Нурмөхәммәт Хисамов

Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамовтатар галиме, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе.

Нурмөхәммәт Хисамов
Туган телдә исем Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов
Туган 24 март 1937(1937-03-24)
Мунчәли, Чүпрәле районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 19 октябрь 2022(2022-10-19) (85 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Рихард Зорге урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре галим, шагыйрь
Җефет Фәһимә Хисамова
Балалар Айваз, Нияз, Айдар

Ул 1937 елның 24 мартында Татарстанның Чүпрәле районында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Мунчәли авылында җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яшел Үзән шәһәренең 5 нче татар урта мәктәбендә белем ала, аннары Иске Чүпрәле авылының мәктәбендә унынчы сыйныфын тәмамлый. 19551960 елларда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ул башта «Коммунар» редакциясендә хатлар бүлеге мөдире булып эшли, аннары соң Казан университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. 1969 елга кадәр Казанда «Җиңү байрагы» исемле күп тиражлы газета мөхәррире вазифаларын башкара. 1969 елда Хисамов Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына фәнни хезмәткәр булып кабул ителә.

1980 елның апрелендә ул Мәскәүдә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасына багышланган фәнни хезмәте буенча кандидатлык диссертациясен яклый.

Әдәби шигырьләре белән көндәлек матбугатта Нурмөхәммәт Хисамов 1955 елдан катнаша башлый. 1965 елда яшь авторның бер төркем шигырьләре «Дуслык» исемле күмәк җыентыкка кертелә, ә 1967 елда «Яз миңа чәчәкләр китерә» дигән мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә.

Шулай ук Хисамов әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә эшли. Габдулла Тукай, Дәрдемәнд һәм күп башка шагыйрьләр иҗатына багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләре бар. Тикшеренүче галим буларак ул Кол Гали иҗатын өйрәнүгә аеруча күп көч куя.

2022 елның 19 октябрендә озакка сузылган авырудан соң 85 яшендә Казанда вафат[2].

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Фәһимә Хисамова (1936―2018). Балалары: Айваз ― эшмәкәр; игезәкләр Айдар (1962―2019), Нияз ― рәссамнар.[3]

Искәрмәләр үзгәртү