Илсур Һадиуллин
Илсур Гәрәй улы Һадиуллин (рус. Ильсур Хадиуллин яки рус. Хадиуллин Ильсур Гараевич, 1964 елның 18 октябре, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Таулар) — Татарстанның мәгариф эшлеклесе, педагогика фәннәре кандидаты, доцент. РФ гомуми белеменең мактаулы хезмәткәре (2002), Татарстанның атказанган укытучысы (2010). 2017 елның декабренә кадәр Казан шәһәре башкарма комитетынының мәгариф идарәсе башлыгы[2], 2020 елның 19 сентябреннән Татарстан мәгариф һәм фән министры (2018—2020 елларда министрның беренче урынбасары). Педагогика һәм социаль фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.
Илсур Һадиуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Илсур Гәрәй улы Һадиуллин |
Туган | 18 октябрь 1964 (59 яшь) ТАССР, Балык Бистәсе районы, Таулар |
Яшәгән урын | Хөсәен Ямашев проспекты, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | укытучы, мәгариф эшлеклесе |
Эш бирүче | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Җефет | Нәсимә, укытучы |
Балалар | улы Рушан. кызы Камилә |
Бүләк һәм премияләре | ![]() Татарстанның атказанган укытучысы |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогия фәннәре нәмзәте[d] |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1964 елның 18 октябрендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Таулар авылында туган. Әтисе — зоотехник, әнисе — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике генә имтихан тапшырып, пединститутның химия-биология факультетына укырга керә. Бер курсны тәмамлауга, хәрби хезмәткә алына. «Биология һәм химия укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1989), педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.
Хезмәт юлы үзгәртү
- 1989 елдан Мамадыш районында укытучы, директор урынбасары, мәктәп директоры.
- 1991 елдан Казанда: 13нче татар гимназиясе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары.
- 1993-1994 елларда Казаннның 71нче мәктәбе директоры.
- 1994-1997 елларда Казаннның 155нче гимназия директоры.
- 1997-2002 елларда Татарстан мәгариф министры урынбасары, беренче урынбасары.
- 2002-2004 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.
- 2004-2007 елларда ТР мәгарифне үстерү институты (элекке ТУБКИ) ректоры.
- 2007-2017 елларда Казан шәһәре башкарма комитетынының мәгариф идарәсе башлыгы.
- 2018-2020 елларда Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.
- 2020 елның 19 сентябреннән Татарстан мәгариф һәм фән министры[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
- 2002 «РФ гомуми белеменең мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе
- 2006 «Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе
- 2010 Татарстанның атказанган укытучысы
- 2014 «Фидакарь хезмәт өчен» медале (ТР) – «күпьеллык уңышлы эшчәнлеге һәм республика мәгариф системасына керткән зур хезмәте өчен»[4]
Әдәбият үзгәртү
- Азат Ахунов. Илсур Һадиуллин - кризис чоры менеджеры 2018 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган.. «Идел», 2007 ел, № 8.
- Илсур Һадиуллинга тапкырлау таблицасын өйрәнмәгән өчен әнисе икеле куйган. «Шәһри Казан», 19.02.2015
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ https://gyteli.info/kazan
- ↑ Казан мэриясенең рәсми порталы, archived from the original on 2017-12-22, retrieved 2018-01-09
- ↑ Министерство образования и науки Татарстана возглавил Ильсур Хадиуллин. news.rambler.ru, 19.09.2020(рус.)
- ↑ БТК сайты, 29.10.2014
Сылтамалар үзгәртү
- ТР мәгариф һәм фән министрлыгының «Рәсми Татарстан» порталындагы сәхифәсе 2018 елның 13 гыйнвар көнендә архивланган.
- Илсур Һадиуллин ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде 2018 елның 9 гыйнвар көнендә архивланган.. «Татар-информ» МА, 08.01.2018
- Дарья Коновалова. Ильсур Хадиуллин вновь стал первым замминистра образования Татартана. «Комсомольская правда», 09.01.2018
- Хадиуллин Ильсур Гараевич 2018 елның 23 февраль көнендә архивланган.. Деловой интернет-портал TatCenter, 09.01.2018
- Это человек, вышедший из национального образования. Бурганов нашел себе первого зама. «Бизнес-Онлайн», 27.12.2017