Фәния Әхмәтҗанова

Фәния Кәбир кызы Әхмәтҗанова -“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,   Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге оештырган “Бәллүр каләм. Хрустальное перо” конкурсы лауреаты.

Фәния Әхмәтҗанова

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Әхмәтҗанова Фәния Кәбир кызы  Яшел Үзән районының Айдар дип аталган саф татар авылында дөньяга килә. Ул гаиләдә дә, авылдашлары белән дә  саф татар телендә генә сөйләшеп үскән. Күгеш сигезьеллык мәктәбендә татарча укыган. Гомумән, ул бервакытта да туган теленнән аерылмаган. Мәктәпне тәмамлагач, кечкенәдән журналист булырга хыялланса да, Арча педагогия училищесының  татар мәктәпләрендәге башлангыч сыйнфлар өчен укытучылар әзерли торган бүлегенә юл тоткан. Монысы – Норлатта 10 нчы  сыйныфны тәмамлап, университетка үтә алмасам, вакытым бушка үтәр, ә болай кулымда белгечлек булыр   дигән нияттән чыгып эшләнгән.  Педучилищены  кызыл дипломга тәмамлагач, ул Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар журналистикасы бүлегендә белем алуын дәвам итә.  Фәния Әхмәтҗанова гел татар дөньясында кайный. Ә гади авыл кызының журналистика дөньясына  кереп китүенә нәрсә этәргеч булган соң?

Фәния Әхмәтҗанованың  әнисе Хәсәнә апа авылда хат ташучы булып эшли. Газета-журналлар, посылкалар Норлаттан кич кенә кайтып җитә.  Кич буе аларны, тәртипкә  салып, аралап, урам буйлап өләшерлек итеп,  сумкаларга тутыралар. Иртәгесен иртүк  балалар төрлесе төрле якка таратырга чыгып китә. Фәниягә дә тия бу өлеш. Кичләрен ул газета-журналлар арасында актарына. Бик кызыксынып төрле язмаларны укый. Үзендә дә язып карау теләге туа. Башта “Сабантуй” газетасына яза. Аның беренче мәкаләсе чыккан газетаны авыл клубында узган ниндидер бер чара вакытында өләшәләр. Фамилиясен матбугатта күрү аны үсендереп җибәрә. Шул көннән башлап ул каләмен кулыннан төшерми. “Татарстан яшьләре» газетасына да «үрмәли”.  Язарга теләге беркайчан да сүнми. Арча педучилищесында укыганда,  районда чыгып килүче «Коммунизмга” газетасын үз итә. Һәм юллары аны турыдан-туры Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә илтә.

Нигезе, чыннан да,  нык була Фәния Кәбир кызының. Алтынчы сыйныфка күчкәч, алар авылына татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып,   Фәридә апа Әшрәпова кайта. Шул елны мәктәптә “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге эшли башлый. Бервакыт ул элек укыткан Карагуҗа мәктәбендә түгәрәккә йөрүче укучылары ясаган бер кочак стена газетасын алып килә. Шул көннән Фәния Әхмәтҗәнова киләчәк өчен  һөнәр сайлый: журналист булырга хыяллана.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Әгәр дә Фәния Әхмәтҗанованың  иҗатына күз салсаң, анда милләт темасы кызыл җеп булып сузылып бара.

Журналист әти-әнисе, авыл кешеләре, мәктәп еллары, укытучылары, күренекле композитор Сара апа Садыйкова, татарның беренче реҗиссеры Газиз Айдарский, аларның кызлары – балерина Әлфия Айдарская кебек туганнары, сабакташлары, хезмәттәшләре  турында бик яратып яза.  Аның язмалары аша, гомумән, милләт  тарихын күзалларга мөмкин. Ул якташлары,  бигрәк тә Төньяк Норлат территориясендәге авыллардан чыккан күренекле кешеләрне барлый. Аларны “Һәр якташым минем – бөек кеше” дип зурлый. Казан төрки-татар ономастикасы фәнни мәктәбенә нигез салучы Гомәр СаттаровКүгеш мәктәбендә Газиз Айдарский музеен ачарга һәм күренекле авылдашыбыз турында китап чыгарырга ярдәм иткән   Госман Низаметдинов, күп еллар  “Элекон заводы” ачык акционерлык җәмгыятенең  башкарма директоры булып эшләгән Равил Мингалиев, ветераннар арасында берничә тапкыр дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев, Татар Исламында ислам тыюлыгы булдырган  Мансур Гыймранов,  татар халкының моңлы җырчысы Усман Әлмиев, Дәүләт премиясе лауреаты Виталий Самарцев, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров әнә шундыйлардан.

Иҗат юнәлешләре үзгәртү

Милләттәшләребез турында язылган мәкаләләрнең  географиясе бик киң. Бу теманы яктырту өчен Фәния Әхмәтҗанова “Ватаным Татарстан” газетасында “Син бит татар кешесе” дигән рубрика ача. Анда Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә яшәүче татарлар турында да язмалар күп. Шунысы әһәмиятле, ул үз геройларының тормышын кайта-кайта өйрәнә, проблемаларын хәл итәргә алына, һәрдаим элемтәдә тора.  Кытайда яшәүче татарларга багышланган язмалары бигрәк тә тетрәндерә. Журналист монда, ничәмә-ничә еллар чикләр  “бикле” булып торганнан соң, кайчандыр Төркестан җирләренә китеп, аннан бу җирләрнең Кытай составына керүе сәбәпле, кытай татарларына  әверелгән милләттәшләребезнең тарихын яза. Шулай ук Пермь краеның Барда районында  яшәүче татарлар турындагы язмаларның да әһәмияте бик зур. Ул анда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның Зиннәтулла бабасы ягыннан булган туганнары белән дә очраша. Алар белән хәзер дә элемтәдә тора.  Фәния Әхмәтҗанова милләттәшләребезнең тарихын барлау, тормышын аңлау өчен бик күп йөри.  Ул булган төбәкләр арасында Березники, Пермь, Магнитогорск, Чиләбе, Озерск, Самара, Уфа кебек шәһәрләр бар. Журналист Санкт-Петербург, Омск, Оренбург, Ревда, Лангепас шәһәрләрендә Башкортстан Республикасында, Белоруссиядә, Украинада, Төркиядә яшәүче милләттәшләребез турында яза.  Япониядә разведчик булып эшләгән Биби-Иран Алимова кебек исемнәре тарих төпкелендә калган милләттәшләребезне укучыларыбыз хозурына чыгара.

Фәния Әхмәтҗанованың милләтебез тормышын яктыртучы тагын бер рубрикасы бар. Ул “Кардәшләр” дип атала. Ул монда Татарстанда яшәүче башка милләт кешеләре турында бәян итә. Алар арасында әфганнар, кыргызлар, әрмәннәр, төрекләр, ахызлар һәм башка милләт вәкилләре  бар. Әмма бу язмалар  алар турында гына түгел. Журналист монда да бик оста алым куллана.  Шушы милләт вәкилләренең Татарстандагы тормышын сурәтләгәндә, сиздерми  генә аларның туган җирендә яшәп ятучы  татарлар тормышына әйләнеп кайта. Шулай итеп, милләтләр арасындагы дуслык җепләрен тагын да ныгыта.

Ул Самара өлкәсенең Камышлы райондагы Татар Байтуганы авылында   “Әлифба”   музее ачылуга зур өлеш кертә.                                            

Бәллүр каләм үзгәртү

  Журналистның эшчәнлеге күпкырлы. Фәния Кәбир кызы да  җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул   Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге каршында оештырылган музейны сафка бастыруда да күп көч куя. Музей советының әгъзасы булып тора. Анда  ветеран-журналистлар белән төрле очрашулар үткәрә. Күгеш мәктәбендәге Газиз Айдарский музеен оештыруда да Фәния Кәбир кызының өлеше шактый зур.  Ул Арча педагогия училищесының элеккеге директоры Илдус Сәгъдиев  турындагы “Күңел яктысы” исемле китапка да материаллар туплаган.  “Ватаным Татарстан” газетасының 90 һәм 95 еллык юбилейларына багышлап чыгарылган китапларда да  язмалары зур урын алып тора.  Фәния Кәбир кызы - “Ватаным Татарстан” газетасы редакцииясендәге журналистларның башлангыч оешмасы рәисе.   Ул - мөхәррир урынбасары буларак, редакциядә эшләүчеләргә генә түгел, журналист булырга теләп, университетта белем алучы студентлар өчен дә  чын остаз.  Шуңа күрә дә  Фәния Әхмәтҗанованың  күп еллар “Алтын каләм”, “Бәллүр каләм”  кебек Татарстан  күләмендәге бәйгеләрдә, “Многоликая Россия”, “ТЭФИ – Регион” кебек Россия күләмендәге конкурсларда жюри әгъзасы булып эшләве гаҗәп түгел.

Фәния Әхмәтҗанова татар журналистикасы өлкәсендә инде 30 елга якын хезмәт куя. Ул эшчәнлеген инвалидлар һәм социаль проблемалар газетасы - “Өмет” тә башлый. Аннан “Татарстан яшьләре” газетасының хатлар бүлеген  җитәкли. Менә инде унбиш ел     Фәния Кәбир кызы - “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары. Ул  – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.  Күп еллык фидакарь хезмәте өчен  Татарстан Республикасы  Президентының,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  Рәхмәт хатлары  белән бүләкләнгән.   Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге оештырган “Бәллүр каләм. Хрустальное перо” конкурсы лауреаты. Ул  бик күп һөнәри бәйгеләрдә катнашкан һәм призлы урыннар яулаган.

Искәрмәләр үзгәртү

Cылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү