Рәшит Сабиров — нәфис сүз остасы. Татарстанның халык артисты.

Рәшит Сабиров

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Сабиров Рәшит Хафиз улы 1955 елның 6 июлендә ТАССРның Яшел Үзән районы Бәчек авылында туа.

1976 елда Казан театраль училищесын (“Татар драма театры актеры” дигән бүлек), 1983 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (филология факультеты, татар теле һәм әдәбияты бүлеге) тәмамлый.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Рәшит Сабиров республикада нәфис сүз сәнгате өлкәсендә әйдәп баручы нәфис сүз осталарының берсе. Утыз елдан артык иҗади эшчәнлеген (1976-2003 еллар) филармониядә эстрада өлкәсенә багышлаган шәхес җитди, классик проза һәм шигъри әсәрләрне дә, комик характердагы юмор әсәрләрен дә бер үк дәрәҗәдә югары осталык белән башкара килә. Аның репертуарында татар, башкорт, һәм рус әдипләренең әсәрләре урын алган. Ул зур уңыш белән Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ә.Еники, С. Хәким, Х. Туфан, Р. Харис, Г. Рәхим, Р. Фәйзуллин, Т. Миңнуллин, Ф. Шәфигуллин, З. Хәким һәм башка талантлы язучыларның әсәрләрен пропагандалый.  

Рәшит Сабиров талантлы татар рәссаме һәм скульпторы Баки Урманчының, күренекле татар әдипләре: Галимҗан Ибраһимовның, Гамил Афзалның, Гомәр Бәшировның юбилейларына багышланган концерт программаларын төзеп тамашачыга җиткерде. Әнгәм Атнабаевның туган ил турында язылган  шигырьләрен үз эченә алган  “Туган җирем”  концерт программасын әзерләп  сәхнәдә һәм телевидение аша башкарды. Хөкүмәт күләмендә үткәрелә торган мәдәни чараларны; Мәскәүдә, Чувашия, Каракалпакстан, Башкортстан, Ульяновск һәм Әстерхан һәм башка өлкәләрдә уздырылып килүче Татар әдәбияты һәм сәнгате декадалары концертларын да ул зур уңыш белән алып бара.

Бүгенге көндә дә Рәшит Сабиров бик күп сәнгать осталарының концертларын, юбилей кичәләрен Казанның төрле атаклы концерт, театр биналарында, республика шәһәр-авылларында, Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Пермь, Ижау, Екатеринбург һ.б. шәһәрләрендә алып бара.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

Татарстанның халык артисты.

Сылтамалар үзгәртү

https://matbugat.ru/news/?id=9407

https://www.azatliq.org/a/25303471.html

https://tatfil.ru/about/names/sabirov-rashit-khafizovich/ 2019 елның 22 июль көнендә архивланган.