Камәрия Хәмидуллина

Казан шәһәрене Мәскәү районының "Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 номерлы татар гимназиясе" муници

Камәрия Хәмидуллина, Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина (1949 елның 5 ноябре, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Саба районы, Шекше авылы) — математика укытучысы, Татарстан һәм татар иҗтимагый эшлеклесе. Казан шәһәр думасы депутаты, Казанның шәрәфле ватандашы, Татарстанның халык укытучысы, Татарстан иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы.

Камәрия Хәмидуллина
Туган телдә исем Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина
Туган 5 ноябрь 1949(1949-11-05) (74 яшь)
Шекше авылы, Саба районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре педагог
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык укытучысы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1949 елның 5 ноябрендә ТАССРның Саба районы Шекше авылында туа.

«Математика» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.

  • 1971–1972 елларда — Казан шәһәре Идел Буе районының 13 нче урта мәктәбе математика укытучысы;
  • 1972–1973 елларда — тәрбияче;
  • 1973–1978 елларда — Казан шәһәренең 115 нче урта мәктәбе математика укытучысы;
  • 1978–1990 елларда — 10 нчы урта интернат-мәктәбе математика укытучысы;
  • 1990–1991 елларда — Казанның 2 нче гимназиясе математика һәм информатика укытучысы;
  • 1991–1993 елларда — Г. Ибраһимов исемендәге Казан гимназиясенең фәнни-методик эш буенча директор урынбасары;
  • 1993 елдан — Казанның Мәскәү районы КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры[1].
  • 2020 елның 5 августыннан директор вазифасыннан лаеклы ялга китә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Хамидуллина Камария Зиннуровна. 2020 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. Сайт МБОУ «Татарская гимназия №2 при КФУ» в портале «Электронное образование в Республике Татарстан»

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү