязе, Таймый авылы
Үлгән 6 ноябрь 1956(1956-11-06) (67 яшь)
Сәмәрканд
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре әдәбият галиме, тәнкыйтьче
Эш бирүче «Гобәйдия» мәдрәсәсе һәм Үзбәкстан милли университеты[d]
Бүләк һәм премияләре Хезмәт кызыл байрагы ордены
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Егерменче еллардагы әдәби хәрәкәттә актив катнашкан һәм татар совет әдәби тәнкыйте формалашуга җитди өлеш керткән күренекле тәнкыйтьче, әдәбият галиме, филолог һәм педагог Габдрахман Сәгъди (Габдрахман Гайнан улы Сәгъдиев) 1889 елның 14 (иске стиль белән — 26) мартында элекке Уфа губернасы Златоуст өязе Тайми авылында мөдәррис гаиләсендә туа.

19021906 елларда Троицк мәдрәсәсендә укый, анда гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә, Көнчыгыш халыклары тарихы, философиясе белән кызыксына. Мәдрәсәне тәмамлагач, туган якларында ике ел мөгаллимлек итә. 19081911 елларда Истанбул дарел-мөгаллиминдә (педагогика университетында) укып кайткач, Февраль инкыйлабына кадәр Урта Азия һәм Эчке Россия шәһәрләрендә (Актүбә, Алма-Ата, Екатеринбург, Ыргыз, Бөгелмә һ. б.) балалар укыта. Әдәби-педагогик иҗат эшчәнлеген дә ул шул чорда башлап җибәрә: 1910 елда «Шура» журналында яшь әдип-мөгаллимнең «Әдәбиятыбызны мәдрәсәләрдә укыту» исемле беренче методик мәкаләсе дөнья күрә. 1911 елда Уфада «Кавагыйде әдәбият» («Әдәбият кагыйдәләре»), 1912 елда Ырынбурда «Әдәбият ысуллары» дигән хезмәтләре аерым китап булып басылып чыга. Авторның татар телен өйрәнү һәм укытуга караган «Татар сарфы» («Татар теле морфологиясе», Казан, 1913), «Телебезнең нәхүе» («Телебезнең синтаксисы», Казан, 1914), «Мөкәммәл сарыф вә нәхү» (Казан, 1915) исемле хезмәтләре һәм 19121915 еллар арасында «Шура» журналында басылган күп санлы мәкаләләре дә үз вакытында зур кызыксыну уяталар.

Бөек Октябрь инкыйлабын Г. Сәгъди Бөгелмә шәһәрендә каршылый һәм Совет властеның беренче көннәреннән үк яңа татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү эшенә якыннан катнаша башлый: Бөгелмәдәге дүрт-еллык татар-башкорт педагогия курсларында мөдир, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, «Якты юл» исемле төбәк газетасына актив языша.

19211925 елларда Г. Сәгъди Ташкәнттә яши һәм төрки халыклары өчен ачылган Шәрекъ мәгариф институтында, рабфакларда һәм Урта Азия дәүләт университетында (САГУ) тел-әдәбият укыта. Бер үк вакытта ул үзбәк, казакъ, төркмән һәм татар телләрендә чыга торган газета-журналларда төрки әдәбиятлар тарихына караган күп санлы әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен бастыра.

1925 елның көзендә Татарстан Мәгариф комиссариаты Г. Сәгъдине Казанга чакырып ала. 19251930 еллар арасында ул башта Татар коммунистлар университетында, аннары Көнчыгыш педагогика институтында татар теле Һәм әдәбияты укыта, доцент (1927), профессор (1929) дәрәҗәсен ала. Hәкъ шул елларда тәнкыйтьче-галимнең әдәбият тарихын һәм агымдагы әдәби күренешләрне марксизм методологиясе нигезләренә куеп тикшергән «Татар әдәбияты тарихы» (1926), «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» (1930), «Символизм турында» (1932) исемле китаплары һәм Октябрьның сигез елы эчендә татар әдәбияты» (1925), «Татар театр әдәбияты Һәм аның үсү тарихы» (1926), «Әдәбиятны җәмгыять белеме белән баглау» (1926), «Әдәбият укыту тәҗрибәсе» (1926), «Фатих Әмирхан» (192б), «Сәгыйть Рәмиев нинди вәзеннәрдә һәм ничек язды» (1927), «Безнең юл»да әдәби-гыйльми тикшеренүләр, тәнкыйтьләр» (1927), «Татар пролетариатының беренче әдибе — Г. Коләхмәтов» (1927), «Кандалый турында», «Борынгы дәвер татар әдәбиятыннан яңа материаллар» (Мәүла Колый иҗаты турында, 1927), «Бездә әдәби тәнкыйть» (1927), «Галимҗан Ибраһимов һәм аның әдәби иҗаты» (1928) кебек мәкаләләре басылып чыга. Бу хезмәтләр үзләренең бай фактик материалы, иҗтимагый-әдәби процесслар-аерым язучыларның иҗатына бирелгән тәфсилле анализлары һәм, ниһаять, теоретик яктан шактый нигезле нәтиҗәләре белән әле дә әһәмиятләрен югалтмаганнар һәм татар әдәбияты тарихчылары өчен кыйммәтле чыганак ролен үтиләр.

1930 елда Г. Сәгъди яңадан Үзбәкстанга китә һәм 1932 елга кадәр Сәмәрканд шәһәрендәге Үзбәк Педагогия академиясендә (соңыннан — Үзбәк дәүләт университеты) эшли, анда үзбәк теле һәм әдәбияты кафедрасын ачу һәм юлга салу буенча зур эш башкара. 1932 елда Үзбәкстан ССР Мәгариф комиссариаты карары нигезендә Г. Сәгъди Ташкәнткә күчә һәм педагогия институтында укыта. 19371941 һәм 19521956 елларда ул Сәмәркандтагы Үзбәк дәүләт университетының, ә 19411952 елларда Ташкәнттәге Урта Азия дәүләт университетының үзбәк әдәбияты кафедрасы профессоры булып эшли. 1949 елда «Нәваи иҗаты — үзбәк классик әдәбиятының югарыгы этабы» исемле хезмәте нигезендә докторлык диссертациясе яклый. Галимнең бу еллардагы әдәби-гыйльми эшчәнлеге башлыча үзбәк әдәбияты тарихын өйрәнү һәм пропагандалау юнәлешендә бара.

Габдрахман Сәгъди 1956 елның 6 ноябрендә Сәмәрканд шәһәрендә вафат була.

Китаплары үзгәртү

  • «Татар әдәбияты тарихы». 1926.
  • A. Saʼdiy va Fitrat «Adabiyot nazariyasi». 1939.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

Фән һәм педагогия өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1946 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Сылтамалар үзгәртү

Чыганак үзгәртү