Гөлнур Айзетуллова (Гөлнур Айзат) ― Татарстанның атказанган укытучысы[чыганагы?], Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2023).

Гөлнур Айзат
Туган телдә исем Гөлнур Айзетуллова (Айзат)
Туган СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Иске Әнәле авылы
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре РФ нең мәгариф отличнигы

Татарстанның атказанган укытучысы
”Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе
Татарстан Президентының Рәхмәт хаты
Гомәр Толымбай премиясе

Каюм Насыйри премиясе дипломанты
Саҗидә Сөләйманова премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Гөлнур Айзетуллова (Гөлнур Айзат) Апас районы Иске Әнәле авылында дөньяга килә. 1970 елда туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамалый,аннары   Апас урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә. 1971-1977 елларда Апас урта мәктәбендә уку чорында “Әдәбият сөючеләр” түгәрәгендә тәүге шигырьләрен иҗат итә, район газетасы (“Йолдыз”) каршында оештырылган “Тамчылар” әдәби берләшмәсенә йөри. Шул елларда шигърияткә гашыйк кызның  шигырьләре “Яшь ленинчы”, ”Ялкын”, ”Татарстан яшьләре”ндә басыла.

1977 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. М.Мәһдиев җитәкләгән “Әллүки”иҗат түгәрәгенә йөреп, каләмен чарлый, ”Әдәби сүз” газетасында алмаш мөхәррир булып канатларын ныгыта. Студент елларында “Йолдыз”, ”Яшь ленинчы» газеталарында хәбәрче буларак үзен күрсәтергә өлгерә. Университетның татар халык хорында җыр сәнгатенең нечкәлеклә  һөнәренең серләренә төшенә. Татарстан радиосы һәм телевидениесе тапшыруларында әдәби тапшыруларда чыгыш ясый. Ул чорда яшьләр өчен ачылган “Идел” журналында шигырьләре һәм тәнкыйть мәкаләләре басыла.

1982 елда тормышка чыгып, Буа төбәгенә эшкә кайта.1982-2016 елларда Буа районының  Кырыксадак, Янтуган, Ташкичү һәм Буа шәһәренең А.В.Луначарский, Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпләрендә директор урынбасары һәм татар теле укытучысы булып эшли. Мәктәптә Татарстанның Халык шагыйре Ренат Харис исемендәге "Сәнгатьне күрү"музее оештыра(2001 ел).Кияүдә.Улы һәм кызы бар.

Иҗаты үзгәртү

Гөлнур Айзат - “Бәхет гөле” (2008), ”Өч мизгел” (2012), ”Бәхетле бул” (2014- аудиоҗыентык), ”Әманәт” (2015), ”Күңел аҗаганнары” (2015) ”Буа төбәгенең тарихи сәхифәләрен барлаганда” (2010), ”Күз яше ачы була” (2015), ”Бәхет кошы” (2017)  җыентыклары, "Саф чишмә" китабы,500дән артык җырлар авторы. Шагыйрә бер үк вакытта проза өлкәсендә дә каләмен чарлый. Гөлнур Айзатның әсәрләре “Ватаным Татарстан”, ”Татарстан яшьләре”, ”Сөембикә”, ”Идел”, ”Казан утлары”, ”Мәгариф”, ”Мәгърифәт”, ”Татар иле”, “Йолдыз”, ”Байрак”, ”Безнең гәҗит”, ”Яңарыш”, ”Базаркөн”, ”Акчарлак”, ”Гыйбрәтханә”, ”Диләфрүз” (Башкортстан) кебек матубгат басмаларында, электрон сайтларда басыла. Г.Айзат фәнни мәкаләләр, очерклар язу белән дә шөгыльләнә."Гөлнур Айзат иҗаты"-ТНВ "Әдәби хәзинә"26.05.2019 тапшыруы.

Гөлнур Айзат- "Татарстан дулкынында"мөхәррир -Нәсим Акмал,тавыш режиссеры-Рамил Һидиятулла, Гөлнур Айзат "Болгар"радиосында

"Тормыш әлифбасы"тапшыруы.19март 2020 ел,Татарстан радиосы

Гөлнур Айзат иҗат кичәсе (1 бүлек) 15 август 2020 , Татарстан радиосы,

Гөлнур Айзат иҗат кичәсе (2 бүлек) 15 август 2020 , Татарстан радиосы, 19ноябрь 18.2, Гөлнур Айзат җырлары, Рузилә Гатина."Күңел" радиосы." Күңелдә калган җырлар, Татарстан радиосы "Музыкаль мизгелләр" 24 апрель 2018 ел Гөлнур Айзат сүзләренә язылган җырлар,Тәлгать Хаматшин (Гөлнур Айзат шигыре),  

Бүләкләре үзгәртү

РФ нең мәгариф отличнигы”

  • Татарстанның атказанган укытучысы
  • ”Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе
  • Татарстан  Президентының  Рәхмәт хаты
  • Гомәр Толымбай премиясе лауреаты
  • Каюм Насыйри премиясе дипломанты
  • "Габдулла Тукайга 135 яшь" күкрәк билгесе
  • "Апас районына 90 ел"медале
  • 2023 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе ― «Баллы кирпеч» повестьлар һәм тарихи хикәяләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Файдаланган әдәбият үзгәртү

  • «Гөлнур ханымның иҗат бакчасы”  “Татар иле”газетасы, 2004.
  • “Ходай талантны жәлләмәгән”очерк, “Ватаным Татарстан”, 2004.
  • “Аларның хоббие-мәктәп һәм балалар”,”Ялкын”,  2010.
  • Апастовская историко-краеведческая энциклопедия, 2013.
  • Буинская энциклопедия, 2015
  • “Идел”, ”Мәдәни җомга” басмаларында Гөлнур Айзат иҗатына штрихлар, 2015

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү