Фидания Камалова

Фидания Камалова ― Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.

Фидания Камалова
Туган телдә исем Камалова Фидания Минхәлим кызы
Туган 1 декабрь 1952(1952-12-01) (71 яшь)
ТАССР Апас районы (хәзерге Кайбыч районы), Чүти авылы
Яшәгән урын Кайбыч районы Чүти авылы
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган укытучысы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Камалова Фидания Минхәлим кызы 1952 елның 1 декабрендә ТАССР Апас районы (хәзерге Кайбыч районы) Чүти авылында дөньяга килә.

1968 елда Чүти сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. 1969-1970 елларда М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне "4"ле һәм "5"ле билгеләренә генә тәмамлый. Тырыш, максатчан укучы Апас районы Дәүләки авылына рус теле укытучысы итеп билгеләнә. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә.

1972-1979 елларда Апас районы Хуҗа Хәсән сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1979 елда туган авылындагы Чүти мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта. Яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган энергияле укытучыны 1981 елда укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары итеп куялар.

Яңалыкка омтылып эшләүче, һәр дәресне тормыш җепләре белән үреп, балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирүне тормыш таләбе итеп санаучы Фидания Минхәлим кызы - мәктәп һәм укучы балалар өчен иң күп көч куеп эшләүче мөгаллимнәрнең берсе була. Укучылар һәм аларның әти-әниләренең хөрмәтен казана, игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып, бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.

Фидания Минхәлим кызы - эзләнүчән, күп кырлы талант иясе. Кайбыч районы советы, Чүти авыл советы депутаты буларак та, актив җәмәгать эше алып бара, туган як тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Аның хезмәтләре Чүти авылы тарихы белән бәйле шәхесләрнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган. “Йолдыз”, “Кайбыч таңнары” газеталарында күп санлы мәкаләләре дөнья күрә.

Фидакарь, намуслы хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталарына, "Хезмәт ветераны", 1986 елда РСФСР “Халык мәгарифе отличнигы” , 2001 елда “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек була.

2011 елдан лаеклы ялда.

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Иске Тәрбит урта мәктәбе музеендагы "Күренекле шәхесләр" альбомы

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү