Фәһимә Хисамова
Фәһимә Миргали кызы Хисамова (1936 елның 1 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Кәрәкәшле — 2018 елның 17 сентябре, РФ, ТР, Казан) — күренекле татар галимәсе, тел белгече, филология фәннәре докторы, татар теле өлкәсендә дистәләгән хезмәт авторы. Татарстанның атказанган укытучысы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Профессор (1998).
Фәһимә Хисамова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Фәһимә Миргали кызы Хисамова |
Туган | 1 декабрь 1936 ССРБ, РСФСР, ТАССР Баулы районы, Кәрәкәшле |
Үлгән | 17 сентябрь 2018 (81 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | тел галиме, профессор |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
Ул 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда — Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укый (җитәкче проф. Д.Г. Тумашева).
1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI – XIX гг.башы») темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1998 елдан — профессор.
2018 елның 17 сентябрендә 81 яшендә Казанда вафат[1].
Хезмәт юлыҮзгәртү
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- Татарстанның атказанган укытучысы.
- Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.[2]
СылтамаларҮзгәртү
ӘсәрләреҮзгәртү
- Әдәби телебезнең кыйммәтле ядкәре(үле сылтама)