Хөсәен Хәйруллин
Хөсәен Хәйруллин, Хөсәен Фатыйх улы Хәйруллин (1930 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Тәтеш районы, Кече Тормы) ― педагог, Арча педагогика көллиятенең тарих укытучысы (1961-1990), Арчада «Әлифба» музеен оештыручыларның берсе һәм музейның беренче директоры[1], РСФСР халык мәгарифе отличнигы.
Хөсәен Хәйруллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Хөсәен Фатыйх улы Хәйруллин |
Туган | 1930 СССР, РСФСР, ТАССР, Тәтеш районы , Кече Тормы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | укытучы |
Җефет | Сания |
Балалар | өч бала |
Бүләк һәм премияләре | РСФСР халык мәгарифе отличнигы |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1930 елның яз башында Тәтеш районы Кече Тормы авылында җиде балалы (биш малай, ике кыз) гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Әтисе һәм олы абыйсы Бөек Ватан сугышына алына. Сугыш башланыр алдыннан гына Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган олы абыйсы Рифкать сугышта хәбәрсез югала. 1943 елның язында әниләре, аннары өч яше җитеп, кече ир туганы, биш яшендә кыз туганы вафат була. Тормыш итү өч малай (олысы Хөсәенгә 15 яшь) җилкәсенә төшә: утын әзерләү, ашарга табу, кием юнәтү, гомумән, яшәү өчен тырмашу михнәте бу балалар күңелендә гомергә җуелмаслык тирән эз калдыра. Җиденче сыйныфны тәмамлаган Хөсәен Тәтеш педучилищесына укырга керә. 1947 елда Казан һәм Тәтеш педучилищеларының татар бүлекләре ябылу сәбәпле, аларда укыган балалар Арча педучилищесына күчерелә. 1948 елда Хөсәен Хәйруллин Арча педучилищесын тәмамлый (аның белән бергә әлеге уку йортын булачак тарих фәннәре докторы Г. Фәйзрахманов, педагогика фәннәре кандидаты М. Билалов, 1947 елда булачак язучылар Г. Ахунов, М. Мәһдиев тәмамлаган).
1948-1952 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый, тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы дипломы ала. Курган өлкәсенең Сафакүл, Чаллы районының Соболевка урта мәктәпләрендә тарих укыта. 1955 елдан Арча районында: 1955-1958 елларда Урта Пошалым урта мәктәбендә тарих укытучысы, 1958-1961 елларда ― КПССның Арча район комитетында бүлек мөдире, 1961 елдан – Арча педагогика училищесында. Әлеге уку йортында 30 ел эшләп, 1990 елда пенсиягә чыга. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, районның иң яхшы лекторы була. Укытучы булып эшләгән чорда РСФСР халык мәгарифе отличнигы исемен ала, Бөтенсоюз һәм Россия укытучылары съездлары делегаты була, Рига, Харьков, Барнаул, Рязань һ. б. шәһәрләрдә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, үзе туплаган эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
«Әлифба» музеен оештыручы
үзгәртү- Төп мәкалә: «Әлифба» музее (Арча)
1998 елның октябрь аенда Арча педагогика көллиятендә Сәләй Гататович Вәгыйзовның 90 яшьлек юбилее уңаеннан кичә үткәрелә. Татарстанның ул вакыттагы (1997-2004 еллардагы) мәгариф һәм фән министры Фарис Харисов үз чыгышында «Әлифба» китабы авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзовның иҗат мирасына багышлап музей оештырырга тәкъдим итә. Арча педагогика көллиятенең ул вакыттагы директоры Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев Хөсәен Фатыйх улын янә эшкә чакырып, әлеге уку йорты тарихы һәм «Әлифба» музейларын оештыру һәм төзү вазифасын тапшыра. Музейның барлыкка килүенә Арча педколледжы укытучылары Вәгыйзов Сәләй Гататович һәм Вәлитова Рәмзия Гиляҗевнаның педогогик һәм фәнни эзләнүләре нигез була[2][3]. Хөсәен Фатыйх улы тарафыннан кыска вакыт эчендә байтак экспонат туплана. Ул автоном республикаларга хатлар яза: «Әлифба музее ясыйбыз. Зинһар, шушы адреска үзегезнең телдә басылып чыккан әлифбаны салыгыз әле», – ди. Һәм, бүләк итеп, татар телендәге «Әлифба»ны да юллый. Хатлар үзенекен эшли: бер‑бер артлы әсбаплар килә башлый[4]. Шул рәвешле төрле төбәкләрдән егермеләп Әлифба җыела. Хөсәен Фатыйх улы әлеге җаваплы вазифаны җиренә җиткереп башкара. 1999 елның 6 октябрендә музей ачыла. Х. Хәйруллин төзегән әлеге музейлар Татарстанның кыйммәтле ядкарьләреннән санала, Россиядә беренче һәм бердәнбер «Әлифба» музее (хәзер «Казан арты» музееның филиалы[5]) исә илкүләм танылу ала. Тарих укытучысы Хөсәен Хәйруллин туплый башлаган әлифбалар коллекциясендәге дәреслекләрнең саны бүген инде 500 гә җиткән.
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Сания, өч баласы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- РСФСР халык мәгарифе отличнигы
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Дамир Таҗиев. Чишмә башы // «Арча яңалыклары», 28.10.2021
- ↑ «Әлифба» музее филиалы. «Казан арты» музее рәсми сайты
- ↑ Арча. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Руфия Фазылова. Дөньяда бердәнбер әлифба музее кайда урнашкан. 2022 елның 20 сентябрь көнендә архивланган. «Татарстан», 29.11.2019
- ↑ «Әлифба» музее филиалы. «Казан арты» музее рәсми сайты
Әдәбият
үзгәртү- Ринат Солтанов. Әлифба музеен оештыручы. «Мәгариф», 2010 ел, № 5, 86нчы бит.
- Р. Саттарова. Арча «Әлифба»ның Ватаны булсын // «Арча хәбәрләре», 3 октябрь, 1998 ел.
Сылтамалар
үзгәртү- Руфия Фазылова. Дөньяда бердәнбер әлифба музее кайда урнашкан. 2022 елның 20 сентябрь көнендә архивланган. «Татарстан», 29.11.2019
- Р. М. Гарапшина. Арча ― «Әлифба»ның Ватаны. // Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии (взгляд молодых ученых и аспирантов): Сборник статей научно-практической конференции (г. Казань, 27 февраля 2013 г.) / Институт Татарской энциклопедии АН РТ. – Казань, 2013. – Вып. 2. – 244 с.