Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе [1], рус. Тетюшский сельскохозяйственный техникумТатарстанның Тәтеш шәһәрендә (1555 елдан застава, 1781 елдан өяз шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Татарстанның иң өлкән уку йортларыннан берсе. РФның «Иң яхшы 100 урта махсус белем бирүче оешмасы» исемлегенә кертелгән[2]. Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә.
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[3].

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы
Тармак авыл хуҗалыгы
Нигезләнү датасы 1921
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Тәтеш районы һәм Тәтеш
Идарә итүче орган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Уртак хезмәттәшлек Казан дәүләт аграр университеты
Адрес 422370, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Тәтеш шәһәре, Тәтешкә 200 ел урамы, 25 йорт
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/tetyushi/org6228
Карта

Техникум бинасы

1921 елның 8 августында ТАССР халык мәгарифе бүлеге коллегиясе карары белән Тәтеш кантонында бакчачылык-яшелчәчелек буенча махсуслашкан түбән баскыч техникумы ачыла.

1929-1936 елларда күмәк хуҗалык рәисләре әзерләүче берьеллык Тәтеш авыл хуҗалыгы мәктәбе (ТСХШ) буларак эшли.

1936-1940 елларда Татарстан АССР күмәк хуҗалык хезмәткәрләренең белемен күтәрү өлкә мәктәбе (ТОШПККР).

1940-1944 елларда Тәтеш урта авыл хуҗалыгы мәктәбе (ССХШ). Уку йортына ТБУМ яки җидееллык мәктәпне бетергән һәм керү имтиханын уңышлы тапшырганнарны гына алалар. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның ноябрендә 2нче курста уку туктый, курсантлар саклану сызыгы төзелешенә алына. 1942 елның февраленнән курсант егетләрне, 1943 елның мартыннан укытучыларны (шул исәптән техникум директорын) фронтка алалар. Ике (рус һәм татар) төркемнән бер төркем ясап, укытуны дәвам итәләр.

1944-1956 елларда (ТАССР җир эшләре халык комиссариаты фәрманы белән үзгәртелгән) берьеллык Тәтеш дәүләт кырчылар һәм күмәк хуҗалык урманчылары мәктәбе. Мәктәп җитәкчесе Анна Иван кызы Буйнова.

1956 елда Югары Ослан районы Ключищи авылындагы кече агрономнар һәм техник-җир оештыручылар әзерләүче авыл хуҗалыгы техникумы, матди базасы начар булу сәбәпле, Тәтешкә күчерелә һәм Тәтеш кырчылар мәктәбенә кушыла.

1956-1968 елларда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы дип атала. Уку йорты Тәтешнең Ленин урамындагы сәүдәгәр Серебряковның ике катлы таш йортына урнаша.

1968 елда ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы[4] белән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын һәм Тәтеш районы «Октябрьның 50 еллыгы» күмәк хуҗалыгын берләштереп, Тәтеш совхоз-техникумы оештырыла.

1979 елда уку йорты Идел ярында төзелгән яңа уку корпусларына күченә. Шул ук елны механиклар әзерләүче бүлек ачыла.

1997 елда бухгалтерлар әзерләүче икътисад бүлеге ачыла.

2002 елдан янәдән авыл хуҗалыгы техникумы дип атала.

2005 елда РФ хөкүмәте күрсәтмәсе[5] нигезендә уку йорты федераль баланстан республика балансына күчерелә.

2013 елда ТР министрлар кабинеты карары[6] нигезендә уку йортының гамәлгә куючысы итеп (ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы урынына) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләнә.

Белгечлекләр

үзгәртү
  • Автомеханик
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүендә электр корылмаларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер
  • Агрономия
  • Аш-су остасы, кондитер
  • Гомуми төзелеш остасы
  • Җирлекнең табигатьне саклау ягыннан корылышы
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы
  • Сатучы, контролер-кассир
  • Тегүче
  • Урман һәм урман-парк хуҗалыгы
  • Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән)[7]

Шәхесләр

үзгәртү

Директорлар

үзгәртү
  • 1956-1959 — Петр Афанасий улы Панов,
  • 1959-1962 — Илсур Сафиулла улы Шәрәпов,
  • 1962-1976 — Фоат Йосыф улы Ситдыйков,
  • 1976-1981 — Николай Александр улы Горшков (уку йортының яңа бинасын төзеп бетерә),
  • 1981-1985 — Фәргать Миңнулла улы Галиуллин,
  • 1985-1988 — Александр Ниолай улы Калинин,
  • 1988-1990 — Азат Фәйзрахман улы Нуруллов,
  • 1990-1994 — Наил Насыйбулла улы Әхмәтҗанов,
  • 1994-1998 — Мидхәт Гәрәй улы Насретдинов,
  • 1998-1999 — Җәүдәт Шәрип улы Сафиуллин,
  • 1999-2002 — Рубис Минзанур улы Сәлимов,
  • 2002-2007 — Анатолий Сергей улы Балантаев,
  • 2007-2015 — Марат Галимҗан улы Фазлыев.
  • 2016-2019 — Илдар Роберт улы Фәткуллов.
  • 2019-2024 — Илнур Назыйм улы Замалтдинов.[8]
  • 2024-???? — ...

Укытучылар

үзгәртү


Тәмамлаучылар

үзгәртү

Уку йортында 95 ел эчендә 25 меңнән артык белгеч әзерләнгән[9]


башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1953 1957 Вячеслав Данилов 1937-10-30 Хуҗа Хәсән тарихчы
икътисадчы
Менделеевск
Ширәмәт районы
Тәтеш районы
Апас районы
Тасма
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы


Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү