Иршад Гафаров – тарихчы-галим. Татарстанның атказанган укытучысы, Россия югары уку йортлары мактаулы хезмәткәре. ТДГПУда 18 елдан артык рус филологиясе факультетын җитәкләде, бүген исә Казан (Идел буе) федераль университетының тарих институты профессоры. «Татарстан Республикасында чуаш милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе киңәшчесе [1].

Иршад Гафаров
Туган телдә исем Иршад Әхмәт улы Гафаров
Туган 1 гыйнвар 1942(1942-01-01) (82 яшь)
Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, ТАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы, Татарстан байрагы
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре тарихчы-галим
Эш бирүче Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган укытучысы «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале — 2022
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Иршад Гафаров 1942 елның 1 гыйнварында Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында дөньяга килә. Фронтовик әтисе улын, кыска ялга кайткач, бер тапкыр гына күреп кала, 1945 елда Эстониянең Тарту шәһәрендә барган сугышларда һәлак була.

Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Иршад башта колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп ала, аннары аны 1960 елда район мәгариф бүлегенә бухгалтер-статист итеп эшкә алалар һәм тиздән, егеттә педагоглык сәләтен күреп, Иске Кәкерле мәктәбенә тарих һәм рус теле укытучысы итеп күчерәләр. Ул Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетына читтән торып укырга керә. Тик укуын берничә елга бүлеп торырга туры килә: 1962 — 1965 елларда Иршад Гафаров Таҗикстанда чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Шушы елларда ул үзен сәләтле оештыручы һәм перспективалы җитәкче итеп таныта. Аны партия сафларына алалар һәм застава командирының сәясәт буенча ярдәмчесе итеп билгелиләр. Намуслы хезмәте өчен ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасына лаек була.

Армия хезмәтен төгәлләп кайткач, И.Гафаров туган районының Иске Задур мәктәбендә берничә ел укытучы булып эшли. 1968 елда аны партия органнарына эшкә чакыралар. Райкомда инструктор, пропаганда бүлеге мөдире, райком секретаре, КПСС өлкә комитеты инструкторы вазифаларын башкара, шул чорда Казан дәүләт педагогика институтын, аннары Сарытаудагы Югары партия мәктәбен уңышлы тәмамлый.

Иршад Әхмәт улы Гафаров Татарстан мәгариф министры урынбасары булып эшләгән елларда (1981-91) уку-укыту, яшь буынга тәрбия бирү системасын камилләштерү, укытучыларның абруен күтәрү, аларның социаль хәлен яхшырту буенча шактый чаралар күрелде. Бу өлкәдә ул Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының президиум әгъзасы буларак та күп көч куйды. Ун ел буена «Мәгариф» журналының редколлегия әгъзасы булып торды, аның битләрендә милли мәгариф мәсьәләләренә, татар тарихына багышланган мәкаләләрен бастырып, педагоглар арасында зур ихтирам казанды.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

1990 елда ул тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклады. Галим тарафыннан башкарылган хезмәтләрнең төп темасы — татар халкының ерак үткәне яктылыгында аның бүгенгесе һәм киләчәге проблемалары. Төрле журналларда, фәнни җыентыкларда басылып чыккан йөзгә якын мәкаләсе, белгечләр һәм киң катлау укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән китаплары җентекләп тупланган тарихи чыганакларга, башлыча Татарстан һәм Сембер өлкәсе архивларында табылган күпсанлы документларга нигезләнеп язылган. Тарихчы галимнең соңгы елларда чыккан «Болгар-Казан тарих көзгесендә», ике кисәктән торган «Туган як мирасы», «От истоков к истине», «Встречи через века» һ.б. китапларын студентлар уку ярдәмлеге рәвешендә дә теләп файдалана. Профессор И.Гафаров фәнни эшчәнлеген бүген дә туктатмый, мишәрләрнең субэтнос буларак формалашуына багышланган монографиясе, туган як тарихының моңа кадәр өйрәнелмәгән аспектларын эченә алган китабы нәшриятта чират көтеп ята.

Мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре үзгәртү

Иршад Әхмәт улының тырыш һәм намуслы хезмәте югары бәяләнде.

  • Татарстанның атказанган укытучысы
  • Россия югары уку йортлары мактаулы хезмәткәре
  • Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтә ирешкән казанышлары өчен» күкрәк билгесе
  • 2022 ел ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медалеТатарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклауга һәм баетуга зур өлеш кертүе өчен[1]
  • күп кенә медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Котлыйбыз ! Ватаным Татарстан, 17.06.2022, № 84, 8нче бит

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү