Миңгол Галиев

татар җырчысы, тенор, мөгаллим
(Мингол Галиев битеннән юнәлтелде)

Миңгол Вәгыйз улы Галиевтатар җырчысы, тенор, мөгаллим, Татарстанның халык артисты.

Миңгол Галиев
«Белем җәүһәрләре» XIII Бөтендөнья интернет-проектлар конкурсына йомгак ясау тантанасында
Туган телдә исем Миңгол Вәгыйз улы Галиев
Туган 27 август 1941(1941-08-27) (82 яшь)
Татарстан, Мамадыш районы, Иске Комазан авылы
Яшәгән урын Гарифҗанов урамы[d], Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Балалар Роза (вафат).
Ата-ана
  • Вәгыйз Галиев (әти)
  • Миңсылу (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты

 Миңгол Галиев Викиҗыентыкта

«Белем җәүһәрләре» XIII Бөтендөнья интернет-проектлар конкурсына йомгак ясау тантанасында

Тормыш юлы үзгәртү

Миңгол Вәгыйз улы Галиев 1941 елның 27 августында Татарстан Республикасының Мамадыш районы Иске Комазан авылында дөньяга килгән.

Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган, танылу алган җырчы (тенор) Миңгол Галиевның төрле елларда исеме алыштырылган Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында күп еллар педагогик, фәнни хезмәтләр (алар 50дән артык) белән бергә концерт һәм музыкаль-агарту эшчәнлеге алып баруы, музыкаль конкурсларда жюрида эшләве мәгълүм. Аның шәкертләренең күпчелеге республика, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдә лауреатлар һәм дипломантлар булды, мактаулы исемнәр бирелде.

Татарның җыр сәнгате үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Миңгол Галиевның җырлавын, ә аның репертуарында композиторларыбыз һәм халкыбыз иҗат иткән 800дән артык әсәр, Мәскәү, Петербург, Уфа, Әстерхан, Ижау, Пермь, Екатеринбург, Саранск, Ухта, Воркута, Омск, Ырынбур һәм илебезнең Татарстаннан читтәге бик күп төбәкләрендә, шулай ук Бакы, Кишенәү, Таллинн кебек якын чит илләр башкалаларында ишетеп, үзен шәхсән күреп беләләр. Гастрольләр белән ул төрле елларда Чехословакия, Төркия, Япония, Болгария, Румыния, Швеция илләренә булган. Фондларда исә аның башкаруында йөздән артык татар җыры, мөнәҗәтләр саклана.

Милли музыкаль сәнгатьтә якты эз калдырган Сара Садыйкова, Бату Мулюков, Салих Сәйдәшев, Габдулла Рәхимкулов, Таһир Якупов, Рахилә Мифтахова кебек фидакяр затларыбызга багышланган фәнни мәкаләләре Миңгол Галиев авторлыгында басылып чыгуын да әйтеп үтү урынлы.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Фәния (Федосия), фельдшерлык һөнәрен үзләштергән, Красноярск краенда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган зоотехник.

Балалар:

  • Марат башта элемтә техникумын, аннары авиация институтын тәмамлаган.
  • Роза педагогия институтының география факультетын тәмамлаган. Ир - Вәли, ике балалары булган[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://gyteli.info/kazan/
  2. Фәридә Ибраһим. Кунакчыл йорт ишеге. «Гаилә Учагы», 2010 ел, август, 4-5нче битләр

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү