Әлфия Галиева (1961)

көллият директоры (Яр Чаллы, Татарстан, Россия)

Әлфия Галиева, Әлфия Тимербай кызы Галиева (1961 елның 14 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) ― лингвист, филология фәннәре кандидаты (2004), доцент, Яр Чаллы педагогика көллияте директоры (2005 елдан), Татарстанның атказанган укытучысы (2002). Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (2009).

Әлфия Галиева
Туган телдә исем Әлфия Тимербай кызы Галиева
Туган 14 июнь 1961(1961-06-14) (62 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы
Балалар бер бала
Ата-ана
  • Тимербай Галиев (әти)
  • Сания Салих кызы Искәндәрова (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган укытучысы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елның 14 июнендә[1] Татарстан АССР Мөслим районы үзәге Мөслим авылында туган. Әнисе ягыннан бабасы Салих Искәндәр улы Искәндәров (1905―1965), 1948―1957 елларда КПССның Мөслим районы номитетының беренче секретаре, чыгышы белән Саба районынынан. Әнисе Сания Салих кызы Искәндәрова, Мөслим урта мәктәбендә 33 ел рус теле һәм әдәбияты, апасы Эльза Тимербай кызы Галиева 30 ел буе мәктәптә алман һәм инглиз телләрен, ир туганы Илдус Тимербай улы Галиев физика һәм математика укыткан, Чаллының 50нче санлы мәктәбе директоры.

Мөслим урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган. Алманиянең Лейпциг шәһәрендә халыкара университетта «роман-герман телләре һәм әдәбияты» белгечлеге буенча укыган. Казан дәүләт университетында «Кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне чагылдыра торган фигыль фразеологик берәмлекләр синонимиясе, алман һәм татар телләрендә» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2004, фәнни җитәкчесе филология фәннәре докторы профессор Е. Ф. Арсентьева)[2] [3].

2005 елдан ― Яр Чаллы педагогика көллияте дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе (1995 елдан Казан дәүләт педагогика университетының Чаллыдагы филиалы) директоры.

Керем үзгәртү

2018 елда шәхси кереме ― 1.589.729,40 сум, иренеке ― 553.686,74 сум, 2017 елда шәхси кереме ― 1.237.531,17 сум, иренеке ― 317.940,92 сум, 2018 елга уртак керем ― 2.143.416,14 сум, 2017 елга уртак керем ― 1.555.472,09 сум; 2018 елда гоуми хезмәт хакы барлык чыганакларны кертеп ― 1.145.804,00 сум, еллык керем белән хезмәт хакы арасында аерма ― 443.925,40 сум[4].

2019 елда үз исемендә: 3 фатир (47, 67, 53 кв.м.), гараж (25 кв.м.), керем 1 876 308 сум. Ире исемендә: җиңел автомобиль Ford Focus, җиңел автомобиль KIA YD (Cerato, Forte), фатир (67 кв.м.), җир участогы (600 кв.м.), кереме 415 002 сум[5].

 
2005 елдан директоры булган Яр Чаллы педагогика көллияте бинасына керү юлы

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2002 – Татарстанның атказанган укытучысы
  • 2009 – Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре
  • 2015 – ТР Президентының Рәхмәт хаты
  • 2018 – ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү